Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде

    Чыпчыкта җыелыш булды, анда авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин халык алдында отчет бирде һәм бюджет оешмалары, ТКХ җитәкчеләре чыгыш ясады. 49 километрга сузылган һәм 4488 гектар биләп торучы әлеге территориядәге дүрт авылның иң зурысы - Чыпчык. Биредә 1822 кеше теркәлгән һәм, әлбәттә, эш проблемасыз гына бармый. Ел саен төзекләндерү мәсьәләләрен...

    Чыпчыкта җыелыш булды, анда авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин халык алдында отчет бирде һәм бюджет оешмалары, ТКХ җитәкчеләре чыгыш ясады.

    49 километрга сузылган һәм 4488 гектар биләп торучы әлеге территориядәге дүрт авылның иң зурысы - Чыпчык. Биредә 1822 кеше теркәлгән һәм, әлбәттә, эш проблемасыз гына бармый. Ел саен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә шактый акчалар бирелә. Быел Совет урамындагы күпквартиралы 19 нчы йорт ремонтланды, "Чиста су" программасы буенча проект-смета документларын әзерләүгә 200 мең сумга якын акча китте, Чыпчыкта һәм Иске Бөреледә урамнарны яктырту җайга салынды. Елга юлын чистартырга 36 мең сум тотылды. Каты көнкүреш калдыклары өчен 10 контейнер куелды, балалар өчен уен мәйданчыгы сатып алынды. Бер елда җирлекнең төрле ихтыяҗларына 1,15 миллион сумлап акча сарыф ителде.
    Авыл җирлеге башлыгы отчетыннан чыгып фикер йөрткәндә, бу территориядә салымнар әйбәт җыела, әмма, күпчелек очракта теркәлгән адреслары буенча яшәмәүче кешеләр аркасында недоимка барлыкка килә.
    Илшат Җиһаншин авыл кешеләренең игътибарын йортлар һәм квартираларны милек итеп теркәү мәсьәләсенә юнәлтте. Җиргә дәүләт актын әле 90 нчы елларда ук алган кешеләргә бу эшне озакка сузарга ярамый. Милек итеп теркәү бары тик теркәү палатасы аша гына башкарылырга тиеш. Бу эштә тәртип урнаштыру - салым салу базасын киңәйтү, димәк, мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа мөмкинлекләр ачылу дигән сүз.
    Җирлек башлыгы бу урында әле күптән түгел эшли башласа да, олы авыл һәм Байкал, Иске Бөреле, Яңа Бөреле авылларына кагылышлы проблемалардан хәбәр-дар. Ул барлык авылларда яшәүчеләр белән күп тапкырлар очрашкан, аларның гозерләрен тыңлаган, үз чиратында исә аларның йорт тирәләрен тәртиптә тотуын таләп иткән. Аерым алганда, Чыпчыктагы ике катлы йорт ишегалларын чиста дип әйтеп булмый, йорт яны участокларының да кайберләрен җыештырасы бар, коймаларны да рәтләргә иде. Болар исә, беренче чиратта, анда яшәүчеләрнең үзләреннән тора.
    Чыпчык җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен нинди шартлар тудырылуы турында "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Алсу Дильмеева һәм Чыпчык урта мәктәбе директоры Камил Гыйльфанов сөйләде. Быел биредә 17 бала туган. Балалар бакчасы тулы, бүген чиратта, яңа туганнарны һәм 7 яшькә кадәргеләрне исәпкә алып - 47 бала, бакчага 81 сабый йөри. Әти-әниләр ярдәме белән группаларда идәнгә линолеум җәелде. Тәрбиячеләр коллективы ата-аналар белән берлектә территорияне чәчәк түтәлләре һәм кулдан ясалган әйберләр белән бизәргә тырыша.
    Урта мәктәптә 264 укучы белем ала, 20 укытучы эшли. Ата-аналар взнослары хисабына балалар кайнар аш белән тәэмин ителде, атнага өч тапкыр итле аш пешерелә, тавык итеннән әзерләнә торган ризыклар да бар. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте яшелчә белән ярдәм итә. Мәктәпне борчый торган төп мәсьәлә - түбәдән су агу. Бу турыда районда да беләләр, әмма пландагы капиталь ремонт, моннан да начаррак хәлдәге мәктәпләр булу аркасында, әле бүген генә уздырылмаячак.
    Кешеләр Шамил Габдрахманов җитәкчелек иткән Чыпчык амбулаториясе эшеннән канәгать булуларын белдерделәр. Поликлиникага зур ремонт ясаганнан соң монда кайнар су да булыр, җыйнакланып та китәр. Хәзер биредә яшь белгечләр - терапевт белән педиатр эшли башлады.
    Чыпчык авыл мәдәният йорты директоры Галина Логанина җыелышта катнашучыларга мәдәният һәм спорт өлкәсендә нинди эшләр уздырылуы турында хәбәр итте. Кызыклы чаралар уздыру өчен ул җирлек башлыгы белән бергә теләп ярдәм итүче иганәчеләр таба. Патриотик тәрбия максатында һәм Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерү өчен җирлек территориясендә Җиңүнең 70 еллыгына Чыпчык авылы күгендә һәлак булган очучылар хөрмәтенә монумент куярга кирәк. Г.С.Логанина хәзерге вакытта менә шушындый катлаулы эш белән шөгыльләнә.
    Иң дулкынландыргыч сораулар, әлбәттә, бөтен җирдәге кебек үк, коммуналь өлкәгә кагыла. Бу темага Бөреле коммуналь челтәре директоры Данил Кәримуллин һәм торак хуҗалары ширкәте рәисе Дамир Гобәйдуллин чыгыш ясады һәм сорауларга җавап бирделәр. Куелган контейнер мәй-данчыкларының алардан авыл кешеләре генә түгел, ә бәлки башка урыннардан килүчеләр, дачачылар файдаланганлыктан да тиз арада тулуы турында сөйләделәр. Җирлек буенча ТКХ хезмәтләре өчен бурыч 1 миллион сумнан артып киткән.
    Чыпчыкка яңа суүткәргеч тә, чистарту корылмалары да кирәк, 2013 елда чистарту корылмалары төзелер дигән өмет бар. Ел саен күп фатирлы йортлар ремонтлана. Ике ел эчендә 8 түбә яңартылган. "Чыпчык" торак хуҗалары ширкәте рәисе хәбәр иткәнчә, теләсә кайсы яшәүче электрон төрдә ел буе җыелган акчаларның кая китүен белә ала. Д.З.Гобәйдуллин киләсе елга нинди йортларның капиталь ремонт программасына кертелүен хәбәр итте. Кешеләр җыелышларны ешрак җыйсыннар һәм торак хуҗалары шир-кәтенең эшләре һәм чыгымнары турында отчет бирсеннәр дигән теләк белдерделәр.
    Җыелышта Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина катнаштылар. Алар Чыпчык авыл җирлеге башлыгының энергияле булуын, аның үзәк авылның тышкы кыяфәтен яхшы якка үзгәртергә омтылышын һәм кече авылларга, иске йортларда яшәүче кешеләргә ярдәм итәргә теләге булуын әйтеп киттеләр. Районга бу территориянең мөһим проблемалары таныш, һәм алар әкренләп хәл ителәчәк. Ләкин авыл кешеләренең үзләренә дә тагын да активрак булырга, үз авылыңны төзекләндерүдә дә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программаларында да катнашырга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: