Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау районы «Ватан геройлары вахтасы»н кабул итте

«Ватан геройлары вахтасы» бөтенроссия проекты кысаларында Биектау районына Россия Федерациясе Герое, хәрби врач, медицина хезмәте подполковнигы Владимир Белов килде.

Ул районның берничә мәктәбендә булып, балаларга батырлык дәресләре үткәрде. Герой укучылар белән  үзенең  батырлыгы,  хис-кичерешләре, күргәннәре белән уртаклашты.

Владимир Беловның Татарстанга беренче генә тапкыр килүе.  Биектау районында күргәннәре аны таң калдырды. Ямаширмә авылы урта мәктәбе музеена кергәч герой мондагы тарихи экспонатларга соклануын яшерә алмады. Ул авыл музеенда яшь буынның үз Ватаны тарихын, аның  геройлары турында хәтерне бөртекләп барлап, күз карасыдай саклап, килер буыннарга тапшыру тәҗрибәсенең асыл үрнәген күрде. Ул балаларга пыяла астындагы экспонатлар турында яңа мәгълүматлар да бирде.

Герой белән очрашу мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Владимир Белов белән бергә очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы тагын ике хәрби дә килгән иде. Яшь армиячеләр, яшүсмерләнең «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы  әгъзалары  геройларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Очрашу җылы атмосферада барды. Укучылар, үз чиратында,  туган авылларында яшәүче һәр кеше һәм бүгенге көндә хәрби операция зонасында көрәшүче якташлары турында тәфсилләп сөйләделәр. Балалар  Бөек Ватан сугышында катнашкан, Әфганстан Республикасында үзләренең интернациональ бурычын үтәгән, Чечен Республикасында канлы бәрелешләрдә үзен аямыйча көрәшкән якташлары белән чиксез горурлануларын яшермәделәр.  Илебез азатлыгы, аның чикләре иминлеге өчен гомерләрен дә корбан иткән геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  

Мәктәпнең «Яшь армиячеләр» отряды командиры Миләүшә Кәлимуллина

геройларны кабул итү, алар белән очрашу мәктәп өчен зур мәртәбә икәнлеген билгеләп үтте.

“Аларның батырлыклары безнең өчен үрнәк булып тора, - ди Ямаширмә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Миләүшә Кәлимуллина. – Гомумән, махсус хәрби операция темасы илебездә яшәүче һәркем өчен бик авыр тема. Йөрәктә тынгылык юк. Яу кырында барган бәрелешләр, неофашистлар белән көрәшүче солдатларны күрсәм дә авыр булып китә. Без якты, җылы өйләрдә, мәктәпләрдә булган вакытта алар салкын окопларда ятарга мәҗбүр, без җылы, тәмле ризык ашаганда алар  авызларына бер тәгам ризык та капмыйча  дошманнарга каршы сугыша. Әсирлеккә төшкән солдатлар бигрәк тә кызганыч. Аларга карата булган хисләремне җиткерергә сүзләр дә табып булмый”.

Кыз үзенең яшь армиячеләр активисты булуы белән горурлана. Отряд белән алар хәрби операциядә көрәшүче якташларына гуманитар ярдәм әзерләүдә дә катнашалар. Миләүшәгә  хәрби кием бик тә ошый икән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз хәрби врач булырга хыяллана.

“Яралы хәрбиләрне үлемнән йолып каласым килә, аларны тормышка кайтарып, яшәргә дәрт уятасым килә.  Мәктәптә мин, яшь армиячеләр активисты буларак, төп игътибарны патриотик рухтагы темаларга юнәлтәм. Укучыларда  да ватанпәрвәрлек рухы уятырга телим”, - ди Миләүшә Кәлимуллина.

Очрашу ахарында Владимир Белов  балалар белән ачыктан-ачык сөйләшүгә күчте. Ул  укучыларга хәрби хәрәкәтләрдә генә түгел, тыныч тормышта да батырлык эшләүнең мөһимлеген аңлатты. Балалар геройдан аның балалык чоры, балачак хыяллары, охшарга теләгән геройлары турында сораштылар. Герой барлык сорауларга да кызыклы итеп җавап бирде.

“Мин кайчандыр Татарстанны үзәктән ерак аерым бер республика итеп күз алдыма китерә идем. Соңыннан аңладым инде: Татарстан – Россиянең үзәге икән.  Мин бүгенге күргәннәремнән, бүгенге очрашудан зур канәгатьлек алдым.  Балаларның чиста күзләрендә очкын балкый. Һәр мәктәптә ватанпәрвәрләр үсә. Мондый күренеш һәр җирдә дә күзәтелми. Мин сезнең өчен бик шат” – диде Россия Федерациясе Герое, хәрби врач,  медицина хезмәте  подполковнигы  Владимир Белов.

Искәртеп үтәргә кирәк,  Татарстан инде икенче ел геройларны үзендә кабул итә. Быел «Ватан геройлары вахтасы» бөтенроссия акциясе барышында Татарстанга барлыгы 17 герой килде.
Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев