Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Владимир Беляков: "Авыл халкы миңа ышана, авырлыклардан куркырга хакым юк"

Владимир Анатольевич Беляков Шәпше авыл җирлеге башлыгы булып узган елның июнь аенда гына сайланган иде. Декабрьдә авылның Яңа ел чыршысы районда иң матур һәм купшы чыршы бәйгесендә җиңеп чыкты. Аңа кадәр инде авыл халкы белән бергәләп урамнарны чүп-чардан чистарталар, көздән үк корган агачлар киселә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар...

Владимир Анатольевич Беляков Шәпше авыл җирлеге башлыгы булып узган елның июнь аенда гына сайланган иде.
Декабрьдә авылның Яңа ел чыршысы районда иң матур һәм купшы чыршы бәйгесендә җиңеп чыкты. Аңа кадәр инде авыл халкы белән бергәләп урамнарны чүп-чардан чистарталар, көздән үк корган агачлар киселә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә төзелгән һәйкәл яңартыла, Кызыл Шәрык (Красный Воток) авылының мөселман зираты коймасы яңартыла. Кышка кергәнче күп фатирлы бер йортка капиталь ремонт ясала, мәдәният йортының фасад өлешенә косметик ремонт, эчтә буяу эшләре башкарыла. Авылда тәртип өчен җаваплы булган полиция хезмәткәре өчен административ-торак бина төзелә. Владимир Анатольевич билгеләп үткәнчә, полиця хезмәткәре тәртипсез гаиләләрне күзәтү астында тота, төрле җинаятьләрне һәм тәртипсезлекләрне булдырмый кала. Ул эшли башлаганнан бирле авылда тәртип бозулар бермә-бер кимегән.
2015 елда Шәпшедә республикакүләм мәдәни чара уздырыла. Эстрада яшьләренең "Йолдызлык" республика фестивалендә Татарстаннан гына түгел, Россиянең татарлар күпләп яшәгән өлкәләреннән дә иҗат яшьләре килгән иде. Авыл халкы бу мәдәни чара вакытында үзенең тарихын, мәдәниятын һәм кунакчыллыгын күрсәтте.
Владимир Беляков әйтүенчә, авыл халкы өчен дә мәдәни чаралар еш уздырыла. Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Өлкәннәр көне, Республика көне - бу бәйрәмнәр барысы да авыл халкын туплый, тагын да матуррак яшәргә рухландыра.
Агымдагы елда Владимир Беляков парк мәйданын төзекләндерүне максат итеп куйган. Анда урындыклар куярга, таштан сукмаклар салырга ниятли, сулыкларны чистартып, анда ял итү зоналары ясарга хыяллана. Бүгенге көндә иң мөһим проблема - балалар бакчасына ремонт кирәк. Бакчаның коммуникацияләре искергән, аларны алыштырырга, түбәсен яңадан ябарга, яңа тәрәзәләр куярга кирәк.
Резедә Әглуллина: Владимир Анатольевич килгәч безнең авылда уңай күренешләр генә күзәтелә башлады. Кышкы юллар чистартылып тора, күптән түгел генә хоккей мәйданчыгы төзелде.
Исхак Хәйруллин 40 елга якын Шәпшедә яши. Ул да авыл җирлеге белән яшь, энергияле кеше җитәкчелек итүе белән бик тә канәгать. "Шунысы куандыра, ул һәркемнең күңеленә ятышлы гамәлләр генә башкара, сайлауларда да ул 100% тавыш белән үтте", - диде ул.
Владимир Беляков, беренче карашка, җитәкчелек итәр өчен бик йомшак холыклы кешегә охшаган. Әмма аны авыл халкы ярата һәм хөрмәт итә, бу фактны берничек тә инкяр итеп булмый. Якташларының хөрмәте һәм ихтирамы аны яңа эшләргә рухландыра, көч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев