Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Дөбъязда Татарстан Республикасы көнен зурлап уздырдылар

30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Дөбъязда шатлыклы вакыйгалар күп булды. 26 нчы августта 27 шәр фатирлы ике йортны тапшыру тантанасы булып узган иде. Ул тантанада республикабызның һәм районыбызның дәрәҗәле кунаклары социаль ипотека һәм тузган торак йортларны алыштыру программасы буенча чиратта торган авылдашларыбызга фатирларның ачкычларын тапшырдылар. Яңа йортлар янындагы...

30 август - Татарстан Республикасы көне алдыннан Дөбъязда шатлыклы вакыйгалар күп булды.

26 нчы августта 27 шәр фатирлы ике йортны тапшыру тантанасы булып узган иде. Ул тантанада республикабызның һәм районыбызның дәрәҗәле кунаклары социаль ипотека һәм тузган торак йортларны алыштыру программасы буенча чиратта торган авылдашларыбызга фатирларның ачкычларын тапшырдылар. Яңа йортлар янындагы матурлыкка, чисталыкка, балалар өчен уен мәйданчыгына, йортларның әйләнә-тирәсендәге һәм балалар бакчасының капка төбенә кадәр үк җәелгән өр-яңа асфальтка тантанага килүче дөбъязлылар аеруча куандылар.

29 августта Республика көненә багышланган бәйрәм чарасы Дөбъяз мәдәният йортында оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, музыка мәктәбе педагоглары һәм авыл яшьләре тырышлыгы белән бу чара югары дәрәҗәдә кызыклы һәм эчтәлекле булды. Мәдәният йортында бик матур күргәзмәләр оештырганнар иде. Барлык күргәзмәләр авылдашларыбыз арасында уңган, оста куллы, сәләтле кешеләр күп икәнен күр-сәтеп торды. Күргәзменең бер өлешендә пенсионер Рахманова Зәйтүнә чиккән картиналар урын алды. Зәйтүнә апа, олы яшьтә булуына карамастан, бик матур итеп төрле табигать күренешләре, җилкәнле кораблар, җәнлекләр сурәтләп чигә. Тагын бер күргәзмә балалар бакчасы һәм авыл хастаханәсе эшчеләренең кул эшләреннән төзелгән иде. Бу күр-гәзмәдә чигелгән мендәр тышлары, бәйләнгән бия-ләйләр, оекбашлар һәм башка әйберләр килгән кунакларны сокландырды. Авылдашыбыз Хәсә-нова Люция "топиарийлар" ("бәхет агачлары") ясау белән шөгыльләнә. Аның кул эшләре дә күргәзмәне бизәп тордылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән кунаклар игътибарына көзге уңыштан ясалган кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Күптән түгел генә зурлап уздырылган Җинүнең 70 еллыгына аеруча игътибар биргәннәр. "Замана моңнары", "Бу көннәрнең даны мәңге онытылмас" дигән композицияләрне үзенчәлекле итеп Шакирова Лира Шәүкәт кызы төзегән. Ул тарихи экспонатларны авылдашларыбыздан җыйган.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Низамов Әсхәт Сөнатулла улы башлап җибәрде. Ул килгән авылдашларны Республика көне белән котлады. Һәм авылда эшләнгән эшләр турында сөйләп китте. Ике чишмә, ике басма төзекләндерелгән, тагын бер басманы, Дөбъязда һәм Солабашта юлларны төзекләндерү, Дөбъязның Төзүчеләр урамындагы күп фатирлы йортларның һәм балалар бакчасының канализация юлларына чистарту корылмасы ясау планлаштырылган.

Реклама

- Кешеләр тормышында уңай якка үзгәрешләр күп, - дип сөйләде ул.

Киләчәктә дә тормышыбызда тотрыклылык, икътисади, мәдәни һәм социаль үсеш югары дәрәҗәдә булсын өчен Әсхәт Сөнатулла улы авыл халкын 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидәрә органнары депутатларын сайлауга килеп, бердәм тавыш бирергә өндәде. Бәйрәм матур концерт белән дәвам ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев