Аны тыйнаклык бизи
Рәхилә Сөнгать кызы Әбрарова (кыз фамилиясе - Галиева), тыныч һәм тыйнак кына, Алан-Бәксәр җирлегенең Гәр авылында яшәп ята. Бала чагы турында, авыр яшәдек, дип искә ала Рәхилә апа. Ул Чуваш Иле авылында туган. Әниләренә дүрт бала булган алар. Рәхиләнең хезмәт юлы 1943 елда мәктәпкә укырга кергән вакыттан башлана. Көз көне...
Рәхилә Сөнгать кызы Әбрарова (кыз фамилиясе - Галиева), тыныч һәм тыйнак кына, Алан-Бәксәр җирлегенең Гәр авылында яшәп ята.
Бала чагы турында, авыр яшәдек, дип искә ала Рәхилә апа. Ул Чуваш Иле авылында туган. Әниләренә дүрт бала булган алар. Рәхиләнең хезмәт юлы 1943 елда мәктәпкә укырга кергән вакыттан башлана. Көз көне дәресләрдән соң укучылар борчак җыя. Тамаклары ач булгач, корсакларын борчак бе-лән тутыралар. Эшләгән өчен аларга берәр кисәк ипи бирелә торган була. Әниләре көнозын бертуктаусыз эшли. Рәхилә, еш кына, авылның икенче очындагы туганнарына барып ашый. Анда һәрвакыт бер тәлинкә аш салып бирәләр.
Әтиләре сугыштан 1945 елда кайта. Гаиләдә тагын ике бала туа. Бүген бары ул - өлкәне, уртанчы һәм кече сеңелләре генә исән.
Үсә төшкәч, Рәхилә Усадта механик-комбайнерлар курсын тәмамлый. Квалификация имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырып, "Сталинец 6" комбайнында эшли.
Кияүгә Бикнарат авылына чыга. Ире Рәфкать тә механизатор була. Алар, бергәләп, Пермьгә китә-ләр. Шунда дүрт ел яшәгәндә, кем генә булып эшләргә туры килми аңа! Эшче дә, җыештыручы да, яследә няня да була. Пермь краеның климаты килешмәгәч, алар кире Биектау районына кайтырга карар кылалар. Кайткач, Гәр авылында төпләнәләр. Рәхилә апа каты авырый, аякларын көчкә өстерәп йөри ул чакта. Тик туган як һавасы, дару үләннәре аны терелтә, һәм бер елдан ул районның Дөбъяз остаханәсенә эшкә урнаша. Станокчы, токарь булып эшли, урман утырта, диләнкеләр чистарта. Тырышлыгы нәтиҗәсендә, бүләкләр, коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны исемнәрен ала, ТАССР Ягулык промышленносте министрлыгының Дөбъяз остаханә участогының Мактау китабына кертелә.
25 августта авылдашыбызга 80 яшь тулды. Ул әле һаман да ачык йөзле, киң күңелле, бөтен кешене тигез күрә. Аның балалары өчәү: ике улы һәм бер кызы бар. Яз көне Рәхилә апа һәрвакыт авылдашларына бәрәңге өләшә. Сәламәтлеге бик үк шәптән булмаса да, кәҗә саварга да булыша әле. Аның янәшәсендә улы Дамир яши. Балалары һәм оныклары Рәхилә апаның хәлен белеп торалар, бәрәңгесен утырталар, коймаларын, өй түбәсен төзәтәләр.
Яхшы күңелле Рәхилә Сөнгать кызы бар нәрсәдән канәгать, тик менә көче кимүдән генә зарлангалый. Аңа озын гомер теләп, кочаклап аласы, мә, бездән көч ал да безнең белән бергә рәхәтләнеп яшә, дип әйтәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев