Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Башкарган эшләре истә калырлык

    Район ветераннарыннан бер төркем Өлкәннәр көне хөрмәтенә "Биектау" якташлар җәмгыяте чакыруы буенча Казанга барган иде. Без бу турыда район газетасында язып чыккан идек инде. Ленин комсомолының туган көне алдыннан күңелем кушуы буенча әлеге темага яңадан әйләнеп кайтырга булдым. Ни өчен дигәндә - делегация составындагыларның һәммәсе дә диярлек үз вакытында комсомол...

    Район ветераннарыннан бер төркем Өлкәннәр көне хөрмәтенә "Биектау" якташлар җәмгыяте чакыруы буенча Казанга барган иде. Без бу турыда район газетасында язып чыккан идек инде. Ленин комсомолының туган көне алдыннан күңелем кушуы буенча әлеге темага яңадан әйләнеп кайтырга булдым. Ни өчен дигәндә - делегация составындагыларның һәммәсе дә диярлек үз вакытында комсомол мәктәбе узган кешеләр бит. Алар барысы да минем чор кешеләре.

    Сәяхәттә катнашучылар арасында миннән өлкән-рәкләр дә, яшьрәкләр дә бар иде. Аларның бөтенесе белән үк булмаса да, бик күпләре белән үз вакытында җитештерү, социаль, идеологик мәсьә-ләләрне хәл иткәндә очрашканым-аралашканым бар. Безнең районда авыл хуҗалыгы һәрвакытта да алгы планда торды һәм тора. Сәяхәттә элекке җитәкчеләр - "Правда" колхозыннан Илгизәр Галәү улы Шәрәфетдиновны һәм Рәшит Гомәр улы Ногъмановны, "Татарстан"нан Газиз Зөфәр улы Сабировны, "Урал"дан Равил Шамил улы Субаевны, "Коммунизм"нан - Фәрит Хөсәен улы Бикмуллинны, Киров исемендәге, "Чернышевский", "Серп и молот"та хезмәт куйган Рафик Җамалетдин улы Гыйльметдиновны һәм авыл хуҗалыгы производствосының күренекле кешеләре тәҗрибәсен бүгенге көндә нәтиҗәле файдаланучы, алдынгы хуҗалык - "Битаман" ширкәте директоры Шәүкәт Җәүдәт улы Вахитовны күреп сөендем. Алар барысы да тырыш хезмәтләре өчен орденнар һәм медальләр белән бүләк-ләнгәннәр, күпләренең мактаулы исемнәре бар. Бу җитәкчеләрнең һәрвакытта да үз фикере булды, зарурлык килеп чыкканда алар аны, курыкмыйча әйтеп, үз дигәннәрендә нык тора белделәр. Кайчандыр кем өчендер уңайлы, күндәм булмасалар да, нәкъ менә шундыйлар производствоны уңышлы алып бара.

    Авылларда социаль мәсьәләләрне хәл итү авыл җирлекләре җилкәсенә төшә. Аларның уңышлы эшләве үз территорияләрендә урнашкан предприятиеләр белән көйле эшләвенә бәйле. Ямаширмә авыл җирлегенең элекке башлыгы Дания Мөхәммәдьяр кызы Исмәгыйлева хуҗалык җитәкчеләре белән дә, фермерлар белән дә, халык белән дә уртак тел таба белде. Нәтиҗәсе дә күз алдында: Ямаширмә - бүгенге көндә районның иң төзек авылларыннан берсе.

    Районга килгән көненнән башлап, басуларның уңдырышлылыгын күтә-рүгә зур өлеш керткән агрохимиклар коллективына Михаил Осипов нәтиҗәле җитәкчелек итте. Ул "Почет билгесе" ордены, "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" медале белән бүләкләнде, аңа "ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Михаил Николаевич үз вакытында комсомолның Биектау райкомы бюросы составына керде, "Сельхозхимия" оешмасының комсомол комитеты секретаре булды. Комсомолларча күтәренке рухлы комсорг, өлкәнәеп, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң да, коллективында озак еллар буена активистлар белән берлектә кызыклы, үзенчәлекле чаралар оештыруын дәвам итте.

    Таисия Владимировна белән Владимир Михайлович Ташевцевларны күреп тә шатландым. Таисия Владимировна башта "Чернышевский" совхозында, аннары "Бөреле" ябык акционерлык җәм-гыятендә яшелчәчелекне үстерүгә зур өлеш кертте. Ә Владимир Михайлович Усад училищесында район һәм республика өчен квалификацияле механизаторлар әзерләде. Аңа бу бурычын тормышка ашыруда хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсе дә ярдәм итте.

    Делегатлар арасында производствода эшләгән ветераннар да шактый иде, әмма, вакыт чик-ләнгән булу сәбәпле, барысы белән дә сөйлә-шергә өлгерә алмадым. Хезмәт алдынгыларының берсе - "Бөреле" совхозының данлыклы сыер савучысы Зоя Яковлевна Приказчикова. Хезмәтендә ирешкән югары казанышлары өчен Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләк-ләнде. Ул бөтенләй үзгәрмәгән: элеккечә үк чибәр, тыйнак, мөлаем йөзле. Шушы ук хуҗалыктан Рауза Мөхәм-мәтша кызы Әхмәтҗанова гомере буе бозау караучы булып эшләде. Әлеге хуҗалыктагы җән-лекчелек тармагының күп кенә уңышлары РСФСРның атказанган зоотехнигы, "Почет билгесе" ордены кавалеры Анатолий Васильевич Росляков исеме белән бәйле.

    Лаеклы ялда булса да, хезмәт эшчәнлеген Ирек Сабитов уңышлы дәвам итә. Безгә, журналистларга, район авыл хуҗалыгы идарәсенә төрле сораулар белән еш мөрәҗә-гать итәргә туры килә. Ирек Салихович һәрвакыт игътибар белән тыңлый һәм төпле җаваплар, аңлатмалар бирә. Рәхмәт аңа моның өчен.

    Мария Степановна Юлыгина белән Асия Сәит кызы Камалетдинова промышленность предприятиеләрендә эшләделәр, партия, профсоюз юнәлеше буенча күп җәмәгать бурычларын башкардылар. Хәзер дә район тормышыннан читтә калмыйлар. Петр Николаевич Андриянов турында аерым әйтәсем килә. Ул озак еллар «Райтопсбыт» дигән предприятиегә җитәкчелек итте. Иң авыр, авылларда челтәр газы булмаган елларда ул район халкын, колхоз-совхозларны, промышленность предприятиеләрен, мәктәп-ләрне ягулык белән тәэмин итте. Бу предприятие агачтан көнкүреш кирәк-яраклары да җитештерде. Петр Николаевич хәзер дә район хакимиятендә уңышлы гына эшләп йөри.

    Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, "Почет билгесе" ордены кавалеры Дания Билалова турында да әйтми кала алмыйм. Җитмеш алтыда булуына карамастан, аны өлкән яшьтә дип һич әйтерлек түгел. Дания Әмин кызы элеккечә үк шат күңелле, яшь чактагы кебек рәхәтләнеп көлә, башкаларның да күңелен күтәрә. Ул Олы Битаман мәктәбендә эшләвен дәвам иттерә, аның укучылары математика буенча тирән белемле булалар һәм бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыралар.

    2 нче Биектау мәктәбендә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Сәлим Абдулла улы Ибәтуллин эшли. Ул озак еллар директор булды, пенсия яшенә җиткәч, хезмәт эшчәнлеген технология укытучысы булып дәвам иттерә.

    Коркачыктан ветеран-укытучы Рузалия апа Мортазина әлеге очрашуны оештыручыларга бик рәхмәтле булуын белдерде. Үз вакытында ул Мүлмә һәм Ямаширмә мәктәпләрендә татар теле укытты. Рузалия апа район газетасына матур-матур мәкаләләр яза.

    Мәкаләмнең башында комсомолны телгә алгач, әлеге тармакта эшлә-гәннәр турында да әйтми калдыра алмыйм. Зотова Любовь Степановнаның җитезлегенә, эшчәнлегенә һәм активлыгына сокланмаган кеше юктыр. Үз вакытында ул комсомолның Тәтеш райкомында беренче секретарь булган. Билал Сәллах улы Шиһабетдинов һәм мин - әлеге мәкаләнең авторы, комсомолның Биектау райкомында икенче секретарьлар булдык. Комсомол яшәргә һәм эшләргә өйрәтте, берәү дә туры юлдан тайпылмады, тормышта үз урынын һәм яраткан хезмәтен тапты.

    Бүген сәяхәттә катнашучыларның һәркайсы турында да бик күп итеп, тәфсилләп сөйләп дә булыр иде. Һәркемгә дә аңлашыладыр: алар делегация составына очраклы рәвештә генә кертелгән кешеләр түгел. Тапшырылган эшкә намуслы мөнәсәбәт, җаваплылык, тырышлык, вөҗдан кушуы буенча яшәү, әдәплелек, тыйнаклык - аларның төп сыйфатлары менә шундый.

    Кабул итүче як, ягъни "Биектау" якташлар җәмгыяте вәкилләренең дә безнең чордашлар булуы күңелдә җылы хис-ләр тудырды. Алар социализм шартларында эшләгән кешеләр, сугыш вакытыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр, ветераннарның ил икътисадына керткән өлешләренә гадел бәя бирә алалар. Аларның, кунакларга мөрәҗәгать итеп, җан җылысын кушып әйткән ихлас рәхмәт сүзләре йөрәкләргә май булып ятты. Шуңа күрә дә ихтирам белән кабул итүләре өчен сәяхәттә катнашучыларның һәммәсе исеменнән дә Фоат Канәфи улы Зиннуровка, Роберт Фәйзи улы Гыйлаҗиевка, Эдвард Юныс улы Абдуллаҗановка (комсомолның Биектау райкомында беренче секретарь булып эшләде), Роберт Камил улы Закировка тагын бер тапкыр рәхмәт әйтсәм, бер дә артык булмастыр, дип уйлыйм. Без һәммәбез, бер буын вәкилләре, күңелле итеп очраштык, бер-беребезнең ачык, якты, сөйкемле йөзләрен, нурлы күзләрен күреп сөенештек һәм дәрт-ләнеп, очына-очына эшләп йөргән елларны искә төшердек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: