Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Җиңү насыйп булсын сезгә

    15 февральдә Шәпше мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона турына йомгак ясала. Анда республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Питрәч, Теләче районнары катнаша. Бәйге 10 номинациядә уза: "Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", Хатын-кыз - галимә", "Язмышым - һөнәрем", Хатын-кыз -...

    15 февральдә Шәпше мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона турына йомгак ясала. Анда республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Питрәч, Теләче районнары катнаша.
    Бәйге 10 номинациядә уза: "Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", Хатын-кыз - галимә", "Язмышым - һөнәрем", Хатын-кыз - җитәкче", "Хатын-кыз - эшмәкәр", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Өлкән яшьтәге герой".


    Валерия Чугунова

    Республика бәйгесе, иң беренче чиратта, иҗтимагый тормышның һәр тармагында зур уңышларга ирешкән гүзәл затларыбызны халыкка күрсәтү һәм танытуны максат итеп куя. Актив тормыш рәвеше алып баручы гүзәл затларыбызның җәмгыятьтә тоткан урынын, фидакарь хезмәтен күрсәтүче мәртәбәле бәйге ул.
    "Өлкән яшьтәге герой" номинациясе буенча Айшә авылы халкы үзләренең яраткан авылдашлары, хөрмәтле Әлфия апа Хәлилованы тәкъдим иткәннәр. Тормыш һәм язмыш авырлыкларын зарланмыйча лаеклы кичә белгән Алфия апа бүген дә үзенең моңнары белән авылдашларын рухландырып яши. 85 яшьлек Әлфия апа авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Авылда бер генә мәдәни чара да аның тальян моңыннан башка узмый.
    Республика бәйгесендә ике номинация көчле иңен куеп, хатын-кызга терәк булып яшәүче ир-атлар өчен билгеләнгән. "Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат" номинациясендә мәрхәмәтле, миһырбанлы, чын күңелдән хәйриячелек белән шөгыльләнүче көчле ир-атлар ярыша. Бу номинациядә Биектау районын Олег Крымкин тәкъдим итә. Аның игелекле эшләре турында Казан арты халкы гына түгел, бөтен республика хәбәрдар. Аның ярдәме белән Коркачы урта мәктәбенең спорт мәйданчыгы төзекләндерелде һәм җиһазландырылды. Ул, шулай ук, ятим һәм инвалид балаларга, ярдәмчесез калган мохтаҗларга, өлкәннәргә һәрдаим булышып тора. "Кешеләрдән рәхмәт ишетүе рәхәт, сөенечле күз яшьләре аша әйтелгән рәхмәт сүзләре тагын да күбрәк изгелек эшләргә рухландырып тора," - ди Олег Крымкин.
    Ирләр арасында "Ир-егет- җитәкче" номинациясе буенча Биектау районын Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Ильшат Зиһаншин тәкъдим итәчәк. Монда ул 30 елдан артык яши. Авыл халкының нинди хаҗәтләр белән яшәгәнен, ни белән сулаганын белеп тора, авылның һәр кешесенә аның күңел җылытырлык сүзе бар. Ярдәм кирәк булса, халык аңа ялвара. Кире какмый ул. Җаен-әмәлен таба, һәрберсенә булыша, авыр вакытта киңәшләрен бирә, кайгысын уртаклаша. Соңгы елларда авыл үзе дә танымаслык булып үзгәрде. Кичләрен авыл урамнарын лампочкалар яктырта, юлларга асфальт җәелгән, мәдәният йорты төзекләндерелгән. Авыл халкы шатланып туя алмаслык гамәлләр эшләнгән. "Авылдашларым миңа туганнарым кебек якын. Аларга мин, кулымнан килгәнчә, барытик яхшылык кына эшләп торырга тырышам", - ди Ильшат Зиһаншин.
    Биектау районы бәйгедә үзен тәкъдим итәргә дип хуплаган кешеләрнең һәрберсе хакында аерым тукталып, озаклап сөйләп булыр иде. Араларында тормыш йөген бик озак тарткан ак яулыклы әбиләр дә, хатын-кыз дигән олы вазыйфага әле күптән түгел "керешкән" яшь ханымнар да җитәрлек. Без аларга мәртәбәле бәйгедә барытик җиңүгә ирешүләрен генә телибез.
    Инде унсигезенче тапкыр уздырылучы республика бәйгесе, иң беренче чиратта, иҗтимагый тормышның һәр тармагында зур уңышларга ирешкән гүзәл затларыбызны һәм ирегетләребезне халыкка күрсәтү һәм танытуны максат итеп куя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: