Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Уртак тырышлык белән

Айбаш авыл җирлегенә кергән Кодаш авылындагы мәчетнең коймасы тузган иде. Авылда шәһәрдән кайтып торучы Ибениев Рафаэль абый әйләнәсен сүтеп, яңа рәшәткәләргә заказ биреп, счет алып кайтты. Авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин тырышлыгы белән «Татмелиорация-Агро» генераль директоры Әнвәр Залаков төзелеш материалларына акча күчерде. Шофер Гыймадиев Рәдиф абый 1 «КамАЗ» таш алып...

Айбаш авыл җирлегенә кергән Кодаш авылындагы мәчетнең коймасы тузган иде.

Авылда шәһәрдән кайтып торучы Ибениев Рафаэль абый әйләнәсен сүтеп, яңа рәшәткәләргә заказ биреп, счет алып кайтты. Авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин тырышлыгы белән «Татмелиорация-Агро» генераль директоры Әнвәр Залаков төзелеш материалларына акча күчерде. Шофер Гыймадиев Рәдиф абый 1 «КамАЗ» таш алып кайтты, шуның белән мәчет алдын һәм мәчетнең керү юлларына таш түшәделәр һәм цемент белән катырдылар. Бу эшләрдә Ибениев Рафаэль абыйга авылыбыз егетләре Фәйзрахманов Илгиз, Гайнуллин Инсаф һәм Фәйзрахманов Алмаз булышты. Шушы Рамазан аенда авылның мәчетен матурлап, изге эш эшләгәннәре өчен бу кешеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телисе килә.

«Ил төкерсә, күл була», дип белеп әйткәннәр икән. Авыл кешеләре уртак тырышлык белән шундый кирәкле эшне башкарып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев