Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Юбилейная урамында яңа юл

12 октябрьдә үзара салым мәсьәләсе буенча районда референдум уздырыла. Билгеле булганча, узган ел халыктан җыелган акчаның һәр сумына республика үз бюджетыннан дүрт сум акча өстәде. Шактый сумма җыелды һәм авыл җирлекләрендә бу акчаларга территорияләрне төзек-ләндерү һәм авылларның инфраструктурасын яхшырту буенча күп эшләр башкарылды. Биектау авыл җирлегендә үзара салым акчасын җыюга...

12 октябрьдә үзара салым мәсьәләсе буенча районда референдум уздырыла. Билгеле булганча, узган ел халыктан җыелган акчаның һәр сумына республика үз бюджетыннан дүрт сум акча өстәде. Шактый сумма җыелды һәм авыл җирлекләрендә бу акчаларга территорияләрне төзек-ләндерү һәм авылларның инфраструктурасын яхшырту буенча күп эшләр башкарылды.

Биектау авыл җирлегендә үзара салым акчасын җыюга бик җаваплы караганнар һәм 940 мең сум акча туплаганнар. Акчаның һәр сумына республика бюджетыннан дүрт сум өстәлде.

- Үзара салым акчасының күп өлешен юллар төзүгә сарыф иттек, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов. - Эстачи һәм Клетни авыллары урамнарына, Биектау авылының Овражная һәм Отрадная урамнарына вак таш җәйдердек. Биектау авылының Үзәк, Луговая, Мелиораторлар, Полковая урамнарында һәм Инеш поселогында урамнарны яктырту приборларын алыштырдык. Утыз контейнер мәйданчыгын профнастил белән әй-ләндереп алдык. Пермяки авылында зират территориясен киңәйттек, картайган агачларны кистек. Кыскасы, һәр авылда да төзекләндерүгә һәм халыкка яшәү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән күпмедер эш башкарылды. Шунысы куанычлы - төзекләндерү эшләрендә авыл кешеләре үзләре дә катнаша башладылар.

2015 елда үзара салым акчасының нигездә нәр-сәләргә тотылачагын инде хәзердән үк билгеләп куйганнар. Халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту өчен әле бик күп эшләр башкарасы бар. Биектау авылындагы зиратны 12 гектарга зурайту күздә тотыла, 6 гектарга сайлап алу акты төзелгән дә инде. Койма тоту һәм территорияне тәртипкә китерү өчен ике миллион сумнан күбрәк акча кирәк булачак.

Үзара салым темасына без Геннадий Беспалов белән Юбилейная урамына юл салу турындагы сөйләшүдән соң күч-тек. Авылда яшәүче бер ханым сүзләренә караганда, әлеге юлны алар утыз алты ел көткәннәр. Сөйләшү барышында бу юлны муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үтенече буенча Айрат Миңнуллин җитәкчелегендәге "Волгодорстрой" җаваплылыгы чикле ширкәте юлчылары төзегәнлеге ачыкланды. Юл бер башы белән 10 нчы һәм 11 нче йортлар арасыннан Мичурин урамына чыга, икенче яктан "Сельхозтехника" урамы белән тоташа.

- Юл салу эшләренә керешер алдыннан без халык белән Юбилейная һәм Мичурин урамнары арасында урнашкан тузган сарайларны сүтү турында килештек. Хәзерге вакытта әлеге территория бушады һәм анда профнастилдан гаражлар төзү планлаштырыла, - диде Геннадий Тимофеевич.

Юлны "Волгострой"ның Биектау районындагы бүлекчәсе - "ГЛАФСтрой" җаваплылыгы чикле ширкәтенең Габделнур Хөсәенов җитәкчелегендәге юлчылары салган.

- Биектау авыл җирлеге территориясендә без "Урам челтәрен тәртипкә китерү" программасы буенча эшлибез, - дип билгеләп үтте Габделнур Хәсән улы. - Биредә, урамнарга асфальт җәюдән башлап, урамнарны яктырту челтәрен алыштыруга кадәр, күп төрле эшләр башкарыла. Җәй айларында Үзәк, Мелиораторлар, Полковая урамнарын тәртипкә китердек, соңгысында әле эш тәмамланмаган, шу-шы көннәрдә төгәлләргә уйлап торабыз.

Өч көннән үзара салым турында референдум уздырылачак. Авыл кешеләре уңай үзгәрешләрне күреп-белеп торалар. Шуңа күрә дә 12 октябрьдә алар, бердәм булып, референдуга килерләр һәм 2015 нче елда үзара салым акчасын җыю турындагы карарны хуплап каршыларлар, дип ышанып әйтергә була.

Алан-Бәксәрдәге әлеге чишмәне тәртипкә китерү дә үзара салым акчасына дәүләттән өстәмә сумма бирелү нәтиҗәсендә мөм-кин булган. Шушы программа буенча авыл җирлегендә әле тагын юллар да ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев