Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Урта Алатта ял паркы ачтылар

Без эре шәһәрләрдә генә парк- скверлар, ял итү урыннары төзүләренә, ачуларына күнеккән. Авыл җирлекләрендә аның кирәге дә юк кебек. Тик, юкка гына алай уйлыйбыз. Авылларда да бергә җыелып утырырга, сөйләшергә, хәл- әхвәл белешергә урын кирәк. 3 сентябрь Урта Алат авылында Ял паркын ачу чарасы узды. Чарага бик күп кенә авыл...

Без эре шәһәрләрдә генә парк- скверлар, ял итү урыннары төзүләренә, ачуларына күнеккән. Авыл җирлекләрендә аның кирәге дә юк кебек. Тик, юкка гына алай уйлыйбыз. Авылларда да бергә җыелып утырырга, сөйләшергә, хәл- әхвәл белешергә урын кирәк.

3 сентябрь Урта Алат авылында Ял паркын ачу чарасы узды. Чарага бик күп кенә авыл халкы җыелган иде.

Алат авыл җирлеге башлыгы Ранис Хөсәенов мәдәният йорты янында урнашкан әлеге ял паркының мөһимлеген әйтеп китте: "Әнәс Шакиров (авт.Әнәс Шакиров хәзерге вакытта Биектау муниципаль районы Советы рәисе урынбасары булып эшли) авыл җирлеге башлыгы булап эшләгәндә үк башланган эшнең дәвамы бу. Узган Яңа ел бәйрәмендә бизәлгән чыршыбыз республика күләмендә икенче урынны алды. Әнә шул вакытта 200 мең акча да бирелгән иде. Шул акчаларга мәдәният йорты тирәсе дә төзекләндерелде, брусчатка салынды. Халыкның да ярдәме күп тиде. "
Әлеге чарага шактый гына авыл халкы җыелган иде: араларында ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар да, абый- апалар, яшьләр, бала- чагалар бар. Авылларныдагы әлеге үзгәрешкә чын күңелдән сөенүләрен җиткерделәр. Алат мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләүче Вера Вафина әлеге эшләрнең дәвамлы булуын тели: "Ахыргы ел ярым эчендә генә дә җирлегебездә зур үзгәрешләр булды. Бу әлбәттә җирлек башлыгы белән монда яшәүче халыкның бергәләшеп эшләве нәтиҗәсе. Әлеге чарага күп кеше җыелды. Махсус кайтучылар да бар. Барсы да безнең өчен, монда яшәүче кеше өчен эшләнә."

Ял паркын ачуда Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов, Биектау районы авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Әнәс Шакиров җирлектәге авыл халкына һәр башлангычта ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте: "Әгәр дә безнең инициативаны күтәреп алырга халык булмаса, безнең берни дә килеп чыкмас иде. Безнең белән бергә эшләгән, ярдәм кулы сузган кешеләргә зур рәхмәт. Әлеге ял парклары башка авылларда да ачылыр дигән өметтә калабыз".

Концерт программасы, дискотека, күңелле музыка белән үрелеп барган матур авыл бәйрәме булды бу. Кунаклар өчен кайнар чәй кайнатылган һәм пылау пешерелгән иде. Авыл яши, шөкер! Шунысы куандыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев