Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Тышкы дөнья белән элемтә торгызылды

Усад авылында почта бүлекчәсе яңадан ачылды. Авыл халкы өчен бу күптәннән көтелгән вакыйга. Биредә почта сентябрь урталарыннан бирле эшләмәде һәм бу биредә яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә бәла-казага әверелде. Почта хезмәтләреннән файдалану өчен аларга айдан артык Биектауга килеп йөрергә туры килде. Бүлекчә эшләмәгән арада хулиганнар да үз тәртипләрен урнаштырганнар. Бүлектә ут...

Усад авылында почта бүлекчәсе яңадан ачылды. Авыл халкы өчен бу күптәннән көтелгән вакыйга.

Реклама

Биредә почта сентябрь урталарыннан бирле эшләмәде һәм бу биредә яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә бәла-казага әверелде. Почта хезмәтләреннән файдалану өчен аларга айдан артык Биектауга килеп йөрергә туры килде. Бүлекчә эшләмәгән арада хулиганнар да үз тәртипләрен урнаштырганнар. Бүлектә ут та, җылылык та булмый. Әмма бүген бу җитешсезлекләрнең барысы да бетерелгән. Эш өчен кирәкле барлык хезмәткәрләр дә: почта бүлеге начальнигы һәм 6 хат ташучы да бар. Район буенча тулаем алганда вәзгыять уңай. Барлыгы 23 почта бүлеге эшли, халыктан зарланулар ишетелгәне юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев