Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Төзекләндерү дәвам итәчәк

Агымдагы атнаның сишәмбесендә үзәк мәдәният йортында район үзәге һәм Красносельский авыл җирлегенә караган башка авылларда яшәүчеләрнең җыены узды. Узган елда башкарылган эшләр турында җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, 1 нче мәктәп директоры Елена Гыйльманова, "Рябинушка" балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинова, участок инспекторы Вячеслав Жиленко чыгыш ясады. Район оешмалары җитәкчеләре...

Агымдагы атнаның сишәмбесендә үзәк мәдәният йортында район үзәге һәм Красносельский авыл җирлегенә караган башка авылларда яшәүчеләрнең җыены узды.

Узган елда башкарылган эшләр турында җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, 1 нче мәктәп директоры Елена Гыйльманова, "Рябинушка" балалар бакчасы мөдире Чулпан Гыйлаҗетдинова, участок инспекторы Вячеслав Жиленко чыгыш ясады. Район оешмалары җитәкчеләре халыкның күп квартиралы йортларны ремонтлауның сыйфатына, юлларны кардан арындыруга, урамнарны яктыртуга, чүп чыгаруга, төзекләндерүгә, район үзәгендә кәшәнә (часовня) төзүгә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.

Реклама

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район үзәге һәм поселокларның киләчәктә ничек үсәчәге турында сөйләде. Быел яңа балалар бакчасы салу планлаштырыла, шулай ук торак йортлар төзү, юлларны яңарту һәм авылларны төзекләндерү эшләре дә дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X