Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Ямаширмә үсә һәм яшәрә

Районыбыз авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында августта башланып кит-кән отчет җыелышларының соңгысы Ямаширмәдә булды. Авыл халкы белән очрашуга бирегә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, "Бердәм Россия" партиясе исемлеге буенча ТРның Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Разия Садыйкова һәм Елена Минакова килде. Көн...

Районыбыз авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында августта башланып кит-кән отчет җыелышларының соңгысы Ямаширмәдә булды.

Авыл халкы белән очрашуга бирегә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, "Бердәм Россия" партиясе исемлеге буенча ТРның Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Разия Садыйкова һәм Елена Минакова килде. Көн тәртибе бөтен җирдәге кебек булды: авыл җирлеге башлыгы башкарылган эшләр турында отчет ясады, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты җитәкчеләре үз коллективлары эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүматлар белән таныштырдылар.

Ямаширмә авыл җирлеге күп күрсәткечләр буенча районда алдынгылар рәтендә. Биредә тәҗрибә уртаклашу буенча район семинарлары уздырыла. Җирлек башлыгы Фәнил Мөхтәров та докладында башта уңай үзгәрешләргә тукталды.

- Хәзерге вакытта 337 хуҗалыкта 1211 кеше яши. Халык санының табигый үсеше күзгә күренерлек: агымдагы елның узган чорында 17 сабый дөньяга аваз салды, 6 кешене соңгы юлга озаттык. Авыл зурая, быел яңа торак йортлар салу өчен йөз участок бирелде, - дип билгеләп үтте ул. - Бездә тормыш-көнкүреш өчен барлык шартлар да тудырылган: гомуми урта белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, мәчет, кибетләр эшләп тора. Территорияләрне төзекләндерү буенча да күп эшләр башкарылды. Ямаширмәнең барлык урамнары һәм тыкрыкларына асфальт җәелгән.

Ямаширмә фермер хуҗалыклары оештыру буенча да башкаларга үрнәк булып тора. Биредә, "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәте белән беррәттән, 10 фермер хуҗалыгы бар, 3 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә, аларда 70тән артык сыер асрала.

Әмма шулай да борчый торган бер мәсьәлә бар: гомумән алганда мөгезле эре терлекләрнең баш саны артса да, шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими бара.

Реклама

Фәнил Мөхтәров, җыенда Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар катнашудан файдаланып, авыл халкы исеменнән аларның үтенечен дә җиткерде. Ә үтенеч шундый: Полевая урамындагы 28 йортка челтәрдән килүче газ уздырырга кирәк, шулай ук бүгенге көндә яңа йорлар төзелә торган өч яңа урамны да газлаштырырга кирәк булачак.

- Ямаширмә мәктәбендә 176 бала белем ала, шуларның 67се күрше авыллардан килеп укыйлар, - дип башлады сүзен мәк-тәп директоры Рәфкать Гәрәев. - Быел 12 укучыны олы тормышка чыгардык, 9 сыйныфны тәмамлаучылар - 32. Беренче сыйныфка 7 бала килде.

Әлеге мәктәп үзендә тәрбияләнүчеләрнең спортта, бигрәк тә милли көрәштәге югары казанышлары белән аерылып тора. Биредә хезмәт тәрбиясе бирү дә игътибар үзәгендә.

Җыелыш барышында яңа балалар бакчасы берничә тапкыр телгә алынды. Бу аңлашыла да: заманча балалар учреждениесе төзелүне балалар да, әти-әниләр дә бик озак көттеләр. Ниһаять, 80 урынлы яңа бакчаның ишекләре сентябрьдә ачылачак. Аның мөдире Алия Вәлиуллина сүз-ләренә караганда, бирегә күрше авыл балалары да йөриячәк.

Ямаширмә авылының мәдәният йорты районның тотрыклы һәм актив эшләүче мәдәният йортлары рәтендә. Биредә төрле юнәлештәге ун түгәрәк оештырылган. 2002 нче елдан бирле үзенең исемен горур йөртүче Ямаширмә халык театры иҗатын районда гына түгел, аның чикләреннән тыш та яхшы беләләр. Күп конкурсларда җиңү яулаган "Чияләр" фольклор ансамбле бү-ген, барлык көчен куеп, "Балкыш" республика фестивалендә чыгыш ясарга әзерләнә. Халык театрының режиссеры Филсинә Сәгъдиева капиталь ремонт ясаганнары һәм тамаша залына яңа утыргычлар алып биргәннәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Җыелучылар алдында Рөстәм Кәлимуллин, Сәрия Сабурская, Разия Садыйкова, Елена Минакова чыгыш ясады. Алар республикада һәм районда тормышка ашырылучы максатлы программалар, икътисад, авыл хуҗалыгы һәм социаль юнәлештәге үсеш буенча алда торган планнар турында сөйләделәр. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сүзләренә караганда, безнең районда якын елларда мәктәп, балалар бакчасы, поликлиника, Балалар иҗат йорты, башка мөһим объектлар төзеләчәк, торак төзелеше дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев