Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Табибларга рәхмәт

Аякларым авыртып, Биектау район больницасына бардым. Мине анда шәфкать туташы Эльза Шәрәфиева белән яшь хирург Рамил Равил улы кабул итте. Аякларны карагач, больницага ятарга киңәш иттеләр. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы Лилия Зарипова каршы алды. Хирургия бүлегенә ятарга җибәрде. Анда мине хирург Эльмира Зиннәт кызы карады. Ул барлык авыруларга...

Аякларым авыртып, Биектау район больницасына бардым. Мине анда шәфкать туташы Эльза Шәрәфиева белән яшь хирург Рамил Равил улы кабул итте. Аякларны карагач, больницага ятарга киңәш иттеләр. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә шәфкать туташы Лилия Зарипова каршы алды. Хирургия бүлегенә ятарга җибәрде. Анда мине хирург Эльмира Зиннәт кызы карады. Ул барлык авыруларга да ягымлы, мәрхәмәтле, йомшак куллы. Хирурглар Фәрит Әнис улы, Әнвәр Нәүфәл улы да, авырулар янына көн саен кереп, хәлләрен белеп торалар. Мәрхәмәтлелекләре, тәмле телләре белән сихәт бирәләр. Шәфкать туташлары Әлфирә, Ләйлә, Алсу, Зинаида Николаевна, Альмира, шулай ук Илдар үз эшләрен намус белән башкаралар. Уколларны билгеләгән вакытта ясыйлар. Физиотерапиядә Галина Таланова хезмәт куя. УЗИ аппаратында Фирдәвес Фарук кызы авыруларны игътибар белән карый. Санитаркалар Әлфия, Фәүзия, Валя, Марзия, Алсу, Надя палаталарны чиста тоталар. Йомшак куллы кызлар Зөлфия Бариева, Виктория массаж ясыйлар.

Поварлар тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар. Хирурглар Әнвәр Нәүфәл улына, Эльмира Зиннәт кызына, Фәрит Әнис улына, Рамил Равил улына, Азат Алексеевичка, төн йокыларын йокламыйча, авыруларны коткарып калулары өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм. Сезгә теләкләрнең изгесен юллыйм, уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев