Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Тиешлесе – эшләнде, ә эшләнәсе тагын да күбрәк

Ел саен гыйнвар-февраль айларында район, төрле оешма җитәкчеләре халык белән очрашалар. Әле күптән түгел генә шундый очрашу Ямаширмә авыл җирлегендә булды. Төзекләндерү, авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен авылларда ниләр башкарылуы турында Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров сөйләде. - Узган ел җыенда без балалар бакчасы төзү, юллар ремонтлау мәсьәләсен кузгаткан...

Ел саен гыйнвар-февраль айларында район, төрле оешма җитәкчеләре халык белән очрашалар. Әле күптән түгел генә шундый очрашу Ямаширмә авыл җирлегендә булды. Төзекләндерү, авыл кешеләренең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен авылларда ниләр башкарылуы турында Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров сөйләде.

- Узган ел җыенда без балалар бакчасы төзү, юллар ремонтлау мәсьәләсен кузгаткан идек, - дип башлады сүзен Фәнил Камил улы. - Хәзер инде планлаштырылганнар тормышка ашты, дип әйтергә була. Ике катлы менә дигән балалар бакчасы бинасы калкып чыкты. Хәзерге вакытта анда 80 бала йөри. Форсаттан файдаланып, ямаширмәлеләр исеменнән әлеге бүләге өчен район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга рәхмәтебезне белдерәм.

Авыл җирлеге башлыгы үзара салым һәм өстәмә финанслау акчасына ниләр башкарылуына аерым тукталды. Мәктәп урамына яңа асфальт җәелгән, Муса Җәлил исемендәге урамдагы күпернең дә асфальтын яңартканнар. Барлыгы 425 мең сумлык ремонт эшләре башкарылган.

Соңгы елда халык саны арткан, хәзерге вакытта җирлек территориясендә 1211 кеше яши, 30 бала туган. Ни кызганыч, югалтулар да булган. Авыл аксакалы, ветераннар советы рәисе Илсур Минһаҗ улы Әхмәтов, сугыш ветераннары Фәлвәт Мин-һаҗ улы Вәлиуллин һәм Габдулла Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов бакыйлыкка күчкәннәр.

Үзара салым акчасына өстәмә финаслау программасы дәвам иттереләчәк. Референдумда авыл кешеләре әлеге проектны хуплаганнар. Хәзерге вакытта планлаштырылган сумманың 79 проценты җыелган да инде. Әлеге акчага Полевая һәм Вахитов исемендәге урамнарда юллар ремонтланачак, 1 Май һәм Нариман урамында асфальт тәртипкә китереләчәк.

- Без үзара салым акчасын үз вакытында тулысынча җыеп бетерергә һәм аны тиешле максатта файдаланырга тырышырбыз, - дип ышандырды җирлек башлыгы.

Ямаширмә авыл җирлеге - районның иң зур һәм тотрыклы үсештәге җирлеге. Бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары үсеше буенча да күренә. 2014 елда ямаширмәлеләр 26 шәхси ярдәмче хуҗалык кредиты алганнар, бу моннан алдагы ел белән чагыштырганда 2 гә күбрәк. Әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле авылда 166 хуҗалык барлыгы 22 млн. 645 мең сумлык кредит алган. Бу акчаларга терлек абзарлары салынган, мал-туар сатып алынган. Бу - райондагы авыл җирлекләре арасында иң югары күрсәткеч. Гаилә фермалары да 4 тән 6 га кадәр арткан. Шәхси хуҗалыкларда 303 терлек асрала, шуларның 86 сы - савым сыерлары. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекчелек продуктлары җи-тештерү сөт һәм ит бәяләре артып торган хәзерге заманда бигрәк тә мөһим.

Фәнил Камил улы үзенең чыгышында сәүдә, хокук тәртибен саклау, балалар һәм үсмерләргә тәрбия бирү мәсьәләләренә дә тукталды.

Ямаширмәдә халык, бәйрәмме ул, фестиваль яки өмәме - барлык чараларда да актив катнаша. Язын һәм көзен зиратларны тәртипкә китерү эшләре башлана. Җирлек территориясендә Зур Елан авылында христианнар, ә Ямаширмәдә мөселманнар зираты бар. Көзен ир-атлар зиратларны корыган-черегән агачлардан арындырганнар, территориясен җыештырганнар. Андый эш язын да дәвам иттереләчәк.

Авылдашлары исеменнән Фәнил Мөхтәров чишмәне төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәткәне өчен якташлары Фоат Хәнәфи улы Зиннуровка рәхмәт белдерде. Аның ярдәме һәм алтын куллы Рашат Габбас улы Кәлимуллин тырышлыгы белән чишмә яңартылган, хәзер анда матур һәм бик уңайлы. Әле тагын ике чишмәне тәртипкә китерәсе бар икән. Быел тузган биналарны сүтү дә дәвам иттереләчәк. Өч иске йортны инде сүткәннәр һәм урынын чистартканнар.

Авыл җирлеге башлыгы урамда бәйдән ычкынып йөрүче этләр проблемасына да тукталды. Халыкны этләрен ишегалдыннан чыгармаска, авылдашларын, бигрәк тә бала-чаганы куркыныч астына куймаска өндәде.

Моннан ике ел элек "Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикле ширкәте контейнерлар куйганлыктан, авыл чистарып һәм ямьләнеп киткән, чүп чыгарган өчен түләү дә үз вакытында башкарыла.

Җыелышта шулай ук балалар һәм яшьләрнең ял вакытын оештыру мәсьәләсен дә тикшерделәр. Авыл мәдәният йортында һәм мәктәптә күп түгәрәкләр эшли. Укучылар бию түгәрәгенә, балалар театрына, волейбол, баскетбол, теннис, бильярд секцияләренә рәхәтләнеп йөриләр. Әти-әниләр балаларын шушындый шөгыльләргә җәлеп итәргә тырышсыннар, зарарлы гадәтләргә һәм хокук тәртибе бозарга аларның вакытлары калмасын.

Җирлек башлыгы шулай ук Ямаширмәдә Җиңүнең 70 еллыгына һәм районның 80 еллык юбилеена нинди әзерлек эшләре алып барылу белән дә таныштырды. Ул авылдашларына бергәләп нәтиҗәле эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, авыл җирлеге эшләрендә актив катнашырга, булганның кадерен белергә чакырды.

"Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикле ширкәте эше турында аның директоры Зөфәр Лотфуллин сөйләде. Ул авыл хезмәт-чәннәренә кыен елларда хуҗалыкны, фермаларны, сөт терлекчелеген таркатмый саклап калганнары, ә авыл җирлеге, мәктәп, авыл учреждениеләре коллективларына авыл хуҗалыгы предприятиесе эшендә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлы эшли, алга бара, хезмәт хакы үз вакытында түләнә. Ул җыелышта катнашучыларны килә-чәккә планнар белән таныштырды.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ямаширмәлеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

- Сез районда беренчеләрдән булып гаилә фермалары оештырдыгыз, - дип ассызыклады Рөстәм Галиулла улы. - Шәхси ярдәмче хуҗалык кредитларыннан оста файдалану нәтиҗәсендә терлекчелек продуктлары җитештерү алга китә. Авылда матур гына балалар бакчасы төзелде, аны төзекләндерүдә сез дә катнаштыгыз. Сөт терлекчелеге дә алга бара, әмма аны әле тагын да үстерергә була.

Район башлыгы авыл кешеләрен яшьләрне һәм балаларны спорт белән шөгыльләнүгә, авылдагы җитештерү эшләренә күбрәк җәлеп итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев