Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бар җирдә дә проблемалар охшаш

    Авыл җирлекләрендә узган елга йомгак ясала торган гадәткә кергән җыелышлар власть вәкилләренең Шәпшедә һәм Бөреледәге очрашуы белән тәмамланды. Әлеге җыеннарда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Ике зур авылдагы тормыш шартлары һәм проблемалар күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш. Ике бистә дә кечкенә шәһәр-чекләр кебек. Кешеләр шәхси секторда...

    Авыл җирлекләрендә узган елга йомгак ясала торган гадәткә кергән җыелышлар власть вәкилләренең Шәпшедә һәм Бөреледәге очрашуы белән тәмамланды. Әлеге җыеннарда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

    Ике зур авылдагы тормыш шартлары һәм проблемалар күп нәрсәдә бер-берсенә охшаш. Ике бистә дә кечкенә шәһәр-чекләр кебек. Кешеләр шәхси секторда да, күп квартиралы йортларда да яшиләр.

    Шәпше авыл җирлегендә гражданнар алдында җирлек башлыгы Валентина Ислямова отчет доклады белән чыгыш ясады.

    САННАР

    Әлеге җирлекнең өч авылында 1386 кеше яши, аларның күпчелеге - шәпшелеләр. 449 шәхси хуҗалыкта тавыклар асрала, 300 корт гаиләсе бар, язын 60 баш үгез алынган. Ә менә сыерлар биредә нибары 16 гына. Ә элек алар 250 иде.

    2013 елда Шәпше авыл җирлеге 1 миллион сумлык грант отты, һәм бу акчалар агымдагы бурычларны хәл итүгә тотылды: Кызыл Шәрыкта юлга таш җәйделәр, балалар мәйданчыгы, хоккей тартмасы алдылар.

    Әлеге территориядә күп еллардан бирле Анна Захарова уңышлы җитәкчелек итә торган "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте эшли. Анна Андреевна үзенең чыгышында хуҗалыкның бүгенге кыенлыкларын яшермәде. Узган ел әллә ни уңышлы булмаган. Бөртеклеләр уңышы зур түгел - гектардан 21 центнер. Рапс уңмаган. Әмма үстерелгәннәр үз вакытында җыеп алынган, терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Терлекчелектә сүлпәнлек сизелә. Әмма шулай да эшләр тукталып тормый, авыл хуҗалыгы предприятиесендә кыенлыкларны җиңү юлларын табалар. Хәзерге вакытта "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 200 ләп кеше эшли.

    Хуҗалык җирлек белән элек-электән ныклы элемтәдә торып эшли. Валентина Ислямова барлык эшләрдә ярдәм итүе өчен Анна Андреевнага рәхмәт белдерде. Үз чиратында Анна Захарова да авыл интеллигенциясе авыл хуҗалыгы вәкилләрен "ишетсен" иде, дигән теләген әйтте.

    Мәктәптә, балалар бакчасында, мәдәният йортында, фельдшер-акушерлык пунктында гадәти тормыш бара. Коллективлар бердәм эшлиләр. Җыенда аларның җитәкчеләре иң мөһим проблемалар турында сөйләделәр. Аерым алганда, авыл мәдәният йортының җылыту системасын ремонтлыйсы, казаннарны куәтлерәкләренә алыштырасы бар, түбәдән су ага.

    Шәпше халкын борчый торган иң кискен проблемаларның берсе - "коммуналка"ларны Чыпчык торак хуҗалары ширкәтенә тапшыру һәм сарайлар биләп торган, халык моңа кадәр бушлай файдаланган җирләрне тер-кәү.

    * * *

    Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә дә сыер асраучылар күп түгел. Әмма биредә куяннар, тавыклар үрчетәләр, үгезләр асрыйлар. Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов докладында авыл хезмәтеннән башка тормышларын күз алдына да китерә алмаган аеруча актив гаиләләрне билгеләп үтте. Биредә кешеләр 3,3 миллион сумнан күбрәк шәхси ярдәмче хуҗалык кредитлары алганнар.

    Күптән түгел әлеге җирлек элекке Сосновка авыл җирлеге авылларын кушу хисабына шактый киңәйде. Һәм хәзер җирлекнең үзәгенә һәм Бимәргә кагылышлы гына түгел, ә бәлки Кирилловка, Сосновка проблемаларын да хәл итәргә кирәк. Үзара салым акчасына зиратка койма тотарга кирәк.

    Җирлек башлыгы бөрелеләрнең игътибарын 2014 елның Мәдәният елы дип, ә районда әле тагын иске корылмаларны сүтү елы дип тә игълан ителүенә юнәлтте. Ул халыкны ишегалларында тәртип урнаштырырга, иске-москыдан котылырга чакырды.

    "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте эше турында аның генераль директоры Газинур Сафин сөйләде. Ул районның иң зур хуҗалыгына җитәкчелек итә. Бүген биредә үсемлекчелек, җәнлекчелек, терлекчелек, яшелчәчелек тармаклары үстерелә. Бер елда 38 миллион сум табыш алынган. Хуҗалык буенча уртача хезмәт хакы 12615 сум.

    Мәктәп директоры Нина Медведева Бөреле укучыларының спортта, район башлыгы олимпиадасындагы уңышлары, "Сугыш чоры балалары", "СМС-балалар" проектларында, үзешчән сәнгатьтә катнашулары турында сөйләде. Мәктәп барлык юнәлешләрдә дә тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешергә омтыла.

    Җыелышта шулай ук амбулатория мөдире Эльмира Кәримова һәм полициянең участок вәкиле Иван Рошка чыгыш ясадылар. Соңгысы телефоннан шалтыратучы яки йортларга кереп йөрүче алдакчыларга ышанмаска чакырып, өлкәннәргә мөрәҗәгать итте.

    Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин быел Бөреле мәктәбен ремонтлау район планына кертеләчәк, дип вәгъдә итте. Бөрелеләрне ул авыл хезмә-те белән активрак шөгыльләнергә, мал-туар асрарга, авыл җире өчен файдалы үз эшләрен ачып җибәрергә чакырды.

    Җирле оешмалар һәм учреждениеләрнең аеруча актив җитәкчеләренә, үзен спортта һәм үзешчән сәнгатьтә күрсәткән яшьләргә, шулай ук "ГазпромТрансгазКазань" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Генераль директоры, ТРның Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковка Кирилловка авылына газ уздырган өчен Бөреле авыл җирлегеннән Рәхмәт хатлары тапшыру очрашуның күңелле мизгеле булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: