Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Ямаширмә кешеләре һәм эшләре белән дан тота

Ямаширмә - Биектау районы һәм республиканың иң борынгы авылларыннан берсе. Риваятьләргә караганда, авылның исеме чуваш телендәге "яна ширмэ" сүзеннән алынган, аның тәрҗемәсе "чокыр" дигәнне аңлата. Бу яклар бай тарихлы булулары белән генә түгел, ә бәлки ярдәмче хуҗалыкларның нык үсүе, спортта һәм мәдәнияттәге казанышлары белән дә дан тоталар. Менә шулар турында...

Ямаширмә - Биектау районы һәм республиканың иң борынгы авылларыннан берсе. Риваятьләргә караганда, авылның исеме чуваш телендәге "яна ширмэ" сүзеннән алынган, аның тәрҗемәсе "чокыр" дигәнне аңлата. Бу яклар бай тарихлы булулары белән генә түгел, ә бәлки ярдәмче хуҗалыкларның нык үсүе, спортта һәм мәдәнияттәге казанышлары белән дә дан тоталар. Менә шулар турында күбрәк беләсем килеп, мин Ямаширмә мәдәният йортына юл тоттым.

Халык театры - горурлыгыбыз

Авыл мәдәният йортында мине сәнгать җитәкчесе Лилия Хәмидуллина белән халык театры режиссеры Филсинә Сәгъ-диева каршы алды. Районыбызда талантлы иҗади шәхесләр бихисап күп икән. Ямаширмә - районда үзенең халык театры булган бердәнбер авыл. Театр гел яңа спектакльләр куеп тора, аларда яшьләр: мәктәп балалары һәм студентлар бик рәхәтләнеп катнашалар. Театр труппасы тамашалары белән күрше авылларга, районнарга да йөри.

- Без яшьләребезгә сокланып туя алмыйбыз, - ди Лилия Сәлимҗан кызы, - коеп куйган артистлар! Аларның инициативасыннан һәм тырышлыгыннан башка, мөгаен, уңышларга да ирешә алмаган булыр идек. Һәм бу театрга гына да кагылмый. Алар шулай ук төрле бәйрәмнәр, кичәләр дә оештыралар. Хәзерге вакытта, мәсә-лән, Яңа елны ничек күңеллерәк итеп оештырырга икән, дигән уйлар белән яшиләр.

Авыл мәдәният йорты коллективында 8 кеше. Бу авыл халкы әйбәт белә һәм хөрмәт итә торган тотрыклы коллектив.

- Бездә эшләргә теләк белдергән кешеләр, яшь белгечләр бар барын, әмма безгә очраклы кешеләр кирәкми шул, без ышанычлы, җаваплы, иҗади фикер йөртүче кешеләр эзлибез, - дип ассызыклап үтте Филсинә Әгъләм кызы.

Мәдәният йортында күптән түгел район бюджеты хисабына капиталь ремонт ясалган. Бинада, чынлап та, рәхәт - яңа стеналар, матур түшәм, алгы бүлмәгә "Бердәм Россия" партиясе бүләк иткән бильярд өстәле куелган, дискотекалар залы тулысынча җиһазланган, техника янында - яшь диджей.

Әңгәмәдәшләрем авыл фермерлары һәм эшмә-кәрләр Фиргать Шаһи-мәрдәнов, Азат Әхмәтов, Ринат Вәлиуллинның бик зур матди ярдәм күрсәтүләрен, мондый күркәм эштән "Ватан" җаваплылыгы чикле ширкәтенең дә читтә калмавын билгеләп үттеләр. Уздырылган кичәләр, конкурслар өчен алынган бүләкләр, чараларны оештыру белән мәдәният йорты нәкъ менә аларга бурычлы.

Мәдәният йортының эшчәнлеген һәр тарафтан уңай дип әйтеп булса да, әңгәмәдәшләрем Интернет булмауны җитди кимчелек дип атадылар.

- Компьютер бар, ә «челтәргә» кереп булмый, - дип борчыла сәнгать җитәкчесе, - кызыклы конкурслар, шигырьләр яки чыгышлар әзерләгәндә мавыктыргыч нәрсәләр табу өчен яшьләргә Интернетка телефон аша чыгарга, я булмаса өйләрендә эшләргә туры килә.

Мәдәният йорты килә-чәккә нинди планнар белән яши, дигән соравыма Лилия Хәмидуллина, күз генә тия күрмәсен, дигән сүзләр белән, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәни хәзинәсен сакларга теләүләрен белдерде. Моның өчен алар ноябрь аеннан башлап очрашулар оештырырга ниятлиләр, аларга авылның әби-бабайларын, өлкән буынның иҗади кешеләрен чакырачаклар.

- Безнең алар белән күбесе инде онытыла төшкән милли уеннар уйныйсыбыз, җырлар җырлыйсыбыз, соңыннан яшьләргә тапшыру өчен мәдәниятне яңартасыбыз килә, - дип сөйләде Лилия Сәлимҗан кызы. - Яшьләрнең бүгенге уеннарында тупаслык күп. Белүче кешеләр булганда, гореф-гадәтләрне сакларга кирәк.

Биредә спортчылар һәм җитәкчеләр үсә

Авыл җирлегендәге мәктәп зур, матур, ул 1978 нче елда төзелгән. Биредә ике ел рәттән ремонт барган: башта стеналарын үзгәртәләр, түбәсен яңарталар, тәрәзәләрен алыштыралар, ә узган ел косметик ремонт ясыйлар. Мәктәпкә якын-тирәдәге алты авылдан 189 бала йөри. Узган ел 202 укучы булган. Балалар саны кимүне җитәкчеләр балаларның азрак тууы һәм 9 сыйныфтан соң укучыларның көллиятләргә китүе белән аңлаталар.

Мәктәптә ике - 280 нче артиллерия полкының сугышчан юлына багышланган Сугышчан дан һәм Туган якны өйрәнү музейлары бар. Беренчесенә ремонт таләп ителсә, икенчесе мәйданын киңәйтүгә мохтаҗ. Кечкенә генә бүлмәдә чын мәгънәсендә кызыклы, кабатланмас экспонатлар берсе өстенә икенчесе куеп саклана.

Мәктәптә педагоглар коллективы тотрыклы: 30 укытучының өчесе - яшь белгечләр, уртача яшь - 30-45. Педагоглар тормышларыннан зарланмыйлар.

- Хезмәт хакын үз вакытында алабыз, - дип сөйли тәрбия эше буенча директор урынбасары Фәридә Кәлимуллина. - Ел башында акча артты. Хезмәтебезне яратабыз, безнең мәктәптә акыллы балалар укый. Дәресләрдән тыш мәк-тәптә хореография, баскетбол, технология тү-гәрәкләре эшли. Драма түгәрәге, мәктәптән тыш эш үзәге бар.

Ямаширмә - бик күп галимнәр, спортчылар һәм дәрәҗәле кешеләрнең туган җире. Алар арасында Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин; озак еллар ТР премьер-министры урынбасары булып эшләгән, Татарстан Республикасының телевидение һәм радиотапшырулар Дәүләт комитеты рәисе Илгиз Хәйруллин; абыйлы-энеле Зиннуровлар: Фоат - Гомумроссия полиция ассоциациясенең беренче вице-президенты, күп китаплар авторы, Булат - ТРның Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, "Ватан каршындагы казанышлары өчен" орденының II дәрәҗә медале белән бүләкләнгән, Рафаэль - авиация подполковнигы, Айрат - энергоуниверситет проректоры; Наил Хәмидуллин - авыл хуҗалыгы министры урынбасары; Азат Әхмәтов - крестьян-фермер хуҗалыгы пионеры, ул районны икмәк, камыр ризыклары, токмач белән тәэмин итә; Лена Таҗиева - Казан федераль университетының өлкән укытучысы; Рәшит Шакирҗанов -
КГАСУда татар телендә укыту кабинеты мөдире, техник фәннәр кандидаты һәм башка бик күпләр.

Фәридә Һидият кызы мәктәп турында бик күп нәрсәләр сөйләгәннән соң, шулай да бер кимчелек бар дип өстәде. Мин инде Интернеттан зарлануларны бүген тагын ишетермен, дип уйламаган да идем.

- Моннан бер ел элек электрон журнал тутыру өчен һәр укытучыга ноутбук биреп чыктылар, әмма аның белән эш итүе гаять катлаулы. Элемтә сигналы әлеге журналны тиешенчә алып барырга мөмкинлек бирми, - дип зарланды директор урынбасары.

Мәктәптән киткәндә балаларның яңа формадан йөрүенә игътибар иттем. Без башлангыч сыйныфларда шундыйны киеп йөрдек. Ни дисәң дә, матур, дөрес, мәктәптәгечә.

Ишегалдына чыккач, авылның балалар бакчасына кердем - ул бирегә авария хәлендәге иске бинадан күчкән. Җыйнак, җылы, әмма балалар бакчасы өчен бинасы зур түгел, аннары аның бакча итеп түгел, ә бәлки кабинетлар белән мәктәп буларак төзелгәнлеге күренеп тора. 3 - 7 яшьлек балалар ишегалында уйнап йөриләр иде һәм алар бик рәхәтләнеп фотога да төштеләр.

Милли көрәш башкаласы

Җирлектә спорт нык алга киткән. Физкультура укытучысы, киләчәге өметле булган яшь белгеч Ленар Зиннәтуллин, төп дәрес-ләрдән тыш, милли көрәш занятиеләре дә уздыра. Алар дәресләр тәмамланганнан соң мәктәптәге спорт залында уздырыла. Балалар анда бик яратып йөриләр. Районда ел саен Татарстан һәм Россия чемпионы Наил Хәмидуллин призына чемпионат уздырыла. Ул - районның горурлыгы, шушында, Ямаширмәдә туып-үскән кеше. 80 нче
елларда Наил Нурулла улы республиканың төрле шәһәрләрендә күп ярышларда батыр калган, соңрак баш судья итеп билгеләнгән. Бүген Наил Хәмидуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән һәм мәгариф, инновацион технологияләр бүлеге начальнигы булып эшли.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров та:

- Мин үзем дә спортка гашыйк кеше, баскетбол уйнарга яратам. Алла боерса, кыр эшләре тәмамлангач, егетләр белән кичләрен төп секцияләрдән соң мәктәп спорт залына җыелырбыз дип торабыз, - диде.

Сәламәт буласың килсә…

Авылның фельдшер-акушерлык пункты мәдәният йортының икенче катына урнашкан. Без әйбәт җиһазланган, чиста-пөхтә кабинет ишекләрен ачып кердек. Әйе, мондый пункт белән горурланырга була. Биредә уңайлы шартларда эшләү, кешеләр кабул итү өчен бөтенесе дә бар. Фельдшерны мин мәктәптә очраттым, ул ел саен планлаштырыла торган медицина күзәтүе уздыра иде. Энҗе Хәсбиуллина, эш күп булса да, мондый фельдшер-акушерлык пунктында эшләве рәхәт, диде. Ул бөтен авыл җирлегенә (300 дән күбрәк хуҗалык) хезмәт күрсәтә, ә транспорты юк.

Реклама

- Машина белән җайлырак булыр иде инде, - ди Энҗе Расих кызы, - авыл зур бит.

Китаплар һәм Интернет гасыры

Үзәк район китапханәсе филиалы булып торучы китапханәдә мине Фәридә Нәҗмиева каршы алды. Ул хәзерге вакытта китапханә фондында 10 меңнән күбрәк китап булуы турында әйтте. Китапханә ишеге ябылып тормый: балаларына китаплар алу өчен әти-әниләр килә, укучылар дәрескә әзерләнгәндә кулланыла торган китаплар алалар, өлкәннәр матур әдәбият белән кызыксына.

- Бездә бер 76 яшьлек әби бар, мин аңа китапларны өенә илтем бирәм, ул шулкадәр укырга ярата, - дип сөйли китапханәче. Мин аннан да шул ук Интернеттан зарлануларны ишеттем: - Укучылар киләләр дә, кирәкле мәгълүматны табу өчен Интернет бармы, дип сорыйлар. Компьютер булса да, Интернет юк.

Әйе, компьютер бар, һәм ул, чынлап та, әйбәт. Өстәлләр дә шөгыльләнергә уңайлы булырлык итеп тезеп куелган, әмма алар артында утыручылар юк. Интернет эшләсә, килүчеләр дә күбрәк булыр иде.

Фәнил Мөхтәров: "Иң мөһиме - кешеләрнең эшле булуы…"

Ямаширмә авыл җирлегендәге оешмаларда булганнан соң миндә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәровка сораулар туды.

- Фәнил Камилевич, җирлектә Интернет мәсьәләсендә нинди катлаулылык ул, нигә аннан зарланалар?

- Интернетны җепселле (оптоволоконный) кабельгә күчерергә дигән карар кабул ителгән иде. Кайбер урыннарда без аларны җиргә күмдек, ә кайдадыр чыбыклар баганада эленеп тора, бик зур буталчыклык килеп чыга. Катлаулылыкның нәкъ менә шушында булуы да ихтимал. Аннары мин Казандагы идарә итүче компаниягә дә шалтыратып белештем - нагрузка бик зур, диләр, аны ничек хәл итәсен әлегә белмибез.

- Шәһәргә якын урнашкан авыллар еш кына яшьләрнең читкә ки-түеннән интегә. Бу мәсьәләдә Ямаширмәдә эшләр ничек тора?

- Казанга китүче яшьләр бар, әлбәттә. Әмма мин аларны гаепләмим, булдыра алганның барысын да эшләргә тырышам. Кайвакыт аерым-аерым сөйләшергә туры килә. Моның бер күңелсез ягы бар: кешеләр шәһәргә эшкә китсәләр, алар инде әйләнеп кайтмыйлар. Шәһәрнең үзендә эшләрен алыштырсалар да, бирегә кайтмыйлар. Бездә "Ватан" ширкәтенә, фермер хуҗалыкларына кешеләр кирәк. Әле пекарня, аэроклуб та бар бит. Мәктәп тәмамлаучыларның сыер савучылар һәм механизаторлар буласылары килми, югары белем алмаска дигән карарга килүчеләре генә кала. Яшьләрне биредә озакка калдыру өчен аларда кызыксыну уя-тырга кирәк. Калыргамы-калмаскамы, дип уйлаучылар өчен механизаторлар әзерләүче курслар ачарга булдык, шофер таныклыгың һәм теләгең булса, эш табу җиңелрәк. Күп нәрсә, әлбәттә, хез-мәт хакыннан һәм эш режимыннан тора. Бездә бит ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк, елның 365 көнендә дә эшләргә кирәк. Кадрлар җитмә-гәнлектән, кайвакыт кешеләрне читтән дә чакырырга туры килә.

- Сез фермер хуҗалыкларын телгә алдыгыз. Сездә алар күпме?

- Алар бездә 16. Фермерларның күпчелеге үсемлекчелек белән шөгыль-ләнә, алтысы - терлекчелек һәм үсемлекчелек белән. Моңа кадәр бездә дүрт гаилә фермасы бар иде, быел тагын икесе грант отты, хәзер бездә алты зур гаилә фермасы бар.

- Җирлегегездә, мөгаен, проблемалар да юк түгелдер?

- Әйе, проблемаларсыз гына яшәгән җирлек бар микән. Безне иң борчыган мәсьәлә - балалар бакчасы. Ярымҗимерек бинада эшләргә һәм балалар тәрбияләргә туры килә. Бик күптәннән яңа бакча төзетәсебез килә. Хәзер, ярый инде, аны саласы урынны чистарта башладылар. Алла боерса, киләсе елга бездә 100 балага исәпләнгән яңа бакча булачак. Урнаштырырга теләүчеләр күп, ә бакчага барысы да сыймый бит. Бүген 38 бала йөри, 30 дан артыгы чиратта. Сүз дә юк, балаларыбызга әйбәт мәктәпкәчә учреждение кирәк.

Авыл башындагы юлны да җитешсезлекләр рәтенә кертер идем. Җирлекнең үзендә юлларны начар дип әйтеп булмый, ә менә керү юлы ямьсез. Юлга вак таш җәйдек җәюен, тик бу вакытлы нәрсә - яңгыр ява башлаганчы гына. Әйбәт асфальт кирәк. Моннан тыш, без яктырту мәсьәләсе белән шө-гыльләнәбез. Яңа урамнар барлыкка килә - анда ут уздырырга кирәк, әлегә исә караңгы.

- Үзегез җитәкли торган җирлекнең төп бурычлары нинди?

- Халык бездә бердәм, бер-берсенә ярдәм итә-ләр. Массакүләм-мәдәни, спорт чараларының ничек яхшы оештырылуына сөенәсең. Сүз уңаеннан әйтеп китим инде: бездә ерактан килгән артистлар чыгышын карарга әллә ни атлыгып тормыйлар, ә инде үзебезнекеләр, авыл "йолдызлары" чыгыш ясаса, зал шыгрым тула, ә бит тегеләре дә, болары да түләүле. Боларны мин кешеләр бер-берсенә булышып яши-ләр дигәннән әйттем.

Без яшьләрне дә, өлкән буынны да мәшгуль итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Бездә мәдәният йортында да, мәктәптә дә түгәрәкләр күп. Горурланырлык халык театрыбыз бар. Бездә хәтта бильярд өстәле дә куелган, кичләрен аның янында авыл пенсионерларын да күрергә була.

Минем төп бурычым - кешеләр эш белән тәэмин ителсен, гаиләләренең тамагы тук, тормышны алып барырлык акчалары булсын, эчкечелек белән мавыкмасыннар, урамнарда тәртип булсын, яшьләрнең вакытлары файдалы узсын, пенсионерлар кайгыртучанлыкны тоеп яшәсеннәр. Һәм, миңа калса, без бу бурычларны тормышка ашырабыз кебек.

ХАЛЫК ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ

Мин шулай ук ветераннар советы рәисе, авыл җирлегенең хөрмәт казанган, абруйлы кешесе Илсур абый Әхмәтов белән дә аралаштым.

- Мин олы яшьтәге, күпне күргән кеше: армиядә дә хезмәт иттем, кыр эшләрендә дә катнаштым, милициядә дә эшләдем. Безнең Ямаширмәбез - имин, уңайлы урын. Биредә әйбәт тормыш алып бару өчен бөтен нәрсә дә бар. Мин 16 ел колхозда эшләдем. Колхозлар юкка чыгарылгач, дөнья бетәр кебек тоелды. Әмма фермерлар барлыкка килде. Авыл җирлеге бүген нигездә шулар ярдәмендә чәчәк ата, фермерлар безнең өчен бик күп эшләр башкаралар. Аннары районга яңа җитәкче - Рөстәм Кәлимуллин килү белән шартлар да яхшырды. Бездә бөтен нәрсә - мәктәп, мәдәният йорты, кибетләр бар. Яңа урамнар барлыкка килә, ут, газ, су уздырыла. Тик менә авыл җирлегендә электромонтерлар юк, ә алар безгә бик кирәк.

Безнең белешмә

Биектау районының Ямаширмә авыл Советына 1930 нчы елда нигез салына. Ул җиде авылдан тора. Бүген аның составына Ямаширмә, Сәламәт Чишмә һәм Зур Елан авыллары керә. Территориясендә 1210 кеше яши. Ямаширмә авыл җирлеге район үзәгеннән 25 километр ераклыкта урнашкан.

Җирлек территориясендә аэродром бар. Ямаширмәдә кечкенә пекарня һәм шәхси тегермән, такта яру цехы, түбәтәй тегү фабрикасы, тәрәзә җитештерү цехы эшли. Моннан тыш, тәвә кошлары фермасы белән Ямаширмәнең даны бөтен республикага таралды.

***

Ямаширмә, чынлап та, җире, фермалары, зирәк акыллы, иҗади кешеләре белән гаҗәеп бай авыл. Зур шәһәр белән авылның аермасы, мөгаен, нәкъ менә шушындадыр: бездә кешеләр тату, бердәм, җирлектәге тормышның бары тик үз кулларында булуын аңлыйлар. Мәдәният тә, хуҗалык та нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә үсә, алга китә, яшьләр дә максатчанрак. Авылдагы тормышны җиңел дип әйтеп булмый инде, әлбәттә. Ә ул бер җирдә дә җиңел генә бармыйдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев