Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Эшкуарларга – ярдәм

    Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Эшмәкәрләр район икътисадына шактый зур өлеш кертә. Шуңа күрә, аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, үткән атнада район үзәгендә конференция булды. Чараның максаты аларның эшчәнлекләрен камилләштерү, Биектау районында кече һәм урта бизнесны барлыкка китерү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру иде....

    Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Эшмәкәрләр район икътисадына шактый зур өлеш кертә. Шуңа күрә, аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, үткән атнада район үзәгендә конференция булды.

    Чараның максаты аларның эшчәнлекләрен камилләштерү, Биектау районында кече һәм урта бизнесны барлыкка китерү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру иде.

    Конференциядә район җитәкчелеге, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Эшкуарлык ассоциациясе, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, банклар, район хезмәтләре вәкилләре катнашты. Шулай ук район эшкуарлары, предприятие һәм оешмалардан, сәүдә объектларыннан вәкил-ләр бар иде.

    Чараның башында район үсешенә өлеш керткән эшкуарлар билгеләп үтелде. Урыннарга чыгып, актив сәүдә итүне оештырган өчен, Арам Акопянга - Рәхмәт хаты, ТР территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көнен уздырганда актив катнашулары өчен, "Блюз" кафесы коллективына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

    Конференциягә җыелучылар алдында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Кечкенә генә булса да, үз эшең булуның файдалы икәнен, гаилә әгъзалары аны тагын да җәелдерү турында уйланса, беркемгә дә бәйле булмыйча, рәхәтләнеп яшәп буласын әйтеп:

    - Замана үзгәрә, бүген мөмкинлекләр гаять зур. Ләкин кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе төрлечә, чөнки төрлечә уйлыйлар һәм төрлечә эшлиләр. Дөрес итеп оештыра белгәндә, теләсә нинди бизнес бик тә табышлы була ала, - диде ул.

    Районда эшмәкәрлекнең торышы турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Дәү-ләтшин сөйләде. Аның сүзләренчә, бизнес елдан-ел активлаша бара, район икътисады өлкә-сендә эшләүче хезмәт-кәрләр күбәя, эшләп чыгарылган продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме арта.

    Сәүдә хәзер иң популяр өлкә булып санала: барлык эшкуарларның 43 процентка якыны шуның белән шөгыльләнә. 13,5 проценты эшкәртү производствосында эшли, 8,9 проценты фермер хуҗалыклары тота яки авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә, 9,4 проценты төзелеш алып бара.

    Районыбызда, җитештерү эшен җайга салып, сәнәгать продукциясенең күләмен арттыра алган оешмалар бар. Шундыйлардан "Поворотный круг", "Батыр", "Казаньсельмаш", Пластмасса эшләнмәләре заводы һәм башкаларны мисалга китерергә мөмкин.

    Яңа гына эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү өчен, бизнесны эшләтеп җибәрүнең башлангыч этабын сизелерлек җи-ңеләйтү мөмкинлеге бирә торган программалар бар.

    Айрат Дәүләтшин әйтү-енчә, терлек асраучы гаилә фермаларын үстерүнең республика программасы буенча агымдагы елда 3 гаилә фермасында төзелеш бара инде. Аларның икесе - мөгезле эре терлек симертү өчен, берсе - сарык фермасы. Программа гамәлдә булган 2 ел эчендә яңа гына эш башлаучы фермерлар 13 миллион сумлык 9 грант откан.

    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары халыкка шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен субсидияләнгән кредит бирүнең кече бизнеска зур ярдәм булып торуын да сөйләде. Соңгы 7 елда барлыгы 340 миллион сумлык 790 кредит алынган, аларның күп өлеше 2013 нче елга туры килә.

    ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллин конференциядә катнашучыларны ТР эшкуарларының иҗтимагый советы эше белән таныштырды:

    - Эшкуарлар - үзләре яшәгән җирлекнең икътисадын күтәрүче кешеләр бит, әлбәттә, ярдәм итәргә кирәк аларга.

    Ул республикабызда эшкуарларның берничә эре берләшмәсе булуын, аларның районнардагы кече һәм урта бизнес эшчәнлеген җиңеләйтергә тиешлеген әйтте. Мәсә-лән, оешмаларның вәкилләре район хакимияте башлыклары белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәләр һәм мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышалар, диде ул.

    Конференциядә чыгыш ясаган ТР Эшкуарлык үзәгенең бүлек начальнигы Лариса Парфенова залда утыручы эшкуарларга яңа гына эш башлаучы бик күпләргә файда биргән "Лизинг-грант" субсидияләү программасы турында сөйләде. Эшкуарлыкка ярдәм итү департаментының финанс-хокук консультацияләре бүлеге начальнигы Рәсимә Кашапова исә ярдәм программаларының барысы белән дә таныштырды.

    "Синтез-Сандра" ЯАҖ директоры Рафиз Иманаев предприятиенең 2013 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады. Эш климаты һәм иҗтимагый советның эше хакында ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Рәфыйк Шәйхетдинов сөйләде.

    Конференциядә шулай ук Иҗтимагый палатаның эшкуарлыкны үстерү буенча эшчәнлеге турында доклад белән - ТР Иҗтимагый палатасының җәмәгать төреме җитәкчесе Фәрит Сафин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлеге начальнигы Александр Молокин чыгыш ясадылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: