Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Район үзәгендә үзгәрешләр сизелерлек

Узган атнада булган Красносельский авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, район службалары һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Иван Варламовның чыгышыннан шушы территориядәге эшләрнең торышы белән танышканнан соң, җыелышта катнашучылар власть һәм коммуналь тармак вәкилләренә...

Узган атнада булган Красносельский авыл җирлегендә яшәүчеләр җыелышында Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, район башлыгы урынбасары Раушан Хәйруллина, район службалары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Иван Варламовның чыгышыннан шушы территориядәге эшләрнең торышы белән танышканнан соң, җыелышта катнашучылар власть һәм коммуналь тармак вәкилләренә үзлә-рен борчыган сорауларны бирделәр.

Район үзәгендә яшәүчеләрне юлларны ремонтлау да, шәхси йортларга канализация уздыру да, Комсомольская урамындагы калган йортларны аерым җылытуга күчерү дә, Биектау станциясе һәм авылы арасындагы автобус маршрутын яңарту да кызыксындырды.

Күтәрелгән сорауларга башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, Биектау коммуналь челтәрләренең баш инженеры Рөстәм Шәрипов, "Вавилон-Жилсервис" идарә компаниясе директоры Рифгать Сәмигуллин аңлатмалар бирделәр. Район үзәгендә яшәүчеләрне бүген нәрсә борчый соң? Мисал өчен, Комсомольская урамында торак йортлар аерым җылыту программасына кермәгән. Сәбәбе - яшәүчеләрнең 100 процент ризалыгы булмау, ә моннан башка эшне башлау мөмкин түгел.

Шәхси йортларга канализация уздыруга килгәндә, мондый программа юк, әмма халык уртак финанслауга риза булса, бу мәсьәлә хәл итәрлек. Район үзәгендә тимер юл янында 9 катлы торак йорт төзү һәм аңа коммуникацияләр үткәрү әлеге мәсьәләне чишәргә ярдәм итәчәк.

Чернышевский урамында яшәүчеләр әлеге урамны тикмәгә генә күп газаплар тудыручы дип атамый. Монда җәяүлеләр элек тә үз иминлекләре өчен курыктылар, ә Каменкада күпер төзелгәннән соң автомобильләр ташкыны арткач, аннан йөрү тагын да кыенлашты. Урам тар һәм тигезле-тигезсез, тротуарларга урын юк.

Раил Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, район җитәкчелеге бу проблеманы хәл итүне зарури дип саный, һәм бүген яңа юл проектлана, ул Каменкадан Киндерледәге тимер юл яныннан, базалар аша узачак һәм алга таба шәһәргә килеп чыгачак. Әлегә Чернышевский урамына "яткан полицейскийлар" гына куярга мөмкин.

Берничә сорау тимер юл артындагы торак массивыннан бирелде. Алар Черноморская урамының начар яктыртылуына, юлларны ремонтлауга, "газель-вертушка" (маршрутны яңадан ачкач) йөри торган тар тыкрыкны асфальтлауга кагылды.

Власть вәкилләренә җыелышта катнашучылар Кооператив урамы, 6-12 нче йортларның ишегалдында балалар мәйданчыгы булдыру турында вәгъдәнең үтәлмәве хакында искә төшерделәр. Комсомольская урамындагы балалар мәйданчыгы да төзекләндерелмәгән. Аның яныннан узучы юлга да "яткан полицейский" кирәк.

Бу көнне сүз алып барылган башка проблемалар арасында почтаның үз вакытында килеп җитмәве, мәктәп янындагы чүп контейнерларының уңайсыз урнашуы, кайдадыр ОДНның күп исәпләнүе кебек проблемалар да булды.

Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе район үзәген төзекләндерү планнары турында сөйләде. Биектау тимер юл станциясе поселогы, ниһаять, иске бараклардан котыла, территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү дәвам итә. Әмма район үзәгендә яшәүчеләр үзләре дә йорт яны территорияләренең, янәшәдәге урманның чисталыгы турында даими кайгыртырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев