Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Чарасызлыкны эш белән җиңәләр

    Һәркемнең дә кичектергесез рәвештә хәл ителүне таләп итә торган ниндидер мәсьәләсе була. Кемгәдер беренче чиратта балалар мәйданчыгы төзелү кирәк булса, икенче берәүнең өй каршында коймасы юк, ә кемдер чәчәк түтәле ясап кую турында хыяллана. Проблемаларның, әлбәттә, авыл юлларын тәртипкә китерү кебек катлаулылары да бар. Мәсьәләнең матди ягы бюджетка кагыла, ә...

    Һәркемнең дә кичектергесез рәвештә хәл ителүне таләп итә торган ниндидер мәсьәләсе була. Кемгәдер беренче чиратта балалар мәйданчыгы төзелү кирәк булса, икенче берәүнең өй каршында коймасы юк, ә кемдер чәчәк түтәле ясап кую турында хыяллана. Проблемаларның, әлбәттә, авыл юлларын тәртипкә китерү кебек катлаулылары да бар. Мәсьәләнең матди ягы бюджетка кагыла, ә ул, билгеле булганча, бөтен нәрсәгә дә җитми. Мондый чакта нишләргә, чарасызлык булып күренгән хәлдән ничек котылырга? Биектау районында мондый төшенкелекне үзара салым программасы белән "җиңәләр".

    2013 елда авыл җирлекләрендә беренче тапкыр референдумнар уза, анда халыкка район үсеше өчен елына бер тапкыр биреләсе сумманы үзләренә билгеләргә тәкъдим итәләр. Эшне йөз сумнан башлыйлар. Үзара салым программасы буенча җыелган сумма Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән дүрт тапкыр арттырылып кайтарыла. Шулай итеп, беренче елны һәр авыл җирлегенә үз ихтыярлары белән бирелгән салымнан 900 мең сумлап акча килә. Иң беренче эш итеп зиратларны тәртипкә китерергә кирәк - бер-берсе белән алдан килешенмичә, барлык авыл кешеләре шундый карарга киләләр.

    Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов менә нәрсәләр сөйләде:

    - Бюджетта зиратларны төзекләндерүгә акча күздә тотылмаган, шунлыктан без эшне койма тотудан башларга булдык. Бу бит беренче чиратта гүр ияләре булган ата-бабаларыбызны хөрмәт итүне аңлата. Кешеләр ялламадык, үзебез эшләдек. Бөтен акча койма тоту өчен әйбәт материал алуга китте. Дөбъяз авылында беренче елны ук чишмәне тәртипкә китердек. Хәзер бирегә су алырга гына түгел, ял итәргә дә киләләр. Чишмәнең әйләнә-тирәсен, аның янына бара торган юл-сукмакларны төзекләндердек.

    2013 елда Биектау районына үзара салым программасы буенча 15 млн. сум тирәсе акча килә. Бу акчага юлларга вак таш җәелгән, балалар өчен уен мәйданчыклары алынган, йорт тирәләрендәге коймалар ремонтланган, урамнарны яктырту җайга салынган, зират коймалары тәртипкә китерелгән, юллар ремонтланган, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар алып куелган, контейнер мәйданчыклары әйләндереп алынган, зират территориясендәге агачлар киселгән, тукталыш павильоннары алынган.

    - Үзара салым программасының төп нәтиҗәсе - авыл кешеләре инициативасы. Без Биектау районын алга җибәрү кебек уртак эшебездә ярдәм кулы сузган битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәтле. 2013 ел белән чагыштырганда алар 2014 елда үз акчаларын күбрәк бирделәр, кайбер авылларда бу сумма икеләтә артты. Димәк, без үз ягыбызны тагын да матуррак, тагын да уңайлырак итә алабыз, - дигән фикердә Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова.

    - Мин гомер буе шушында яшим, менә 64 ел булды, - дип сөйләде Бөреле җәнлек совхозы поселогында яшәүче Татьяна Фролова. - Мәктәптә укыганда утырткан агачларның кәүсәләренә хәзер колач җитәрлек түгел. Мин гел актив булдым. Рәисебез Таһир Баһаветдинов үзара салым программасы буенча район үсешенә акчалата ярдәм итәргә кирәк, дигәч, берсүзсез ризалаштым. Пенсионер булсам да, акчасы әллә ни күп түгел, ә авылга файдасы зур! Әле узган ел гына өй янындагы койма бигрәк искергән, яңасын корып куясы иде, дип уйлап йөргән идем. Бу фикерләремне Таһир Хәйдәр улы белән уртаклаштым. Күрәсең, болай уйлаучылар бер мин генә булмаганмын. Менә хәзер карагыз инде - безгә нинди матур койма тотып куйдылар. Матур бит? Мондый ук булыр дип тә хыялланмаган идек!

    Без барыбыз да салым түлибез, әмма күпчелек үзен сүзнең туры мәгънә-сендә салым түләүче дип хис итми. Эшләүчеләр НДФЛ дип атала торган шактый зур суммалар түлиләр. Әмма акчалар: а) кешенең үзенең катнашыннан башка (кассадамы яки картагамы - акча 13% чигерелеп килә); б) бюджетка иясенең кем булуы билгесез булып китә. Үзара салымга килгәндә исә һәр кеше үз кесәсеннән акчаны нәрсәгә тотылачагын белеп чыгара. Власть белән халыкның үзара ярдәм итешүе, бердәм хәрәкәте башлана. Кешеләрнең акчаның һәр сумының кая сарыф ителгәнлеген белеп торасылары килә. Ә авыл җирлекләре башлыклары үзләренең икътисад үр-нәген төзиләр һәм, мич башыннан күрсәтмәләр биреп ятуның эшне, җиң сызганып, бөтен кеше белән бергәләп башкаруга караганда күпкә кыйм-мәткә төшәчәген аермачык аңлыйлар. Үзара салым мөһим һәм кирәкле эшкә - халыкның гражданлык активлыгын арттыруга хез-мәт итә. Димәк, җирле үзидарә органнарыннан инициатива күбрәк булачак һәм дәүләткә тәкъдим ителгән программаларның иң яхшыларын хупларга, өметләндерергә генә кала.

    Үзара салым программасы Биектау районында әле беренче адымнарын гына ясаган вакытта иң зур һәм авыр хәл ителә торган проблема каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыкларын әзерләү һәм зиратларны тәртипкә китерү була. Нибары бер елда авыл җирлекләре көнкүрештәге җитешсезлекләрне бетерүдән авылда заманча технологияләрне үз-ләштерүгә кадәр алга таба зур адым ясый алалар. Бөреледә, мәсәлән, үзара салым акчасына киләсе елда урамнардагы иске яктырту җиһазларын алыштырып, энергияне янга калдыра торган яктырткычлар куярга планлаштыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: