Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Тарих фәнен укытучыга замана зур җаваплылык йөкли

Бүгенге сәяси вәзгыять балаларда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне белем бирү процессында мөһим максатларның берсе итеп куя. Шул уңайдан бүгенге заман укучыларына тарих һәм иҗтимагый фәннәрне укытуда яңадан-яңа алымнар кулланыла башлады.

Бу юнәлештә иҗади эшләүче укытучылар укучыларга белем һәм тәрбия бирү, аларның шәхесен формалаштыру  максатында тарихи мәгълүматлардан оста файдаланалар, укучыларның танып–белү эшчәнлеген активлаштыра торган алымнарга өстенлек бирәләр. Тарих һәм җәмгыять белеме   укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итеп кенә калмый, аңа җаваплы бурычлар да өсти. Чөнки замана укучысы төрле информацион технологияләр аша күп төрле мәгълүмат ала. Мәгълүматның яхшымы-начармы икәнен аера  белмәгән, анализлый алмаган  бала төрле икеләнүләр алдында калырга мөмкин. Сәяси вәзгыятьне тирән аңлап фикер йөртүче, яңалыклардан даими рәвештә хәбәрдар булган, аларга тирән  анализ бирә белүче  укытучы баланың фикерен  дә тиешле юнәлешкә борырга ярдәм итә.  Укучылар берничә елдан мөстәкыйль тормыш юлына басачак. Аларның күңеленә нинди орлык салсаң, шундый ук үсемлек шытып  чыгачак.  Бу шартларда укытучыларның үз-үзләрен камилләштерү мәсьәләләре бик кискен куела. Тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытканда белем бирүнең актив методларыннан файдалану хәзер әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.

Виктория Паранина Биектау районының 4 нче урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Бүген без аның белән фәннең бүгенге заманда әһәмияте, уку-укыту методикасы, кулланыла торган яңа алымнар, педагогик эшчәнлектәге иҗадилык  турында сөйләшәбез.

– Виктория Александровна, Сездә укытучы булу теләге кайчан туды? Сөйләшүне шуннан башлыйк әле.

– Укытучы һөнәрен мин аңлы рәвештә, югары сыйныфларда укыган вакытта сайладым. Миңа башкаларны укыту, нәрсәгә булса да өйрәтү бик ошый иде.  Дәүләт имтиханнарына әзерлек барышында мин педагогик уку йортын сайлаячагымны белә идем инде.

 – Һич икеләнмичә сайладыгызмы?

– Бу вакытта һәр яшүсмер нинди дә булса икеләнүләр кичерә торгандыр инде ул. Миндә андый икеләнүләр булмады дип әйтә алмыйм. Хәтта университетның соңгы курсларында да укытучы булып эшли алачагыма шик туган иде.  Мин үзем икеләнүне, шикләнүне табигый күренеш дип саныйм. Кеше эзләнергә тиеш, үзең өчен, алдагы тормышың, язмышың өчен  иң оптималь вариантны сайлауда сиңа беркем дә комачаулык тудырмый. Син бу чорда сайлау алдында торасың.

– Сез бүген тарих һәм җәмгыять белемен укытасыз. Бу фәнгә мәхәббәтне Сездә кем уятты?

– Мине тәҗрибәле, талантлы укытучылар укытты. Фәнгә мәхәббәтне, иң беренче чиратта, синең яраткан укытучың уята. Безнең  сыйныф җитәкчесе (бүген инде ул минем коллегам)   Эльмира Мирбатовна Әхмәтҗанова кыенлыклар алдында куркып калмыйча, иң шаян, иң тынгысыз, тәртип ягыннан начар сыйныфлар рәтендә булган безнең сыйныфны сайлап алды һәм безнең барыбызда да укуга, иҗатка, хезмәткә кызыксыну уята алды. Без мәктәп тормышында актив катнаша башладык, нәтиҗәләр безгә алга таба үсәргә стимул бирде. Берничә ел эчендә безнең сыйныф барлык күрсәткечләр буенча да мәктәптә әйдәп бара торган сыйныфлар рәтенә менде, без төрле бәйгеләрдә призлы урыннар алдык.  Шулай итеп, ул безнең ташып торган тискәре энергияне уңай якка үзгәртте. Гөлнара  Робертовна Никитина безгә тарих һәм җәмгыять белеме фәненнән керә иде. Математика һәм химия кебек фәннәрдәге теорема, реакцияләр белән балалар күңелен җәлеп итү җиңелрәк, минемчә. Ә менә тарих, җәмгыять белеме һәр бала өчен дә бер үк дәрәҗәдә кызыклы булмаска мөмкин. Әмма  Гөлнара  Робертовна  бу фәнгә карата да бездә мәхәббәт уята алды.   Бу – укытучының даими рәвештә теоретик белемнәрне үзләштерүе,  фәнни–методик, белешмә һәм башка әдәбиятны, башка укытучыларның эш тәҗрибәсен җентекләп өйрәнүе нәтиҗәсе. Талантлы укытучы гына балаларда фәнгә кызыксыну уята ала.

– Сез үзегез мәктәптә нинди билгеләргә укыдыгыз?

– Төрлечә булды инде: өчлеләр дә, бишлеләр дә. Мин беркайчан да уку отличнигы булмадым. Минем әти-әнием дә һәрвакыт бик яхшы билгеләренә генә омтылуымны таләп итмәделәр. Алар өчен иң мөһиме минем тәртибем, омтылышым, файдалы шөгыль табуым, тормышка, яшәүгә  уңай күзлектән каравым булды.

– Виктория Александровна, ә Сез бердәм дәүләт имтиханнарына ничек әзерләнгәнегезне хәтерлисезме?

– 11 сыйныфта бик нык әзерләндем,  электив курсларга йөрдем, сәгатьләр буе репетиторлар белән утырдым. Миңа калса, барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да имтиханнарга шулай ук җаваплы карый һәм әзерләнә. Миңа инде институтка керү өчен яхшы баллар кирәк иде.

– Институтка Сез юллама белән кердегезме?

– Юк. Ул вакытта мин юллама белән керү мөмкинлеге барлыгын белми дә идем. Имтиханнарны үзем биреп кердем.

– Хәзер инде Сез юллама турында беләсез. Юллама ярдәмендә югары уку йортына керү мөмкинлегенә Сез ничек карыйсыз?  Максатчан рәвештә яшь белгечләр әзерләү юнәлеше өчен отышлы вариантмы бу?

– Әлбәттә. Ул булачак студентларга югары конкурстан узарга ярдәм итә. Максатчан бирелгән юллама сиңа киләчәктә дә эш урынын гарантияли.

– Укытучы булырга хыялланган чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди киңәшләр бирер идегез?

– Бу һөнәрне сайлаудан куркырга кирәкми. Кыенлыклар алдында куркып калу да булачак һөнәреңне сайлаганда төп сәбәп булырга тиеш түгел. Укытучылар коллективы бердәм, ярдәмчел коллектив ул. Сиңа һәрвакыт ярдәм кулы сузалар, киңәш бирәләр, юл күрсәтәләр. Иң мөһиме, үз-үзеңә ышанырга гына кирәк.

– Институтта укыганда иң авыр бирелгән фәнегез булдымы?

– Политология һәм  Россиянең  XIX гасыр тарихы.  Укытучылар таләпчән булды,  теманы яхшы аңлаттылар, студентлардан да үзләре биргән белемне түкми-чәчми үзләштерүләрен таләп иттеләр.  Үзем укытучы булып эшли башлагач кына мин аларга чын күңелдән рәхмәт әйттем. Кирәклесен биргәннәр.

– Укытучы һөнәре хезмәт хакы күләме буенча башка һөнәрләрдән күпкә калыша. Сезне мәсьәләнең бу ягы кызыксындырмаган, күрәсең?

– Кайда гына эшләсәң дә, әгәр син тырышып, күңелеңне биреп, нәтиҗәсе булсын дип  эшләсәң, хезмәтеңә күрә хакын алып була, дип уйлыйм. Акча җирдә ята, иелеп алырга иренмәскә генә кирәк, диләр. Мин моның белән килешәм. Барысы да үзеңнән тора.

– Яшь укытучыларга дәүләт ярдәме турында барыбыз да беләбез. Сез ул ярдәмнән файдаланасызмы?

– Бу ярдәм дә үзеңнең тырышлыгыңа бәйле. Яшь укытучылар өчен дәүләт төрле грант бәйгеләре оештыра. Катнашырга телисең икән, иренмәскә, үзеңнең планыңны төзеп, аның нәтиҗәлелеген исбатларга, талантыңны эшкә җигәргә генә кирәк. Мәктәп грантлар өчен менә дигән җирлек. Чөнки биредә яшь буын тәрбияләнә. Узган ел Татарстан Республикасында «Безнең яңа укытучы» дип аталган грант яңадан торгызылды. Мин ул бәйгедә  катнашып, грант алдым. Ә инде хезмәт хакына килгәндә, беренче өч елда яшь укытучыга матди кызыксындыру чаралары күрелә – хезмәт хакына өстәп акча түләнә.

– Районда нинди ярдәм чаралары күрелде?

– Мин районга кайту белән мәгариф бүлегенә эш сорап мөрәҗәгать иттем. Миңа бик тиз арада үземнең күңелемә хуш килгән мәктәптән эш бирделәр. Бүген дә яшь педагогларга ярдәм йөзеннән районда төрле чаралар оештырыла.

– Методик ярдәмгә килгәндә – ниндиләр алар?

– Яшь белгечләр күтәргән актуаль темаларга еш кына  семинарлар уздырыла, тәҗрибәле укытучылар белән очрашулар оештырыла. Алар үзләренең эш алымнары белән уртаклашалар, киңәшләр бирәләр.

– Яшь укытучы, иң беренче чиратта, нинди кыенлыклар белән очраша?

– Иң кыены шул – университетта без теоретик белем алдык. Анда без үзебез укучылар идек. Ә мәктәптә син  реаль тормыш алдында, укучылар каршына чыгып басасың. Өч дистәгә якын  укучы синең күзеңә карап тора. 40 минут бара торган дәреснең һәр минуты аларга яңа мәгълүмат биреп узарга тиеш.  Мәгълүмат алар өчен файдалы да, аңлаешлы да, мавыктыргыч та булсын. Бу дәресне син киләсесен укучылар зарыгып көтеп алырдай итеп тәмамларга тиеш.

–Биектау районында эшләп килә торган остазлар институты турында фикерегез нинди?

– Районда иң актив эшли торган өлкә дип әйтер идем. Мин үземнең тәҗрибәмнән генә чыгып әйтә алам, эшкә урнашу белән миңа остаз билгеләп куйдылар. Ул укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Ирековна Камалова. Мин аңа киңәшләр сорап мөрәҗәгать итәм, класс җитәкчесе буларак туган кыенлыклардан чыгу юлларын бергәләп эзлибез, методик ярдәмне дә иң беренче чиратта аннан алам, темаларны да аның белән уртага салып сөйләшәбез.

– Укытучылар арасында бара торган нинди бәйгеләрдә катнашырга өлгердегез?

– 3 ел эшләү дәверендә күп кенә бәйгеләрдә катнаштым: «2023 ел укытучысы», «Кеше тәрбияләү» дип аталган сыйныф җитәкчеләре бәйгесе, югары сыйныф укучылары белән берлектә Түбән Новгородта узган «Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә без ярымфиналга кадәр барып җиттек.  Укучылар белән предмет бәйгеләрендә дә катнашабыз. Мәсәлән, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган, һәм «Петр I – бөек эшләр» дип аталган халыкара бәйгедә катнаштык. Кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча оештырыла торган олимпиадаларда катнашу да балаларда зур кызыксыну тудыра. Үзем яңа методик алымнар өстендә эшлим һәм район, республика семинарларында чыгыш ясарга тырышам.

– Сез ничек күзаллыйсыз, идеаль укучы портреты нинди ул?

– Ул тырыш, тәртипле, сине дөрес аңлый торган укучы.

–Укытучы буларак беренче тапкыр класс бусагасын атлап кергән мизгелегезне дә хәтердә яңартып алыйк әле.

– Минем иң беренче дәресем 5 сыйныф укучылары белән булды. Бер елдан соң мине аларның сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр.

– Укучылар Сезне ничек кабул итте?

– Төрлечә. Кемдер шатланып, кемдер минем сабырлыкны да сынап карарга теләде, кемдер үзенең элеккеге укытучысын сагынып утырды. Мин ул чагында институтның 5 курсында укый идем. Параллель рәвештә диплом эше дә яздым. Ул елны эшем бик күп булды. Беренче уку елының ничек узганын да сизми калдым.

–Сезнең укучылар арасында талантлы балалар бармы?

– Андый балалар бик күп. Алар барысы да бишле билгесенә генә дә укымаска да мөмкин. Һәр бала үзенчә уникаль талант иясе. Кемдер матур итеп рәсем ясый, кемдер җырлый, бии, кемдер кешеләр белән бик җиңел аралаша, кемдер юмор белән алдыра, кемдәдер артистлык таланты да бар. Укытучы һәр балада талант күрергә һәм ул сыйфатны үстерә белергә тиеш.

– Сез аерым шөгыльләнә торган балалар бармы?

– Әлбәттә. Дәрестә теманы аңламыйча калган балалар белән  мин үзем аерым аңлатам, өстәмә темалар бирәм.

– Бүгенге балалар Сезнең классташлардан нинди сыйфатлар белән аерылып тора?

– Монда чагыштырып карап булмый. Чөнки һәр буын аерым бер мохиттә үсә, тәрбияләнә. Бүгенге балалар берни белән дә кызыксынмыйлар, яисә алар артык гаугалы дип әйтмәс идем мин. Һәр буын үзенчә уникаль.  

– Сезнең үзегез булдырган укыту методикагыз бармы?

– Минем уйлавымча, балалар интерактив методлар, төрле уеннар, ассоциацияләр  аша бирелгән мәгълүматны яхшырак кабул итәләр, тизрәк истә калдыралар, әйбәт үзләштерәләр. Бүгенге көндә мин тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә уен технологияләрен,  сюжетлы уеннар кертү өстендә эшлим. Укытучы тарихны өйрәтү барышында укучыларда гаҗәпләнү һәм кызыксыну, ризасызлык һәм теләктәшлек, шатлык һәм көенеч, мәхәббәт һәм нәфрәт, ниһаять, ихтирам һәм соклану кебек сыйфатларны уята ала икән, димәк, ул иҗади эшли. Яңа методлар шулай эшләүгә  корылган.

– Виктория Александровна, әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт. Җаваплы эшегездә уңышлар гына юлдаш булсын, ә парта артында Сезне һәрвакыт кызыксынучан, актив һәм акыллы укучылар гына көтеп торсын.

Әңгәмәне Эльвира МОСТАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев