Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Районның ничек үзгәрүен күреп сөенделәр

    Өлкәннәргә карата илтифатлылык, аларны олылауга багышланган бу көн үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Ул ХХ гасырда барлыкка килгән. Өлкәннәр көнен башта Европада, аннары Америкада, ә инде 80 нче еллар азагында бөтен дөньяда билгеләп үтә башладылар. 1990 елның 14 декабрендә Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы 1 нче октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип...

    Өлкәннәргә карата илтифатлылык, аларны олылауга багышланган бу көн үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Ул ХХ гасырда барлыкка килгән. Өлкәннәр көнен башта Европада, аннары Америкада, ә инде 80 нче еллар азагында бөтен дөньяда билгеләп үтә башладылар. 1990 елның 14 декабрендә Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы 1 нче октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан итте. Россиядә исә әлеге бәйрәм 1992 елдан башлап билгеләп үтелә.

    Шул вакыттан бирле без ел саен, көзнең алтынсу төсләргә төренгән чорында, үзенең бөтен көчен һәм белемен, сәламәтлеген халкына, иленә, тырышып башкарган хезмәтенә багышлаган, һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсен яшь буынга биргән кешеләрне хөрмәтлибез.

    Әлеге күркәм бәйрәмне уздыруда район китапханәчеләре дә актив катнашты. Без ветераннар өчен Биектау район үзәге һәм авылы буйлап район хакимияте оештырган экскурсияне уздыруда ярдәм иттек. 9 автобуска утырып, район территориясен күзәтеп узган өлкән-нәр поселокта һәм авылда нинди зур үзгәрешләр булуын үз күзләре белән күрделәр. Алар, шушындый игътибарлылык һәм кайгыртучанлык күрсәт-кәннәре өчен, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга һәм хакимияткә рәхмәтләр укыдылар.

    Экскурсия Биектау - Җиңү паркы - "Биектау" Боз сарае - "Биектау" спорт комплексы - Биектау авылы - "Сандугач" балалар бакчасы - "Бәләкәч" балалар бакчасы -3 нче мәктәп - Себер тракты - Каменка - Биектау станциясе маршруты буенча узды. Әлеге урыннарга бару юлында Биектау районына 1935 нче елның 25 гыйнварында нигез салынуы турында искә төшерелде. Бер елдан район үзенең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Район территориясе аша тимер юл магистрале (Казан-Екатеринбург), данлыклы Себер тракты - машина юлы уза.

    Биектау аша тимер юлны узган гасыр башында төзиләр. Биектау станциясе 30-40 нчы елларда үсә башлый. 1935 нче елда Биектау районы барлыкка килгәч, Биектау станциясе аның үзәге була.

    Юл 2012 нче елда ачылган Җиңү паркы аша дәвам итте. Ул станцияне авыл белән тоташтырды һәм халыкның иң яраткан ял итү урынына әверелде.

    Моннан соң өлкәннәрне "Биектау" Боз сараена, "Биектау" спорт комплексына алып килдек. Алар Биектау авылының, Казан ханлыгы чорыннан башлап, Байгыш исемендә билгеле булуы, соңрак, 17 нче гасырның беренче яртысында Рождественское дип аталуы, ә инде 18 нче гасырда Биектау дип йөртелә башлавын кызыксынып тыңладылар. Революциягә кадәр әле аны Воскресенское дип тә атыйлар. Казан ягыннан авылга килгәндә биек калкулыкны күрми мөмкин түгел. Халык телендә бу урынны биек тау дип йөртәләр, авылның исеме дә нәкъ менә шуннан алынган. Хәзерге вакытта Биектау авылында 10 меңнән күбрәк кеше яши.

    1881-86 елларда өч престоллы таш чиркәү торгызыла. Ул Казан сәү-дәгәре - тумышы белән Биектаудан булган Степан Сергеевич Суслов һәм аның улы - сәүдәгәр Федор Суслов акчасына төзелгән. Аларның Казан өязендә тегермәннәре һәм ярма заводлары була. Хәзерге вакытта Биектау авылында төрле дин вәкилләре өчен бер чиркәү һәм өч мәчет эшли.

    Моннан соңгы тукталыш - 3 нче мәктәп. 2012 елда аның янәшәсендә 220 урынлы "Бәләкәч" балалар бакчасы төзелде.

    Авылда шулай ук Казан Сельхозтехникасы (элекке Казан авторемонт заводы), "Агрохимсервис" ачык акционерлык җәмгыяте, "Элита" төп нәсел предприятиесе, "Татметаллоснаб" ачык акционерлык җәмгыяте кебек зур промышленность предприятиеләре урнашкан. Экскурсия уздыручылар Себер юлы тарихы турында да җентекләп сөйләделәр. Яңа төзелгән объектлар саны елның елында арта бара. Соңгы елларда районда Күп функцияле үзәк, Пенсия фонды идарәсе бинасы, тикшерү комитеты, "Биектау" универсаль спорт залы,"Биектау" Боз сарае, Җиңү паркы, бик күп санда торак йортлар, "Сандугач" балалар бакчасы төзелде. Стадион һәм район халкы өчен мөһим булган башка объектлар төзелеп килә.

    Үзәк китапханә хезмәт-кәрләре төрле елларда китапханә системасында эшләгән үз ветераннарын да онытмадылар. Күп гомерләрен һәм көчләрен хезмәтләренә багышлаган өчен рәхмәт сүзләре язылган открыткалар һәм күчтәнәчләр белән аларның өйләренә бардылар.

    Өлкән яшьтәге, зирәк кешеләрне еш кына тормыш көзенә аяк басучылар дип тә әйтәләр. Елның һәр фасылы үзенчә матур булган кебек, гомернең дә һәр чорына ниндидер күр-кәмлек хас.

    Районыбыз ветераннарына һәм өлкән яшьтәге кешеләренә тормышларында күңелсезлекләрнең мөмкин кадәр кимрәк булуын, авыр мизгелләрнең, кабат-кабат искә төшеп, үзәкне өзмәү-ләрен телим. Тормыштан ямь табып, бәхет турында, мәхәббәт турында хыялланып яшәсәгез иде. Яшәүләре бик күңелле бит! Еллар алга бара дип, бер дә борчылмагыз, күңелегез белән сез әле һаман яшь.

    Район киләчәктә дә өлкән буын тәҗрибәсенә һәм хәтеренә йөз тотып яшәсен. Алар, тарихның кабатланмас мизгелләрен бер чылбырга тоташтырып, күп еллар тәҗрибәсен балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тапшырсыннар. Һәр гаиләнең дә нигезен өлкән буынның кайгыртучанлыгы тәшкил итә.

    Кадерле өлкәннәр, без сезнең барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйбыз, бәхет, гаиләләре-гезгә татулык, һәр көнгә сөенеп, сәламәт булып яшәвегезне телибез. Үткән гомер - кичкән елга,

    Аны санарга түгел.

    Чигәгә кар кунган саен

    Язны яңарта күңел.

    Саулык, шатлык һәм уңышлар

    Килсен сезгә өелеп.

    Яшьлек дәртен сүндермичә,

    Яшәгез гел сөенеп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: