Иң элек тирә-юньне чистарт, аннан - өеңне
Тиешле булмаган урыннарда көнкүреш калдыкларын, төрле чүп-чар калдыру авыл җирлегендә яшәүчеләрне генә түгел, Биектау муниципаль районы җитәкчелеген пошаманга салган, борчыган актуаль мәсьәлә.
Кайбер ваемсыз гражданнар үзләре кайда тели, шунда чүп-чар калдырып китә. Авыл җиренең һәр почмагына видеокамера куеп булмый шул. Ташлый торган кеше үзен тапмаячакларын белеп эшли. “Җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләнмәгән җирдә чиста”, - ди халык мәкале. Мәкаль бик дөрес булса да, тормышта һәрвакыт, һәр җирдә андый принцип эшләми шул.
Чүп-чар ташланган урыннар районда, әлбәттә, юкка чыгарылып бара. Бу эштә төрле административ чаралар ярдәм итә. Яңа гына барлыкка килгән чүп-чар өеменең кем тарафыннан ташланганын белү күпкә җиңелрәк. Районның административ-техник инспекциясе яңа чүплекләрне ачыклау буенча рейдлар уздыра. Чираттагы рейдта безнең редакция хезмәткәрләре дә булып кайтты.
Чүп-чар эзләп, ерак барасы түгел. М-7 автомобиль трассасы буендагы урман полосасында җиһаз калдыклары ташлап калдырганнар. Без шунда юнәлдек. Инспекция хезмәткәрләре фаразлавынча, кемдер өендә ремонт ясаган һәм иске диван, шкафларыннан шулай арынырга теләгән. Иске җиһазлар янында төзелештә кулланыла торган материалларның буш савытлары, төзелеш калдыклары да ята. Өендә чисталык, матурлык ямь тудырам дип, тирә-юньне, үзе яши торган җирлекне пычратучы кешенең күңеле, намусы нинди икән? Кызганыч, бу очракта закон бозучыны табу, гомумән, мөмкин түгел. Һәрхәлдә Биектау район административ-техник инспекциясе башлыгы Раиль Минһаҗев безгә болай дип аңлатма бирде: “Кайбер очракларда без чүп-чар ташлаучыны бик җиңел генә табабыз. Төзелеш оешмалары ташлаган калдыклар арасына еш кына рәсми документлары да килеп эләгә. Шул документлар буенча тәртип бозучы юридик затлар табыла. Ә инде шәхси затларга килгәндә, күп очракта Дәүләт автомобиль инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, видеокүзәтү системасыннан чүп ташлаган машиналарны табабыз. Соңгысын табу бик кыенга туры киләчәк. Чөнки урман полосасы Биектау районы белән Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы чигенә урнашкан. Мондый урыннар иң проблемалы урыннардан санала. Чүп-чар төягән машинаның кайсы яктан килгәнен ачыклау мөмкин булмаячак. Алар урманга керәләр дә, бернинди тоткарлыкларга юлыкмыйча, чүп-чарны ташлап калдыралар. Бу очракта закон бозган кеше Биектау районыныкы булмаска да мөмкин”.
Әмма закон бозган кеше өчен башкалар җавап бирәчәк. Урман полосасы кем балансында – шул җавап тотачак. Шәхси затмы ул, юридик затмы – закон каршында барысы да бер. Әгәр инде чүп ташланган урын муниципаль җирлеккә карый икән, инспекция шул муниципаль җирлек башлыгына беркетмә язып бирә. Беркетмәдә бер-ике атна эчендә легаль булмаган чүплекне юк итәргә кирәклеге языла. Әгәр закон бозу очрагы вакытында үтәлми икән, җирлек территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә ТР КоАП 3.6 мәддәсендәге 1 өлеше буенча штраф салыначак.
Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 мәддәсе нигезендә, кайбер очраклардан тыш, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу гражданнарга 2 000 нән 3 500 сумга кадәр; вазифаи затларга – 15 000 нән 20 000 сумга кадәр; юридик затларга 100 000 сумнан 200 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Тыелган урыннарга чүп-чар ташлау очракларын ачыклау рейдлары административ-техник инспекция тарафыннан көн саен уздырыла. Бүгенге көндә әлеге рейдларга полиция хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Алар да үз, вазифаларыннан чыгып, закон бозучылар белән көрәшә. Биектау районының административ-техник инспекциясе тарафыннан уздырыла торган мондый рейдлар район җирлегендәге күп кенә чүп өемнәрен юкка чыгарырга ярдәм итте. Агымдагы елда уздырылган экологик икеайлык вакытында гына да 200 гә якын чүплек юк ителде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Биектау районы «Экояз» бәйгесендә шәһәр тибындагы муниципал районнар арасында җиңеп чыкты. Чүп-чарны тиешсез урыннарга ташлап, тирә-юньне пычратучы затлар да матурлык, чисталык турында уйласалар, без яши торган мөхит тагын да ямьлерәк, нурлырак булыр иде.
Галия ИЛЬДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев