Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • КЫЮЛЫК, АКТИВЛЫК КИРӘК

    Мәмдәлдә отчет җыелышы инде авыл җирлекләрендә урнашкан схема буенча узды - игътибар үзәгендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермаларын булдыру торды. Авыл тормышының шәһәрнекеннән аермасы шунда, биредә халыкның күпчелеге үзен үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән тәэмин итә. Йорттагы малтуарны, кош-кортны карау, азык әзерләү процессында бөтен гаилә катнаша, моннан балалар...

    Мәмдәлдә отчет җыелышы инде авыл җирлекләрендә урнашкан схема буенча узды - игътибар үзәгендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермаларын булдыру торды.
    Авыл тормышының шәһәрнекеннән аермасы шунда, биредә халыкның күпчелеге үзен үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция белән тәэмин итә. Йорттагы малтуарны, кош-кортны карау, азык әзерләү процессында бөтен гаилә катнаша, моннан балалар да читтә калмый. Җыенда катнашкан Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кереш сүзендә фикер алыша торган мәсьәләнең мөһимлеген, бер генә гаилә фермасы булмаган Мәмдәл авыл җирлеге өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.
    Авыл җирлеге башлыгы Фәрид Сафиуллин отчет доклады белән чыкты.
    - Безнең авыл җирлегендә 269 хуҗалыкта 332 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 154 се сыер. Мәмдәлдә дә, Юртышта да халыктан сөт җыю оештырылган, шәх-си эшмәкәрләр продукциянең бер литрын 11 сумнан сатып ала. Бүгенге көндә 2 млн. 432 мең сумлык 15 кредит алынды, - диде ул.
    Кызганычка каршы, бу җирлек гаилә фермалары белән мактана алмый. Бүген үрнәк итеп Юртыш авылыннан Илнур Галиевне генә китереп була, аның шәхси хуҗалыгында 6 сыер һәм 5 үгез асрала. Алган кредитка ул терлек асрау өчен абзар төзегән. Яшелчә, аеруча кәбестә үстерү белән шөгыль-ләнә, бал кортлары да бар.
    Авыл бизнесменнары буларак җирлек башлыгы Рафис Ихсановны атады, ул 40 гектарда күпьеллык үләннәр үстерә һәм халыкка төргәкләргә төрелгән әзер печән сата. Мәгъсүм Шәрәфиев умартачылык белән шөгыльләнә, аның хуҗалыгында 45 бал кортлары гаиләсе бар.
    Бу территориядә терлекчелек продукциясен төп җитештерүче - "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте. Монда хәтта иң кыен елларда да терлекләрнең баш санының, димәк, продукция җитештерүнең кимүенә юл куймаганнар. Күптән түгел генә хуҗалык базасында унбиш район вәкилләре катнашында республика зона семинары уздырылды, соңыннан безнең район белгечләре Юртыш фермасында терлекчелектә эшнең оештырылуы белән танышты. Әлбәттә, семинарга әзерләнгәндә зур эш башкарганнар, әмма ныклы матди-техник нигез, хезмәтне оештыруның нәтиҗәле формалары, белгечләр һәм терлекчеләр тарафыннан үз вазифаларына җаваплы караш булмаса, хуҗалыкны кунакларны лаеклы каршыларлык хәлгә җиткерү кыен булыр иде. "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Фиркать Вахитов әйтеп киткәнчә, гаилә фермаларын төзү - зур республика программасы. Ул авылны саклап калу өчен кирәк, ә ныклы авыл хуҗалыгы булмаса, авыл яши алмый. "Читтән китерелгән арзанлы продукциягә кызыгырга ярамый, үзеңдә җитештерергә кирәк. Гаилә фермаларын үстерү өчен халыктан һәм фермерлардан сөт һәм ит сатып алу мәсьәләләрен яхшылабрак уйларга кирәк", - диде ул.
    Җәмәгать терлекчелеге белән беррәттән гаилә фермалары да үсәргә тиеш, әмма Мәмдәлдә әлегә бу мәсьәлә белән кызыксынучылар күренми. Гаилә ихтыяҗлары өчен үз хуҗалыкларында сыер асрарга күнеккәннәр аны асрый, 2-3 сыер тотучылар да бар, ә бу эш белән шөгыльлән-мәгәннәр, гаилә фермаларын булдырганда шактый зур дәүләт ярдәме күрсәтү турында аңлату эше алып барылуга карамастан, авыл бизнесына карата кызыксыну күрсәтмиләр.
    Мәмдәл авыл җирлеге тормышында уңай якка үзгәреш бар: биредә яңа туган сабыйлар саны үлүчеләр саныннан артып киткән. Узган ел җиде сабый дөньяга аваз салган, соңгы юлга дүрт кешене озатканнар.
    Җыенда чыгыш ясаучылар барлык авыл халкын борчыган проблемаларны күтәрделәр. Шуларның берсе - торбалар тузу аркасында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә контрольгә алынган, "Чиста су" программасына кертү өчен проект документациясе төзелә.
    Оптимизация кысаларында "Ландыш" балалар бакчасын капиталь ремонттан соң урта мәктәп бинасына күчергәннәр. Балалар бакчасы мөдире Сания Шәйдуллина әйтеп киткәнчә, яңа урынга күченгәч, урыннар саны артса да, теләгәннәрнең барысы да балаларын мәктәпкәчә учреждениегә бирә алмый. Бүген 7 сабый чират көтә. Өстәмә бүлмәләр бирү мөмкинлеген табарга кирәк. Районның баш табибы урынбасары Рәдиф Бариевның чыгышы күңелне күтәрде. "Мәмдәл амбулаториясе яшәячәк. Узган ел ике миллион сумга ремонт уздырылды, шундый ук суммага яңа җиһазлар сатып алынды, амбулатория компетентлы белгечләр белән комплектланган", - диде ул. МЧСның Мәмдәл бүлекчәсе начальнигы Газыйм Шакиров авылдашларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерде.
    Мәмдәл мәктәбенең элеккеге директоры Рәис Саттаров заманында мәктәпнең производство бригадасының мәктәп яны участогында яшелчә үстереп кенә калмыйча, бо-заулар симерткән елларны искә алды. Бу исә балаларны тукландыруны яхшыртуга, өстәмә укыту-методик материаллар һәм хуҗалык товарлары сатып алуга акча эшләргә мөмкинлек биргән. Ул вакытта республика мәктәпкә трактор бүләк итә. Бу тәҗрибәне кабатларга мөмкин булыр иде.
    Җыен азагында район башлыгы ярдәмчесе Тәбрис Галәветдинов чыгыш ясады. Ул төрле авылларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм гаилә фермалары булдыру белән бәйле эшләрнең торышы турында конкрет саннарны китерде һәм мәмдәллеләрне бу мәсьәләдә җитди уйланырга өндәде, чөнки күрше авылларда эшкә курыкмыйча тотынганнар, уңай үрнәкләр бар һәм инде нәтиҗәләре дә күзгә күренерлек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: