Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Матур яшәү өчен авылларыбызны бергәләп уңайлы һәм төзек итәрбез

    Ел саен гыйнвар ае башланып киткәндә авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары уздыру күркәм гадәт булып урнашты. Аларда узган елгы эшкә йомгак ала, киләчәккә планнар корыла. Алан-Бәксәр авылында җыелыш халыкның актив катнашында үтте. Мә-дәният йортына җыелган кешеләр башта районның социаль-икътисадый үсеше, тузган каралты-кураларны сүтү программасын тормышка ашыру буенча авыл җирлегенең ничек эшләве...

    Ел саен гыйнвар ае башланып киткәндә авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары уздыру күркәм гадәт булып урнашты. Аларда узган елгы эшкә йомгак ала, киләчәккә планнар корыла.

    Алан-Бәксәр авылында җыелыш халыкның актив катнашында үтте. Мә-дәният йортына җыелган кешеләр башта районның социаль-икътисадый үсеше, тузган каралты-кураларны сүтү программасын тормышка ашыру буенча авыл җирлегенең ничек эшләве турында фильм карадылар. Җыелышта Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, фәнни-җитештерү предприятиесе генераль директоры Айрат Сабиров, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

    Авыл җирлегенең 2014 елгы эшчәнлеге турында Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина сөйләде. Ул үзара салым акчасына башкарылган ремонт эшләренә аерым тукталды. Җирлеккә караган авыллар кечкенә, халык саны аз, шунлыктан акча да күп җыелмый. Тик шулай да, өстәмә финанслауны исәпкә алсаң, акча Гәрдә һәм Алат спирт заводы бистәсендәге урамнарны ремонтларга, Алан-Бәк-сәрдәге чишмәне тәр-типкә китерергә җиткән. Матди ярдәм күрсәткәне һәм юлларны ремонтлаганда техника биреп торганы өчен "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте, аның директоры И.В.Паренковка карата рәхмәт сүзләре яңгырады.

    Өстәмә финанслау программасы быел да дәвам иттереләчәк. Авыл җирлеге буенча 132 мең сум җыелыр, дип планлаштыралар. Үзара салым акчасына Гәр авылында һәм Алат спирт заводы бистәсендә балаларга уен мәйданчыклары алырга, Алан-Бәксәр авылындагы Песочная урамында юлга вак таш җәяргә уйлыйлар.

    - Бүгенге көнгә планлаштырылган сумманың яртысы җыелды инде, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. - Кемгәдер бу 200 сум зур акча булып күренәдер, тик хөкүмәтебез аның һәр сумына тагын 4 әр сум өсти. Бу авылларыбызны төзек-ләндерү өчен бик зур мөмкинлек бит!

    Зөһрә Рөстәм кызы шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары алу, шәхси хуҗалыкларда сыерлар санын киметмәү, салым җыемнары, кешеләрнең "Халык инспекторы" программасын тормышка ашыруда катнашуы, ялган спиртлы эчемлекләр сату, шулай ук җинаятьләр, хокук тәртибе бозуга, янгыннарга юл куймау кебек мәсьәләләргә дә тукталды.

    Авыл җирлегендә яшәүчеләр 23 февральгә багышланган, "Ягез әле, әниләр!", Кышны озату, Нәүрүз бәйрәмнәрендә, Җиңү көне, Сабантуй, Гаилә көне, Өлкәннәр көнендә һәм башка чараларда актив катнашалар. Халык менә икенче ел инде "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафонында катнаша. Җыелган акчалар инвалид балаларга һәм физик мөмкинлекләре чикле өлкәннәргә ярдәмгә китә. Иганәчеләр дә читтә калмый. Җыелышта зиратларны тәртипкә китерүдә катнашкан авылдашлар Даут Сабирҗановка, Рөстәм Садыйковка, Марат Касыймовка, Радик Галәвиевкә, Надир Гариповка, Илгизәр Гайфуллинга, шулай ук иганәче Шамил Гәрәевкә рәхмәт сүзләре әйтелде. Моннан бер ел элек җыен вакытында зиратны тәртиптә тоту өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән булган. Алар барысы да әлеге бурычка бик җитди караганнар һәм хәзер андагы тәртип өчен борчылмаска да була.

    Авылларны төзекләндерүдә халыкның үзенең дә катнашуы шатлыклы күренеш. Бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр, мәктәп, балалар бакчасы, урманчылык коллективлары һәм башкалар юл тирәләрен куаклардан арындырганнар, юл читләрендәге чүп үләннәрен чапканнар, урамнарны чистарту буенча өмәләр уздырганнар. Авылларның йөзе күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә.
    - Алан-Бәксәр авылында алты колонкага тимердән чүкеп ясалган корылмалар куйдык, табигый таштан чәчәк түтәлләре ясадык. Мәктәптә һәм балалар бакчасындагы тү-тәлләр җәй буе шау чәчәктә була, - диде докладчы.

    2014 ел районда тузган каралты-куралардан котылу елы дип игълан ителгән иде. Авыл җирлеге территориясендә андый йортлар байтак булган. Бер елда 8 тузган йорт сүтелгән. Буш торучы йортларга мирас итеп алу хокукын теркәүдә ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә 7 иске йорт яңа хуҗалы булган. Хәзер алар урынында яңа йортлар, матур койма һәм капкалар барлыкка килер.

    Җыелышта халыкны да, җитәкчеләрне дә, экологларны да борчыган чүп чыгару мәсьәләсе дә кузгатылды. Аны хәл итүдә бердәнбер дөрес карар "Полигон" җаваплылыгы чикле ширкәте белән килешү төзү булыр.

    Быелгы кышның бик карлы булуына да карамастан, юлларны чистартуга карата халыктан зарланулар ишетелми. Килешү төзелгән "Әсән" җаваплылыгы чикле ширкәте бу бурычны әйбәт башкара. Авыллар арасындагы юллар "Татавтодор"ның Дөбъяз участогы карамагында. Зөһрә Рөстәм кызы авылдашларын энергия куллануда сакчылрак булырга, урамнарны яктыртуны даими күзәтергә, көндез утны сүндереп торырга өн-дәде.

    Җыелыш барышында газета һәм журналларга язылу, Җиңүнең 70 еллыгына һәм Биектау районының 80 еллыгына әзерлек темасы да кузгатылды.

    Җыелышта чыгыш ясаган район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халыкны авыл бизнесын курыкмый башлап җибәрергә чакырды. Җирдә эшләгән, мал-туар үстергән, сөт һәм ит саткан кешегә бернинди кризис та куркыныч түгел, дип ассызыклады ул.
    - Сезнең авылның киләчәге бар, - диде Рөстәм Галиулла улы. - Шәһәр дә янәшәдә генә, урманы, елгасы да бар, урнашкан урыны да матур. Эшләргә, уңышка ирешергә генә кирәк.

    Җыелышта катнашучылар инвестор Айрат Илдар улы Сабировтан яңа терлекчелек комплексы төзелерме, бу әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәсме, дип кызыксындылар. Чынлап та, авыл җирлеге территориясендә 500 сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы төзелә. Язын ул терлекләрне кабул итәргә әзер булачак. Алдан уйлап төзелгән проект, заманча технологияләр әйләнә-тирә мохитнең пычрануына юл куймаячак. Комплекс өчен күп белгечләр: ветеринария табиблары, сыер савучылар, зоотехниклар кирәк булачак. Бу авыл кешеләрен эш урыннары белән тәэмин итү, димәк, тормышны тагын да яхшырак, баерак, кызыклырак итү өчен тагын бер мөмкинлек дигән сүз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: