Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • КАЕНАНАМ – АЛТЫН БАГАНАМ

    Бу язмамны инде мәрхүмә булган каенанам - Зәйтүнә Зиннәт кызы Габитова истәлегенә багышлыйм. Мин 1988 елның җәендә Мәмдәл авылына, каенанам йортына, аның төпчек улына кияүгә чыгып, 13 кешеле зур гаи-ләгә аяк бастым. Үзем Олы Битаман авылында туып үстем. Без каенанам белән 24 ел бик тату гомер кичердек, Аллага шөкер. Чөнки...

    Бу язмамны инде мәрхүмә булган каенанам - Зәйтүнә Зиннәт кызы Габитова истәлегенә багышлыйм.
    Мин 1988 елның җәендә Мәмдәл авылына, каенанам йортына, аның төпчек улына кияүгә чыгып, 13 кешеле зур гаи-ләгә аяк бастым. Үзем Олы Битаман авылында туып үстем. Без каенанам белән 24 ел бик тату гомер кичердек, Аллага шөкер. Чөнки каенанам гади генә авыл хатыны булуына карамастан, югары белем алганнардан да зирәгрәк, акыллырак, тапкыррак иде, ул үз фикерләрен кирәк чакта матур итеп әйтә белүе белән аерылып торды. Киң күңелле, кунакчыл, ярдәмчел, якты йөзе, тәмле сүзе белән кешеләрне үзенә җәлеп итте. Минем өчен ул яшәү дәверендә бик якын дустыма, сердәшемә әверелде. Без аның белән мин эштән кайткач, бер-берсен сагынып көтеп алган якын дуслар кебек, өстәл янында 1-2 сәгать буе серләшеп-сөйләшеп, чәй эчеп утыра идек. "Мин үлгәч, мине сагыначаксың әле син", - дия иде. Дөрестән дә, бик сагынам, юксынам үзен. Ярый әле, төшләремә кергәли, андый көнне кош тоткан шикелле, күтәренке кәеф белән уянам. Сагынуларым беразга басылып тора.
    Тормыш булгач, ир белән хатын арасында аңлашылмаучылыклар чыккалый, савыт-саба шалтырамый тормый инде ул. Гомерне бер-береңә авыр сүзләр әйтмичә, тәмсезләнмичә генә үткәрә белергә кирәк. Әнкәйнең безнең өчен кылган изгелекләре, яхшылыклары иксез-чиксез. Күп күр-мәде, күп ишетмәде, ирем белән икебезнең арабызга кереп, мөнәсә-бәтләребезне чуалтмады, киресенчә, кирәк вакытта алтынга тиң акыллы киңәшләрен биреп, безне тигезләп, көйләп торды. Шулай бервакыт яшьрәк чакта, иптәшем белән сүзгә килгәннән соң, мин туган йортыма кайтып китәргә җыенып йөрим. Шунда каенанам миңа: "Үзеңә ир табылыр, һичшиксез, ләкин балаларыңа ул үз әтиләре булмый бит, үги әти була, әле монда мин бар, балаларыңны караучы, ярты эшеңне эшләшүче. Тагын бер тапкыр уйлап кара әле, Филсинә", - диде. Әйе шул, каенанам бик дөрес әйтә бит, дип уйладым да, китмәскә булдым. Ул мине аңлый белә иде, чөнки ул үзе дә яшь чагында килен булып, каенана белән яшәгән. Ә мин аны тыңлый белә идем, без һәрвакыт уртак тел табып, бер-беребезне аңлап, ихтирам итеп яшәдек, Аллага шөкер. "Начар торсак та үтә гомер, әйбәт торсак та үтә, әйбәт торуга ни җитә, тирә-юньдәгеләрне көн-ләштерерлек, сокландырырлык итеп, әйбәт, матур яшик", - дия торган иде каенанам.
    80 яше тулгач, әнинең сәламәтлеге бик нык какшады, инсульт кичерде, хәтере начарайды, бала акылы керә башлады - кыскасы, организм тәмам тузган, эштән чыккан. Шулай булмый хәле юк, бик күпне күргән каенанам, сугыш хәлләрен, ачлыгын-юклыгын... 18 яше тулгач, кияүгә сорап килгән кешегә: "Абый, мин сезгә түгел, сыерыгызга кызыгып кияүгә киләм, ичмасам, шул сыерны савып, тамагым туйганчы сөт эчәрмен", - дип әйттем, дип сөйли иде каенанам.
    Безнең тарафтан кадер-хөрмәт, тәрбия көчле булгангадыр - 84 яшькә кадәр яшәде әни. Соңгы елларда аны мин көйләп, җайлап тордым, даруны да минем кулдан гына эчте. Мин дә әнкәй исән чагында кулымнан кил-гәнчә яхшылыкларымны эшләргә тырыштым. Өс-башын чиста йөрттем, тәмле ризыкларымны пешереп ашаттым, якты йөземне, тәмле сүземне җәлләмәдем. Олы кешегә иң мөһиме - якты йөз, тәмле сүз җан азыгы.
    Минем каенанам бик дини иде, бөтен гомере буе Ходай Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып, җомга саен белгәннәрен укып, картаеп авырый башлаганчыга кадәр, һәр елны ураза тотып яшәде. Күршебездә ялгыз яшәгән Фәсәхәт апа Галиеваны каенанам белән бергәләп тәрбияләдек, көненә 2-3 тапкыр өенә кереп, ашата, карый идек. Фәсәхәт апа ирсез, баласыз, ялгыз карчык иде. Авылда туганы юк. Казаннан туганнан-туган тиешле сеңлесе - Вәсилә апа айга бер кайтып карап китә иде. Фәсәхәт апа урын өстендә 2 ел ятты. Фәсәхәт апа каенанама беркем түгел, күрше генә, ә ул аны якын кешеседәй тәрбияләде. Шуннан да күренә каенанамның олы йөрәкле, киң күңелле, авыру кешегә битараф кала алмаучы, ярдәмчел, әйбәт кеше икәне. Мин эштә чагымда ул караса, эштән кайткач мин керә идем.
    Шулай бервакыт каенанам Фәсәхәт апаны карарга дип кереп барганда, олы юлдан пачкалы, кәгазе дә ертылмаган бик күп акча табып ала. Башта ул аны сигарет кабы дип уйлый, аягы белән тибеп җибәргәч, аның авыррак икәнен тоя, иелеп караса - бер пачка акча. Шуннан миңа әйтә: "Миңа бу акчаның хуҗасын табып бир, үзем аңа тапшырам. Сезгә бик кирәктер үзе бу акча, аңлыйм хәлегезне, ләкин минем теге дөньяга барыр вакытым җитте, анда минем җавап бирәсем бар, Ходай Тәгалә барысын да күреп, белеп тора", - диде. Шулай дигәч, миңа акча хуҗасын эзләргә туры килде. Ул вакытта безнең авылга творог сатып алырга бер грузин килгәли иде, акчаны ул югалткан икән. Ул да әйбәт кеше булып чыкты, акчаның өчтән берен безгә бүләк итеп калдырып китте.
    Мин шул вакытта каенанама: «Мөгаен, синең урының җәннәттә булыр: кеше хакын алмыйсың, кеше өлешен ашамыйсың, кешене кычкырыштырмыйсың, ураза тотасың, көчеңнән килгәнчә изгелекләр эшлисең», - дигән идем. Аның күңеле булып, елмаеп куйды. Төшемә дә бик матур булып керә, ак яулыктан, ак күлмәктән, тәсбихен тартып утыра. Йөзе бик канәгать. Елмаеп тора. Тәгаен җәннәткә эләккән минем каенанам, Аллага шөкер.
    Миңа бик еш: "Каян малай тапканмын да, каян минем бәхеттән син килгәнсең килен булып. Ходай Тәгаләдән сорадым, шуңадыр", - дия иде.
    "Яшь чакта рәхәт гомер кичермәдем, бөтен рәхәт гомеремне картаймыш көнемә, синең белән гомер итәргә калдырган икән, миңа кылган, эшләгән изгелекләрең, үзеңә кире кайтсын, бер түгел, мең рәхмәт сиңа, бөтен калган гомерең буена рәхәт, бәхетле, тигез гомер кичер, балаларыңның изгелекләрен күреп яшә, хыялларың тормышка ашсын, миннән хәер-фатыйха сезгә", - диеп әйтә иде каенанам. Бу сүзләрне тыңлап тору миңа бик күңелле, рәхәт иде.
    Минем каенанам шикелле әйбәт, яхшы кешеләр җир йөзендә күбрәк булса иде, юк шул, андыйлар йөзгә, меңгә берәү генә буладыр. Мин бик бәхетле аның белән бергә 24 ел гомер итеп калуым белән. Аның үзенең дә 3 кызы бар, бүгенгесе көндә һәркайсы үз тормышлары белән яшиләр. Кызлары да миңа: "Әни сине безгә караганда да якынрак күрә", - дияләр иде.
    Соңгы елын яшәгән вакытта икебез дә сизәбез, беләбез әнкәйгә үлем якынлашканын. Ул үзе дә: "Филсинә, мин быелдан да калмам инде, эчке тоемлавым белән сизәм, миңа вакыт җиткән.
    Мин соңгы сулышымны алганда да авызыма суны син сал, коры көе китмим тагы теге дөньяга, иң якын кешем минем өчен син", - диде.
    Урын өстендә дә озак ятмады, нибары бер ай ятып, бакыйлыкка күчте.
    Әгәр адәм баласына, ягъни безгә, кешеләргә, ике гомер бирелсә, мин һич икеләнүләрсез икенче гомеремдә дә каенанам белән иремне сайлар идем.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: