Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Тәвәккәллек кирәк

    Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә уздырыла торган җыелышларның көн тәртибе дә, алып барылышы да бертөрле. Әлдермештәге җыен да нәкъ шундый булды. Авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турындагы отчет докладында уңай якларны билгеләп үтте. Алар саннарда чагыла. Узган чорда демографик хәл яхшырган: 7 сабый дөньяга аваз...

    Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә уздырыла торган җыелышларның көн тәртибе дә, алып барылышы да бертөрле. Әлдермештәге җыен да нәкъ шундый булды.

    Авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турындагы отчет докладында уңай якларны билгеләп үтте. Алар саннарда чагыла. Узган чорда демографик хәл яхшырган: 7 сабый дөньяга аваз салган, 6 кеше бакыйлыкка күчкән. Әл-дермеш һәм Сая мәктәп-ләрендә беренче сыйныфка 17 бала барачак. Халыкта 222 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 126сы Саяда, бу авылда шәхси хуҗалыкларда эшләр уңышлырак бара. Моннан дүрт ел элек шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә кредиттан 2 генә кеше файдаланган булса, бүген андыйлар 64, шул исәптән быел 14 кеше кредит алган. Җирлек территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 2 кеше: Зәки Фәррахов һәм Фоат Габделхаков яши. Алар тиешле службаларның игътибар үзәгендә. Сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә өч авылда да обелисклар куелган һәм мемориал төзелгән. Әлдермештә әйбәт спорт мәйданчыгы барлыкка килде һәм ул авыл яшьләренең яраткан ял урынына әверелде. Авыл территорияләрен, чишмәләрне, юлларны төзекләндерү эшләре тукталып тормый. 40 бала тәрбияләнә торган "Умырзая" балалар бакчасы, конкурста җиңеп, 1 миллион сумлык грант откан.

    Проблемалы мәсьәлә-ләрдән җирлек башлыгы чүп чыгаруны атады.

    - Үзара салым акчасына 28 мең сум тора торган зур контейнерлар сатып алырга була. Моннан тыш, әлеге акчага Өбрә һәм Әлдермеш скважиналары өчен насослар да алырга кирәк. Акчаның бер өлеше чишмәләрне тәртиптә тотуга китәчәк. Аларны начар хәлдә дип әйтеп булмый, әмма тагын да яхшыртырга мөмкин һәм кирәк, - диде Тәлгать Сабиров.

    Фермер хуҗалыгы эшенә аерым тукталып китәсе килә. Аның эше турында җитәкчесе Лилия Хәйруллина сөйләде.

    - Мин үзем шәһәрдә туып-үстем, ә ирем Илшатка авылдагы хезмәтне ярату ана сөте белән сеңгән, - дип башлады чыгышын Лилия. - Башта безнең хуҗалыкта өч сыер һәм симертүдә өч үгез бар иде. Гаилә фермалары оештырыла башлагач, бу турыда без дә уйландык. Аннары бер җыелышта район башлыгы Рөстәм Галиуллович гаилә фермаларын оештырганда дәүләт ярдәме күрсәтелү турында тәфсилләп сөй-ләде. Һәм без тәвәк-кәлләргә булдык. Үзем бухгалтерлыкка укып чыктым, машина йөртергә өйрәндем. Хәзерге вакытта бездә 12 сыер һәм 150 сарык. Конкурсларда катнашып, "МТЗ-82" тракторы һәм 50 мең сумлык грант оттык. Үзебез җитештергән продукцияне Казанга алып барып сатабыз. Улларыбыз Алмаз белән Илнар да авыл хезмәтенә күнегеп үсә-ләр. Хәзер без хуҗалыгыбызны киңәйтү турында уйланабыз, - диде Лилия Рөстәм кызы.

    - Менә монысы эшне тәвәккәл башлап җи-бәргәндә ничек яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булуга бер мисал, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Шәхси хуҗалыкларда Тәлгать Сабиров әйткән кадәрле терлек асралу Әлдермеш кебек зур авыл җирлеге өчен бик аз. Активрак, кыюрак булырга кирәк. Республикада авылны үстерүгә ярдәм итә торган махсус программалар мөмкинлегеннән файдаланып калырга иде, чөнки һәр программа мәгълүм бер вакытка гына исәпләнгән. Без абайлап өлгергәнче соң булуы ихтимал.

    Әлеге җирлек халкы элек-электән мал-туар асрау, терлекчелек продуктлары җитештерү һәм аларны сату белән шөгыльләнде. Соңгы елларда, тормыш шартлары үзгәрү белән бәйле рәвештә, авыл бизнесының мондый төренә игътибар бераз кимеде кимүен, әмма мондый отышлы эшчәнлекне яңартып җибәрү аларның хәленнән килерлек бурыч.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: