Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Чишмәләрдә- безнең тормыш

2016 ел- Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы. Cу- моҗиза ул. Ул үзенә күрә илаһи көч, җир-ананың сөйгән баласы. Районыбыз җиренд дә елга-чишмәләр, сулыклар байтак. Әлеге шифалы сулар белән Аллаһы Тәгаләбез безне сыйлаган. Шундый чишмәләргә бай авылларның берсе- Яңавыл авылы. Борынгы заманнарда бозлык чорында безнең якларда булган боз таулары Төньяк Көнбатышка...

2016 ел- Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы. Cу- моҗиза ул. Ул үзенә күрә илаһи көч, җир-ананың сөйгән баласы. Районыбыз җиренд дә елга-чишмәләр, сулыклар байтак. Әлеге шифалы сулар белән Аллаһы Тәгаләбез безне сыйлаган. Шундый чишмәләргә бай авылларның берсе- Яңавыл авылы.

Борынгы заманнарда бозлык чорында безнең якларда булган боз таулары Төньяк Көнбатышка таба шуышкан. Шуышып, җир өстендә зур тигезсезлекләр калдырганнар. Шуның нәтиҗәсе булып, Мәмдәл авылы зиратыннан башлап, Мари республикасының Ярамор авылына кадәр 15-17 км озынлыктагы Мыслы-Пизе таулары хасил булган. Җир кабыгын тирән итеп сыздырып киткән җир катламы җир өслегенә күп санлы чишмәләр калдырган. Авылыбыз эчендәге басуларда күп санлы чишмәләр шушы эшнең, ягъни бозлык чорының, нәтиҗәсе булып тора. Өчиле (хәзерге Яңавыл авылы) чишмәләре, Сәйфулла кәлләсе чишмәсе, Яңавыл эчендәге Чәмеш, Ат кизләве, Тимерче чишмәсе, Апсабаш авылындагы Хәнифә, Рәкыйп умарталыгы чишмәсе, Янык урманы янындагы Янык, Габдулла чишмәсе, Гайни, Мәмдәл хуторы чишмәсе. Томаланган чишмәләрдән: Хөсәен бабай һәм Өянкеле кое чишмәсе.

Авылыбыз янындагы башка бик күп төрле чишмәләр бүгенге көнгә кадәр урыннарында сакланган. Барлыгы 23ләп чишмә санала. Паровой болыны чишмәсе, Текмә ташлаган болын чишмәсе һ.б бар.

Санап кителгән чишмәләр барысы да агымнары белән Көньякка юнәлеп, Петьялка суына кушылалар. Бу Көньяк Кыйблага таба булган юнәлеш булып, авыл әби-бабайларының әйтүе буенча, "Яңавыл, Апсабаш авылы халкы юклык күрмәс дигән" риваять тә яши бүгенге көндә.

Химик составы, эчәргә яраклыгы ягыннан барлык чишмә сулары известь ташы аркылы чыгу сәбәпле, "каты" су булып исәпләнә. Көнкүреш өчен "катырак".

Хәзерге вакытта авыл халкы Чәмеш, Ат кизләвеннән, Хәнифә чишмәсеннән, Тимерче кизләвеннән эчәргә файдалана.

Суын эчеп файдалана торган чишмәләрне авыл халкы карап, чистартып тора. Ә югарыдагы әйтелгән томаланган чишмәләр басуларны ат белән эшкәрткәндә, атлар эчерү өчен файдаланылса да, хәзер басуларны ат белән эшкәртми башлагач, капланган.

Чишмәләргә исемнәрне чишмәләрне чистартып торучыларан (Сәйфулла кәлләсе, Тимерче, Хәнифә чишмәсе), ә кайбер чишмәләр, мәсәлән, Ат кизләве, Өянкеле кое чишмәсе, куллану максатларыннан алып исемләнгән. Монах урманыннан арырак Гайни чишмәсенеә исеме бик кызганыч хәлгә барып тоташа. Гайни исемле кыз, яратып йөргән Саттар исемле егеттән бәбигә уза. Мескен кызны чишмә чыккан җирдә Саттар үтерә. Шуннан бирле чишмә кызның исемен үзенә ала.

Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнеә берсе- су. Шуны истә тотып булса кирәк, авылыбыз аксакаллары элек урман белән капланып алган елга тирә-юненә, күл буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырышлы булган урынга нигезләнгәннәр. Авылыбыз чишмә-сулары безнеә горурлыгыбыз. Аларның чиста, "исән" булулары олы бер бурыч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев