Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Кешеләре һәм эшләре белән матур

    Узган ял көннәрендә Иске-Казан авыл җирлегенең Коркачык авылында бәйрәм - Авыл көне узды. Казаннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан матур урыннар гадәттә кунакларда бетмәс-төкәнмәс соклану, ә бу урыннарның хуҗаларында горурлык хисе уята. Менә бу бәйрәм көнендә дә Коркачык абруйлы кунаклар каршылады. Авыл халкы янына Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасында кеше...

    Узган ял көннәрендә Иске-Казан авыл җирлегенең Коркачык авылында бәйрәм - Авыл көне узды.

    Казаннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан матур урыннар гадәттә кунакларда бетмәс-төкәнмәс соклану, ә бу урыннарның хуҗаларында горурлык хисе уята. Менә бу бәйрәм көнендә дә Коркачык абруйлы кунаклар каршылады.

    Авыл халкы янына Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, "Бердәм Россия" партиясе региональ бүлегенең ярдәм фонды президенты Геннадий Глушков, район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин һәм "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры Владимир Алаев составындагы делегация килде. Аларны яңартылган мәдәният йорты каршында ике татар кызы ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар.

    Капиталь ремонттан соң клубта барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән яңа спорт залы, чиста, матур санузел, душ кабинасы барлыкка килгән. Спорт залында кунакларны авыл малайлары - яшь спортчылар каршы алды. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аларга ярышларда җиңү яулаган өчен Мактау грамоталары һәм истәлекле сувенирлар тапшырды.

    - Сез бәхетле балалар, менә нинди шәп спорт залыгыз бар. Уңышка ирешү өчен көн саен тырышып шөгыльләнергә кирәк. 15 елдан соң сез Олимпия чемпионнары да, дөнья чемпионнары да булырсыз. Һәм шул вакытта без сезне телевизордан күргәндә Коркачыкта үскән егетләр бит болар, дип горурланырбыз, - диде.

    Кунаклар килешкә бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Сәхнәдә мәдәният йорты хезмәткәрләре, районда яхшы таныш музыкантлар һәм җырчылар, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. Авылның "Су анасы" әкиятен сәхнәгә куйган курчак театры тамашачыларга бигрәк тә ошады.

    Иске-Казан авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова тамашачыларга һәм кунакларга мөрәҗә-гать итеп:

    - Агымдагы ел безнең өчен шатлыклы һәм вакыйгаларга бай булды. Ике катлы ике йорт ремонтланды, мәдәният йортына капиталь ремонт уңышлы узды: спорт залы, матур тамаша залы, сәхнә барлыкка килде. Болар барысы да кешеләр ял вакытларын матур һәм файдалы итеп уздырсын өчен эшләнде.

    Моның өчен район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллинга, "Инвест" җаваплылыгы чикле ширкәте вәкилләре Равис Габдрахмановка һәм Владимир Алаевка рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук бильярд өстәле өчен Геннадий Глушковка да рәхмәтлебез.

    - Бездә спорт түгә-рәкләре, курчак театры, оста куллар түгәрәге эшли. Театрыбыз, авыл җирлеге халкын сөендереп, спектакльләр куя. Мәктәп һәм балалар бакчасы утренникларын һәм спорт чараларын мәдә-ният йортында уздыра, - дип дәвам итте сүзен Гөлнара Закирова. - Без үзендә Авыл көне уздырган өченче авыл җирлеге. 2011 елда бәйрәм Дөбъязда, узган ел Ямаширмәдә узды, ә быел - бездә. Без мондый мөмкинлек бирелү белән горурланабыз. Иганәчеләребезгә һәм авылдашларыма рәхмәтнең иң зурысын әйтәм. Менә шулай тату, бердәм эшләгәндә генә нәтиҗәле эшләргә һәм уңышларга ирешергә була.

    Аннан соң Коркачык башлангыч мәктәбе укучылары кунакларга Авыл көне турында истәлек итеп, үзләре ясаган сувенирларны бүләк иттеләр.

    Соңрак абруйлы кунаклар торак йорттагы квартираларны берләштереп ясалган "Черемушка" авыл балалар бакчасында булдылар. Ашханә, уен, йокы бүлмәсе - барысы да балалар бакчасындагы кебек. Стенага тишеп ясалган өләшү тәрәзәсе аша икенче квартираның кухня итеп җиһазланганлыгы күренеп тора. Биредә дә безне бакчага йөрүче балалар әзерләнеп каршы алдылар. Район башлыгы 2014 елдан районның барлык мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләре өчен барлык инстанцияләр аша узган бердәм меню булдыру планлаштырыла, диде. Бу ашханәләрдәге "башбаштаклыкны" бетерү, балаларны файдалы ризыклар белән тәэмин итү өчен эшләнә.

    Моннан соң делегация башлангыч мәктәпкә юл тотты. Укучылар кунакларны чыгышлары белән каршы алдылар. Үз районнары турында шигырьләр сөйләп, кунакларның йөзендә ихлас елмаю балкыттылар. Агач бина элек контора булган, 2000 нче елларда аны башлангыч мәктәп итеп үзгәрткәннәр. Ел саен биредә косметик ремонт уздырыла, быел әйбәт, җылы санузел барлыкка килгән. Класслар зур түгел, әмма балаларга җитәрлек, элек биредә өч кенә класс булган, хәзер дүртенчесен өстәгәннәр.

    Моннан соң авыл җирлеге кунаклары Закировлар гаиләсенә килделәр. Аларның сарайларында тугыз баш мөгезле эре терлек күшәп тора. Гаи-лә сөт сату буенча зур булмаган бизнес башлап җибәргән. Сыерлар хуҗасы Лилия Закирова сүзләренә караганда, бу җиңел эш түгел. Әмма балалары үсеп килә, алар кул астына керә.

    - Без ирем белән 22 ел бергә яшибез. Без өйләнешкәндә үк аның бер сыеры бар иде, без аларны арттыра башладык. Моңа кадәр мин 12 ел фермада сыер савучы булып эшләдем. Хәзер ферма үз өебездә. Авыл җирлегендә моның ка-дәрле мал асраучылар бары без генә.

    Аннары кунаклар авыл остасы Җәлил Вилданов мастеркоена күз салдылар. Бу мастерской да, кибет тә. Стеналарга уеп-бизәкләп ясалган агач әйберләр эленгән, агач мебель, сандыклар куелган, зал уртасында - эш кораллары. Һавадан, борыннарны кытыклап, яңа юнылган агач исе килә, бөтен нәрсәдә иҗат рухы сизелә.

    - Урын җитеп бетми инде, әлбәттә, - дип зарлана Җәлил Габделхак улы. - Эшләгән әйберләрне куяр өчен күргәзмә залы булса, әйбәт булыр иде, килүчеләр дә тузан һәм пычкы чүбенә буялмаслар иде.

    Мастерской хуҗасы кунакларга бик матур бизәкләр төшерелгән агач сандык бүләк итте.

    - Мин агач эше белән мәктәп тәмамлагач ук кызыксына башладым, - дип уртаклашты безнең белән Җәлил Вилданов. - Бизәкләп ясаучы рәс-сам һөнәренә укып чыктым. Өйләндем, улым белән кызым бар.
    Улым да укыды, миңа мастерскойда булыша: бик әйбәт булдыра ул, кайбер әйберләрне мин-нән дә яхшырак ясый.

    Агач эшләре остасы мастерскоеннан чыкканда яраткан шөгылең булу ничек әйбәт бит, дип уйлап куйдым. Агач эшеме ул, мал-туар караумы, әллә кечкенә генә кибет тотумы - монысының әллә ни әһәмияте юк. Беркемгә дә бәйле булмыйча, буйсынмыйча гына үзеңә яшәү өчен кирәкле акчаны җаның теләгән эш белән шөгыльләнеп табуы һәм бу мавыгуың белән үзең яшәгән тө-бәккә дан китерү шәп бит.

    Узган Авыл көне анда яшәүчеләр өчен генә түгел, җитәкчеләр өчен дә мөһим. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әйт-кәнчә, мондый очрашулардан соң проблемалар һәм җитешсезлекләр аермачык күренә башлый. Аннары, барлык плюс һәм минусларны исәпкә алып, барысын да бергәләп хәл итәргә була.

    - Менә бүген без мәдәният йортында җыелдык, ә бит әле ул күптән түгел генә җимерек хәлдә иде. Әмма Ходай Тәгалә акча бирде, һәм без аны ремонтлый алдык. Кайбер нәрсәләрдә без булышабыз, нәрсәнедер халык үзе эшли. Бездәге халык - бик җаваплы, тату һәм көчләреннән килгәннең барысын да эшләргә тырышалар, - диде ул.

    Авыл җирлегенә иганәчеләр еш булыша, кешеләр аларга моның өчен бик рәхмәтлеләр. Шундыйлар арасында Марат Җаббаров, Газинур Сафин, Рәшит Борһанов, Илдар Гыйниятуллин, Рамил Галәүтдинов бар. Алар ярдәмендә авылда яңа объектлар барлыкка килә, булганнарына ремонт ясала.

    Тырышлык, максатчанлык һәм туган ягыңны ярату бәрабәренә күп нәрсә-ләргә ирешергә мөмкин һәм Иске-Казан авыл җирлеге - моның ачык мисалы.

    Безнең белешмә

    Авыл җирлеге Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 30 километр ераклыкта Казансу ярында урнашкан. Җирлек составына Коркачык, Татар Әйшәсе, Камаево, Татар Урматы, Кызыл Күл, Югары Ия, Рус Урматы авыллары керә. Җирлектә 1100 дән артык кеше яши.

    Иске-Казан авыл җирлегендә тиңдәше булмаган тарихи-мәдәни, археологик һәм табигый объектлар бар. Алар хәзер Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгының (ИКГМЗ) саклана торган зонасына керәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: