Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Яңа йортлар да, балалар бакчасы да, юллар да булыр

    Авыл җирлекләрендәге гражданнар җыеннары районның социаль-икътисадый үсеше турында "Биектау" җирле телевидениесе тарафыннан әзерләнгән фильмны күрсәтүдән башлана. Мондый фильмны Красносельский авыл җирлеге җыелышына килүчеләр дә кызыксынып карадылар. Район үзәгендәге отчет җыелышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 2014 елда башкарылган эшләр турында...

    Авыл җирлекләрендәге гражданнар җыеннары районның социаль-икътисадый үсеше турында "Биектау" җирле телевидениесе тарафыннан әзерләнгән фильмны күрсәтүдән башлана. Мондый фильмны Красносельский авыл җирлеге җыелышына килүчеләр дә кызыксынып карадылар.

    Район үзәгендәге отчет җыелышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 2014 елда башкарылган эшләр турында Биектауның 1 нче мәктәбе директоры Елена Гыйльманова, "Рябинушка" балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинова, участок инспекторы Вячеслав Жиленко чыгыш ясады.

    - Быел безнең мәктәп 80 еллыгын билгеләп үтәчәк, - диде Елена Сергеевна. - Коллектив үзенең юбилеен шатлыклы казанышлар белән каршылый: мәктәп фән олимпиадалары нәтиҗәләре рейтингында җиңү яулады, укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында үз мәктәпләре һәм район исеменнән лаеклы чыгыш ясыйлар, укытучыларыбыз һөнәри осталык конкурсларында призлы урыннарны яулыйлар.

    "Рябинушка" балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинова киләчәккә нинди планнар белән яшәүләре турында сөйләде. Ул, капиталь ремонтның беренче этабын уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен, район җитәкчеләренә һәм инвесторларга рәхмәт белдерде һәм балаларны бакчага урнаштырганда чиратка ничек куярга кирәклеген аңлатты.

    Участок инспекторы Вячеслав Жиленко үзенең чыгышында игътибарны хокук тәртибе бозу һәм җинаятьләрне кисәтү өчен профилактик эш уздыру зарурлыгына юнәлтте. Ул алдакчылар, ялган аракы сатучылар тозагына эләкмәс өчен сизгер, уяу булырга өндәде. Узган ел авыл җирлеге территориясендә 72 җинаять кылынган, йөзләгән хокук тәртибе бозу очраклары теркәлгән. Явызлык кылучыларның кайберләре әлегә тиешле җәзаларын алмаган.

    Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җи-тәкчесе Раил Зәйнуллин үзенең чыгышында узган елгы җыеннарда нинди проблемалар турында сүз алып барылуы һәм аларны хәл итү өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде.

    - Зур исемлектән без узган чорда стадионда, Җиңү паркында, Черноморская урамында спорт мәйданчыклары төзи алдык, Березовка бистәсендә балалар бакчасы төзелә башлады, Урманчылыкта су үткәрү, Киндерле тимер юл поселогында газ уздыру проблемасын хәл итүдә алга китеш бар, - дип ассызыклады Раил Әюп улы. - Федераль һәм төбәк программаларында катнашу нәтиҗәсендә күп квартиралы йортларда ремонт ясалды, юллар ремонтланды.

    Аварияле торактан кү-чүчеләргә, социаль ипотека буенча фатир алучыларга, сугышта катнашканнар һәм сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына 285 квартиралы торак йорт салына. Район үзәгендә - 178, Новый бистәсендә 46 квартира аерым җылытуга күчте. Район үзәк хастаханәсенә, 1 нче Биектау мәктәбенә һәм "Рябинушка" балалар бакчасына модульле котельныйлар куелды.

    Шушы ук программада чистарту корылмаларын ремонтлау һәм реконструкцияләү, район үзәгеннән Киндерле тимер юл бистәсенә кадәр юл салу да күздә тотылган. Әлеге юлны файдалануга тапшыру район үзәгендәге Чернышевский урамындагы машиналар агымын киметәчәк. Авыл җирлеге башкарма комитеты җи-тәкчесе үзара салым һәм өстәмә финанслау акчаларының 22 контейнер мәйданчыгы төзүгә һәм чүп контейнерлары алуга тотылуын һәм тотылачагын билгеләп үтте. Үзара салым акчасына өстәмә финанслау программасы быел да дәвам иттереләчәк. Бу акчага район үзәгендә спорт мәйданчыгы һәм Новый, Березовка, Киндерле һәм Урманчылык бистәләрендә балалар мәйданчыклары төзеп кую планлаштырыла. Әмма халыктан үзара салым акчасы җыю әлегә бик акрын бара.

    Авыл җирлеге буенча узган ел 29 шәхси ярдәмче хуҗалык кредиты алынды, бу аннан алдагы елга караганда шактыйга артыграк. Шәхси хуҗалыкларда эшнең сыйфаты яхшырды, корылмалар төзекләндерелде, ремонтланды, техника сатып алынды.
    Докладчы сәүдә, янгын куркынычсызлыгы эшен оештыру, Җиңүнең 70 еллыгына һәм районның 80 еллыгына әзерләнү мәсьәләләренә аерым тукталды. Район үзәгендә яшәүчеләрнең игътибарын сукбай этләр, ялган аракы сатуга, шулай ук үсмерләр һәм яшьләр арасында хокук тәртибе бозуларны кисәтүгә юнәлтте.

    Җыелышта катнашучылар 2015 елда башкарылачак эшләр турында игътибар белән тыңладылар. Аерым алганда, тузган торактан күчерү программасы дәвам иттереләчәк. 33 йорт, 133 квартира авария хәлендә дип танылган, аларда 343 кеше теркәлгән. 124 квартираны күчерәсе калган. Хәзерге вакытта 66 квартира хуҗасы сатып алу (выкуп) килешүе төзегән һәм бюджеттан акча алган. Калганнар бер анык карарга килергә тиешләр.

    - Закон нигезендә әлеге йортлар барыбер сүтеләчәк, - диде Раил Әюп улы. - Программа буенча килешү төзегәннәр яңа йортлардан квартиралар алачак. Большая Красная урамындагы йорттан һәм Станция урамындагы 9 катлы йорттан 32 квартира сайланды инде. Шулай ук Биектау авылының Юбилейная урамында, район үзәгенең Школьная урамында йортлар һәм Станция урамында 156 квартиралы 9 катлы бер йорт салу планлаштырыла.

    Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә әле дә урыннар җитми. Шуңа күрә агымдагы елда район үзәгендә тагын бер балалар бакчасы төзеп, 1 сентябрьгә файдалануга тапшыру күздә тотыла. Ул 220 урынга исәпләнәчәк. Шулай ук Станция урамыннан яңа балалар бакчасына юл салу, Совет һәм Комсомольская урамнарында юлның бер өлешенә асфальт җәю эшләре дә башкарылачак. Новый бистәсендәге Березовая урамында скважина бораулау, шулай ук Березовка бистәсендә 80 урынлы балалар бакчасы салу чаралар планына кертелгән.

    Район үзәгендә яшәүчеләр җыелышында катнашкан район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин узган елга йомгак ясады, 2014 елның район өчен уңышлы булуын, сайлауда халыкның актив катнашуын билгеләп үтте.

    - Депутатлар безгә мөһим бурычларны хәл итүдә булышалар, - диде Рөстәм Галиулла улы. - Торак йортлар, юллар, фельдшер-акушерлык пунктлары, авылларда мәдәният йортлары тө-зелә. Үзара салым һәм өстәмә финанслау акчасына юллар ремонтлана, урамнар яктыртыла, чишмәләр, авыллар төзекләндерелә. Мондый эшләр агымдагы елда да дәвам иттереләчәк.

    Район башлыгы алда торган планнар белән дә таныштырды. Биектау авылында күп квартиралы яңа йорт, Иҗат йорты төзеләчәк. Красносельский авыл җирлегендә генә дә ике объектны тапшыру күздә тотыла, ике балалар бакчасы салуга 200 миллион сумнан күбрәк акча бирелә. Районда моннан ел ярым элек салынган "Биектау" Боз сараеның нәтиҗәсе дә күренә башлады. Балалар анда спорт белән шөгыльләнәләр, хоккей уйнарга өйрәнәләр һәм зона, республика күлә-мендәге ярышларда җиңүләр яулыйлар. Педагогларга да, әти-әниләргә дә балаларны спортка ныграк җәлеп итәргә, тудырылган шартлардан файдаланырга кирәк. Сәламәт, көчле, нык булсаң, тормышта сине бернинди авырлыклар да сындырмаячак, андый егетләр армиядә дә, үз һөнәрләрендә дә кирәкле кешеләр булачак, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Рөстәм Галиулла улы.

    Район башлыгы шулай ук кибет тоту отышлы булмаган кечкенә авылларда сәүдә нокталары булдыру проблемасына да тукталды. Республикада автолавкалар эше яңартыла башлады. Безнең районда алар уңышлы эшлиләр, кечкенә авылларда яшәүчеләрне көн-дәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итеп торалар. Әлеге эш дәвам итә, райпо алга таба үсәчәк.

    Район башлыгы авыл бизнесы белән активрак шөгыльләнергә, сорау зур булган ит һәм сөт продуктларын җитештерергә һәм сатарга, шулай ук булганны сакларга, кадерен белергә өндәде.

    Җыелышта катнашучылар оешма җитәкчеләренә дә сораулар бирделәр. Алар элекке хәрби частьтәге йортларны теркәү, Леонов урамында, тимер юл аръягындагы урамнарда чүп чыгару, Зеленый урамын яктырту, тротуарлардагы карны көрәүгә, Стадион урамында канализация уздыруга, Комсомольская урамындагы йортның түбәсен җылытуга кагылды. Әлеге сораулар өчен җаваплы белгечләр проблемаларны өйрәнергә һәм аларны якын арада хәл итәргә сүз бирделәр.

    Район үзәгендә менә дигән мәчет эшли. Православие динендәгеләр поселокта зур булмаган часовня төзеп кую турындагы үтенечләрен җиткерделәр. Әлеге сорауга Биектау дини округы җи-тәкчесе, Изге Троица чиркәве рухание Виталий атакай җавап бирде.

    - Бу мәсьәлә хәл ителә башлады инде, - диде ул. - Район җитәкчеләре халыкка рухи тәрбия бирүне игътибар үзәгендә тота. Часовня буласы урын билгеләнде инде. Ул халык һәм эшмә-кәрләр ярдәмендә төзелер, дип уйлыйбыз.

    Җыелышта чыгыш ясаган һәркем уңайлыклар тудыру гына аз, алардан файдалана да белергә, булганнарын сакларга һәм арттырырга тырышырга кирәк, дигән фикерне хуплады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: