Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

КҮП ЭШЛӘР БАШКАРЫЛГАН, ӘММА ТЫНЫЧЛАНЫРГА СӘБӘП ЮК

Узган атнада Ямаширмә авыл җирлегендә еллык җыелыш узды. Гадәт буенча, авыл халкы белән очрашуга районның төрле служба җитәкчеләре килде. Җыенда катнашучыларның сорауларына районның баш табибы, район прокуроры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, социаль яклау, мәшгульлек үзәге, пенсия фонды, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре һәм башкалар әзер иде. Җыелышта...

Узган атнада Ямаширмә авыл җирлегендә еллык җыелыш узды. Гадәт буенча, авыл халкы белән очрашуга районның төрле служба җитәкчеләре килде. Җыенда катнашучыларның сорауларына районның баш табибы, район прокуроры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, социаль яклау, мәшгульлек үзәге, пенсия фонды, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләре һәм башкалар әзер иде. Җыелышта Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Авыл җирлеге җыелышта катнашучыларга отчет чорындагы үз эшчәнлеге турында слайд-фильм күрсәтте. Анда төзекләндерү буенча башкарылган эшләрне һәм үткә-релгән чараларны күрергә мөмкин булды. Җыелыш башланыр алдыннан авыл үзешчәннәре концерт номерлары күр-сәттеләр.

Отчет доклады белән Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров чыгыш ясады. Ул соңгы вакытта урамнарны һәм капка төпләрен тәртиптә тотуга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Нәтиҗәләр бар, әмма алда эшлисе эшләр дә байтак әле. Узган елда урамнарга чүп контейнерлары урнаштырганнар. Отчет чорында 2600 кубометр көнкүреш калдыгы чыгарылган. Авылны тө-зекләндерү эшендә бө-тен халык та бердәм катнаша. Фәнил Камилевич агачлар утыртуда актив эшләгәннәре өчен мәктәп коллективына рәхмәт әйтте. Укучылар тырышлыгы белән авыл урамнарына 2300 данә агач үсентеләре утыртылган. Авыл эчендәге юлларның кайбер участокларында вак таш җәелгән. Тик төзекләндерү буенча эш төгәлләнде дип әйтеп булмый, әле каралмаган юллар бар. Авыл җирлеге башлыгы язга чыккач юлларны ремонтлау эше дәвам итәчәге, моның өчен инде вак таш кайтарылуы турында әйтеп үтте. Яшьләр арасында тәрбия эшен көчәйтергә кирәк, урамдагы лампочкаларны ватуның берничә очрагы теркәлгән.

- Киләсе елда чираттагы бурычларның берсе - чишмәләрне төзекләндерү, алар бездә өчәү, - диде Фәнил Мөхтәров. - Аларны буралап алу, әйләнә-тирәләрен төзекләндерү һәм чишмәләргә бару юлларын ясауны планлаштырабаз.

Әлеге җирлектә яшьләр авылда калсын өчен күп нәрсәләр эшләнә. Соңгы елда гына дүрт яшь гаилә йорт төзеп, өй туе үт-кәргән. 2013 нче елда ямаширмәлеләр 4,5 млн. сумлык ЛПХ кредиты алганнар. Биредә 16 фермер хуҗалыгы бар. Дүрт гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килә, озакламый аларның саны алтыга җитәчәк. Теләге булган яшьләргә эшләргә эш бар. Мәсәләп, пластик тәрәзәләр җыю буенча ике цех, автомашиналар ремонтлау буенча өч цех көйле генә эшли. Җирле пекарняда пешерелгән икмәк турында районда гына түгел, күршеләрдә дә беләләр. Резервларга килгәндә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларның баш саны арттырылса, сөт тапшыру күләме күбәер иде.

Ямаширмәдә, башка җирлекләрдәге кебек, иске биналарны исәпкә алганнар, андыйлар икәү-өчәү җыела.

Яңа башланган ел нәни ямаширмәлеләр өчен шатлык алып килергә тиеш - биредә яңа балалар бакчасы төзеләчәк, ә әлегә ул мәктәп бинасында урнашкан.

Авылда массакүләм-мәдәни эш югары дәрә-җәдә оештырылган. Елдан-ел үз осталыгын камилләштерә баручы халык театрын районда гына түгел, республикада да беләләр. Ямаширмәнең КВН командасының районда җиңү яулавы һәм республика бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясап, икенче урын алуы шатлыклы вакыйга һәм зур җиңү.

Җирлек башлыгы үзенең чыгышын Ямаширмә шагыйре Илсур абый Әх-мәтовның туган авылга, аның матур табигатенә багышланган шигырь юллары белән тәмамлады.

Педагогик коллективның эшчәнлеге турында урта мәктәп директоры Рәфкать Гәрәев сөйләде.

- Ямаширмә мәктәбе - районда зур мәктәп-ләрнең берсе. Бездә 193 бала белем ала, - диде Рәфкать Әхәтович. - 64 бала күрше-тирә авыллардан килеп укый, аларны ике автобус белән йөртәбез. Мәктәптә 29 укытучы эшли.

Мәктәп директоры мәк-тәптә Интернет барлыкка килү уңаеннан шатлыгы белән уртаклашты. Башлангыч хәрби әзерлек буенча дәресләр уздырыла башлаган, "Яшь сугышчы клубы" оештырылган. Фән олимпиадаларында Ямаширмә укучылары 618 балл туплап, 3 призлы урын алганнар. Даими лидерлар булган Биектау-ның 1 нче һәм 3 нче мәктәпләреннән генә калышканнар. Дүрт укучы районда беренче урыннар алганнар, хәзер үз белемнәрен республика күләмендә күрсәтергә тиешләр. Спорт ярышларында даими рәвештә алдынгы урыннарны алалар.

Педагоглар коллективы шәхси хуҗалыкларны үс-терүгә үзләреннән өлеш кертәләр. 12 укытучы гаиләсе ЛПХ кредиты алган һәм йорт хайваннары үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр. Бу, бердән, авылдашларына матур үрнәк булса, икенчедән, гаилә иминлеген, муллыгын арттыруда ышанычлы адым.

Мәктәптә 10-11 нче сыйныф укучыларын тракторчы-машинист һөнәренә өйрәтү буенча укыту яңартыла. Мәктәп тәмамлаучылар, элекке еллардагы шикелле, аттестат белән бергә трактор йөртү таныклыгы алып, механизаторлар булып эшли алачаклар.

"Йолдыз" балалар бакчасы эшчәнлеге турында аның мөдире Алия Вәлиуллина сөйләде. Фельдшер Тәнзилә Абдрахманова авыл кешеләренең сәламәтлеген саклау турында мәгълүмат бирде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Хәмидуллина ел дәвамында үткәрелгән чараларны искә төшереп үтте.

Җыелышта катнашучылар районда гына түгел, республикада да фермерлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев