Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Активрак булсак, яхшырак яшәрбез

    Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үзара салымны уртак финанслау турындагы карарыннан тулысынча файдаланып калганнар. Җирлектә яшәүчеләр узган референдумда да, үзара салым акчасын җыюда да активлык күрсәткән. Уртак финанслаудан алынган акча авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү проблемаларын хәл итәргә булыша. - Нәтиҗәдә безнең кулга 218 мең сум акча керде, шушы...

    Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үзара салымны уртак финанслау турындагы карарыннан тулысынча файдаланып калганнар. Җирлектә яшәүчеләр узган референдумда да, үзара салым акчасын җыюда да активлык күрсәткән.

    Уртак финанслаудан алынган акча авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү проблемаларын хәл итәргә булыша.

    - Нәтиҗәдә безнең кулга 218 мең сум акча керде, шушы акчалар хисабына хәзерге вакытта Алан-Бәксәрдәге чишмәне төзекләндердек тә инде, моңа 118,5 мең сум үзара салым акчасы тотылды, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина. - Эшләрне башкаруда авыл кешеләре үзләре дә катнашалар. Алат спирт заводы поселогындагы юлларга да күптәннән ремонт таләп ителә иде. 40 мең сумга вак таш кайтарттык, хәзер юлга җәясе генә калды. Үзара салым акчасына Гәр юлы да ремонтланачак, моңа 59,5 мең сум каралган.

    Тормыш тәҗрибәсе үзара салым акчасының җирле бюджетларны тулыландыруда өстәмә чыганак кына булып торуын түгел, ә бәлки халыкның гражданлык активлыгын да арттыруын күрсәтә.

    Фото http://www.permonline.ru/index.cfm?page=1151&newc=24936

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: