Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Иминлекнең нигезе – киеренке хезмәт

    Авыл җирлекләрендәге гражданнар җыеннарында уртага салып сөйләшенә торган төп темалар - авылларны төзекләндерү, юллар ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары. Узган атнада Олы Битаман авыл җирлегендә булган җыелыш та нәкъ шундый юнәлеш алды. Гадәт буенча анда муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар...

    Авыл җирлекләрендәге гражданнар җыеннарында уртага салып сөйләшенә торган төп темалар - авылларны төзекләндерү, юллар ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары.

    Узган атнада Олы Битаман авыл җирлегендә булган җыелыш та нәкъ шундый юнәлеш алды. Гадәт буенча анда муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.

    Узган елда башкарылган эшләр турындагы отчет белән Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова чыгыш ясады.
    Авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешенең яхшырып китүенә нигездә шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы хезмәт булышлык итә. 2014 елда биредә шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 6229000 сумлык 20 кредит алганнар. Бу моннан алдагы ел белән чагыштырганда 2 кредитка күбрәк. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелмаган, киресенчә, савым сыерлары саны 13 башка арткан.
    Авыл кешеләре авыл хуҗалыгының башка тармакларында да бизнес белән шөгыльләнәләр. Рөстәм Садыйковның, мәсәлән, үз пилорамасы, 100 дән артык умартасы бар, туризм юнәлеше буенча да эш башлап җибәргән. 30 танага исәпләп, ферма сала. Авыл халкы сәүдә кагыйдәләрен бозуга, ялган аракы барлыкка килү очракларына, хокук тәртибе бозылуга, бәйсез этләр йөрүгә һичничек тә бита-раф кала алмый. Җые-лыш барышында аларның барысы турында да сүз кузгатылды.

    Соңгы берничә елда авылларыбызның йөзе күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә башлады. Урамнар, чишмәләр, зиратлар төзекләндерелә, матур-матур коймалар тотыла, капкалар, чәчәк түтәл-ләре ясала. Олы Битаман авыл җирлегендә дә нәкъ шулай. Җәй айларында шәхси хуҗалыклар берсеннән берсе уздырып, матурлык һәм ямьлелек өчен көрәштеләр. Кышын исә Яңа елга кемнең өй тирәсен иң шәп итеп бизәгәнен ачыклау өчен көч сынашу башлана. Конкурста капка төбенә кардан кечкенә шәһәрчек төзеп куйган Идрисовлар җиңә. Аларга 1 нче урын бирелә.

    - Районыбыз 27 федераль һәм төбәк программасында катнаша, безнең авыл җирлеге шуларның 4 се буенча эшли, - дип хәбәр итте халыкка Рушания Галимҗанова. - Болар - "Чиста су" программасы, авыл юлларын ремонтлау, үзара салымга өстәмә финанслау һәм шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары. Без, ярдәм күрсәткәннәре өчен, республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтлебез. 2014 елда үзара салымны бер кешегә 100 сум исәбеннән чыгып, барлыгы 76390 сум җыйдык. Хөкүмәт аңа 305560 сум өстәде. Әлеге акчага без Олы Битаман, Кече Битаман, Бикнарат һәм Ювас авылларында урамнарның бер өлешен ремонтладык.

    2015 елда үзара салымны 200әр сумнан җыялар. Җыелган акчага Олы Битаманда - мәктәпкә, Бикнаратта - мәчеткә, Юваста һәм Кече Битаманда үзәк урамнарда юллар төзүгә тотылачак. Тиешле сумманың 60 проценттан күбрәге җыелган да инде.
    Һәр авылда мәчетләр эшләп тора, муллалар һәм абыстайлары - авылдашлар арасында абруйлы кешеләр. Мөселманнарның барлык бәйрәм-нәре билгеләп үтелә. Халыктан җыелган акчага Олы Битаман мәчетенә ярымай куйганнар. Кешеләр мәчеткә бик теләп йөриләр. Мәдәният йортларында һәм клубларда истәлекле көннәргә һәм бәйрәмнәргә кызыклы, эчтәлекле чаралар оештырыла. Аларда мәк-тәпләр, авыл учрежде-ниеләре коллективлары актив катнаша.

    Узган ел иске биналардан котылу елы дип игълан ителгән иде. Бу эш быел да дәвам иттереләчәк. Юваста шундый ике йорт булган, хәзер икесе дә хуҗалы. Тагын хуҗалык тегермәне тора. Бикнаратта да ташландык йортны сатып алганнар, җәй көне монда ремонт эшләре башланачак. Олы, Кече Битаманда да тузган йортлар хуҗалы була бара.

    - Безнең авыл җирлегендәге халык бик актив, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. - Район газетасына язылу буенча безнең почта бүлекчәсе районда 2 нче урынны алды. "Биектау" радиосын тыңлыйбыз, җирле телевидение тапшыруларын карыйбыз.
    Рушания Абдулла кызы шулай ук Җиңүнең 70 еллыгына, районның 80 еллыгына әзерлек чаралары турында да сөй-ләде. Авыл җирлегендә Мактау такталары урнаштырылачак, анда авылның иң абруйлы 8 кешесенең фотосурәтләре булачак. Авыл җирлеге башлыгы уздырылган чараларда, сайлауда, өмәләрдә, хәйрия акцияләрдә актив катнашканнары өчен авылдашларына рәхмәт белдерде. Ул планлаштырылган эшләргә, төзекләндерү, юллар ремонтлау, авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту буенча ниләр эшләнәчәгенә аерым тукталды.

    Муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җыелучылар алдында чыгыш ясаганда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, төзекләндерү, ремонтлау һәм төрле программаларда катнашу буенча җирлекнең әйбәт эшләвен билгеләп үтте. Җыелышта катнашучыларны социаль-икътисадый үсеш буенча районда башкарылган эш белән таныштырды, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән активрак һәм кыюрак шөгыльләнергә чакырды.

    Җыелыш азагында битаманлылар район оешмалары җитәкчеләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Сорауларның күпчелеге электр баганалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен саву аппаратлары, авылларда умарталарны карау кагыйдәләре, авылларда төзекләндерү эшләрен дәвам иттерүгә кагылышлы булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: