Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Туган ягым табигате сакчылары

Мин чын күңелемнән туган ягымның зур уңыш бирә торган киң басуларына, зәңгәр сулы күлләренә, елгаларына, көмештәй саф челтерәп аккан чишмәләренә, киң болыннарына, урманнарына гашыйк. Җәен болыннарда талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең, табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Табигатьне җанландырып...

Мин чын күңелемнән туган ягымның зур уңыш бирә торган киң басуларына, зәңгәр сулы күлләренә, елгаларына, көмештәй саф челтерәп аккан чишмәләренә, киң болыннарына, урманнарына гашыйк.

Җәен болыннарда талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзеңне ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк анда! Әйтерсең, табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар.

Табигатьне җанландырып кошлар сайравын, үз кочакларына алучы баһадирдай имән, нарат, каен агачларын һәм башка бик күп төрле гүзәллекләрне күреп, сокланып үсәбез. Ә бит әле шушы тиңсез гүзәллекне рәнҗетмичә яклый һәм саклый да белергә кирәк.

Олы Кавал авылы тарихы турында сакланып калган риваятьләрдә борынгы заманнарда ук бу урыннар калын урманнар, болыннар белән капланган булган, дип язылган. Вакытлар үтү белән аларның территориясе кимегән. Урманнарны, болын-кырларны, анда яшәүче кош-кортларны, җәнлекләрне саклау, аларның территорияләрен киңәйтү бурычы килеп баскан. Шул максаттан безнен авыл территориясендә Экология министрлыгы "Чулпан" табигать тыюлыгы оештырган һәм авыр вазифаны үз өстенә алган.

Күп еллар дәвамында "Чулпан" тыюлыгында эшләүче белгечләр - Зарипов Әнәс абый, Шакиров Рафис абыйлар белән берлектә минем әтием - Гыймадиев Фәнил дә табигатне саклау буенча зур эшләр башкаралар.

Әтием - Гыймадиев Фәнил Камил улы 1981 елның 13 мартында Биектау районы Олы Кавал авылында туган. 1988 нче елдан 1998 елга кадәр Олы Кавал мәктәбендә белем алган. 1998-2003 елларда Казан дәүләт педагогика университетының география һәм биология бүлегендә югары белем алган. Шуннан соң да әле ул 2006 нчы елга кадәр шунда ук аспирантураның биология һәм экология бүлегендә белем алып, шул ук вакытта ботаника кафедрасында ассистент булып эшләгән. 2007 нче елда читтән торып, Курск шәһәренең Казандагы филиалында Региональ финанс-икътисад институтында белем алып, экономист белгечлеге алып чыккан. Ул бик тырыш һәм максатчан кеше. Шуңа да аның белем алуга омтылышы бер вакытта да сүрелми. Бүгенге көндә дә Казан дәүләт энергетика университетының 3 курсында белем алуын дәвам итә.

2008 нче елның июнендә ул туган авылына әйләнеп кайта һәм аны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы "Чулпан" ланд-шафт профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгына җи-тәкче итеп куялар. Яшь кенә булуына карамастан, аның хезмәтен югары бәяләп, Экология министрлыгы тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары, дипломнары һәм бүләкләре бар.

Әтием һәм аның хезмәттәшләре урманнарны, күлләрне чистартып, саклап торалар, агачлар утырталар. Ел дәвамында салкын кышкы көн-нәрдә мәктәп балалары белән берлектә кош оялары, җимлекләр ясап эләләр, кыргый хайваннарга ризык җитмәү сәбәпле, алдан әзерләп куелган махсус урыннарга азык куялар. Аларның эшләгән эшләрен бармак белән генә санап, тел белән генә сөйләп бетерерлек түгел.

Бүгенге көндә без алардан үрнәк алабыз, алар белән горурланабыз. Әтием кебек табигатьне, урманны яратучылар, саклаучылар күбрәк булсын иде!
Аксын әле челтерәп,
Саф Калимә чишмәсе.
Тибрәлсен җилдә
Ак каен кәүсәсе.
Туган якны сагынып,
Җылы яктан кайтып
кошлар,
Куанышып сайрасыннар,
Матур оялар корсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев