Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Өлкәннәргә дан һәм хөрмәт

Үтәр көннәр, айлар, еллар үтәр, Акрынлап китәр яралар. Күрмәсен лә иде күз яшьләрен, Җир иңрәвен дөнья яңадан. (Гәлимҗан Латыйп.) Бөек Ватан сугышы беткәнгә инде 70 ел вакыт үтте. Тик әле дә ул исән калган сугыш һәм тыл ветераннарының хәтерендә зур горурлык һәм сары сагыш булып уелып калган. Горурлык, чөнки халкыбыз...

Үтәр көннәр, айлар, еллар үтәр,
Акрынлап китәр яралар.
Күрмәсен лә иде күз яшьләрен,
Җир иңрәвен дөнья яңадан.

(Гәлимҗан Латыйп.)

Бөек Ватан сугышы беткәнгә инде 70 ел вакыт үтте. Тик әле дә ул исән калган сугыш һәм тыл ветераннарының хәтерендә зур горурлык һәм сары сагыш булып уелып калган. Горурлык, чөнки халкыбыз зур сугыш сынавын сынмыйча-сыгылмыйча, дошман каршында баш имичә җиңеп чыкты. Яу кырыннан кайталмыйча ятып калганнарның, хәбәрсез югалганнарның, сугыш үткән урыннарда, концлагерьларда ачлыктан, дошман җәзаларыннан һәлак булучыларның исемнәре сары сагыш булып күңелләрдә уелып калды.

Дүрт ел буе халкыбыз көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белмичә көрәште. Һәркем хәленнән кил-гәнчә җиңүгә үз өлешен кертте. Батыр солдатларыбыз фронтта көрәш-кәндә, хатын-кызлар, бала-чага басуларда иген икте, урман кисте, заводларда сугыш кирәк-яракларын җитештерде, фабрикаларда солдатларыбыз өчен кием-салым текте, окоплар казыды. Туйганчы ашау, ял, йокы - болар барысы да буй җитмәслек хыял кебек иде. Ләкин илебез бирешмәде-зарланмады, сыкранмады. Түзде һәм җиңде. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" - бу сугыш елының девизын һәркем йөрәге аша үткәрде.

Безнең Усад авылы җирлегендә бүгенге көндә исән калган сугыш ветераннары, кызганычка каршы, юк инде. Сугыш елларында, бала-чага булуларына карамастан, фронт өчен басу-кырларда, урман кисү эшләрендә, завод-фабрикаларда хезмәт иткән тыл ветераннары да бик аз калган. 13 март көнне Усад мәдәният йортында аларга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" медальләре тапшырылды. Бу тантанада район Советы Аппараты җитәкчесе Нияз Газеев катнашты.

- Хөрмәтле ветераннар! Бүген шушы тантаналы бүләкләү бәхете миңа тиде. Без, бүгенге көн вәкилләре, сезнең Ватанны саклау өчен куйган фидакарь хезмәтегезне онытырга хакыбыз юк. Сезнең алда без чиксез бурычлы. Россия Президенты Указы нигезендә, күрсәткән каһарманлыгыгыз һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткәнегез өчен бүген барлык ветераннар юбилей медальләре белән бүләкләнә. Сезгә ихлас күңелдән саулык, тыныч гомер, иминлек һәм муллык телим, - диде ул.

Шушы котлаулардан соң Нияз Анирович һәр ветеранга юбилей медале һәм канәфер чәчәге тапшырды. Захарова Анна Васильевна, Иванова Зоя Петровна, Иванов Анатолий Михайлович, Мифтахова Минҗамал Камали кызы, Намаев Рөстәм Гайсим улы, Рыбакова Анна Макаровна, Фәизова Фәрваз Солтан кызы, Галимҗанова Сания Зиннәт кызы - бу бәйрәмгә бүгенге көндә исән булган 35 тыл ветераннары арасыннан алар гына килә алды. Нишлисең, сугыш елларындагы ачлы-туклы яшәү, чиләнеп эшләүләр эзсез генә узмаган шул -күбесен урын өстенә яткырган. Сугышта һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны һәм сугыштан соң яралардан үл-гәннәрне зал аягүрә басып, бер минутлык тынлык белән искә алды.

Реклама

Бүләкләүләрдән соң хөрмәтле ветераннар өчен әзерләнгән концерт башланып китте. Усад балалар бакчасына йөрүче балалар аларга үзләренең бик матур җырларын бүләк иттеләр. Усад урта мәктәбе укучылары һәр ветеранның тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган видеофильм әзерләделәр. Алар хөрмәтенә Усад мәдәният коллективы, "Веснянка" халык җыр ансамбле, "Атнакич" татар җыр ансамбле, Усад китапханәчесе үзләренең җырларын һәм шигырьләрен башкардылар. Усад мәдәният йортында эшләүче бию түгәрәгенә йөрүче балалар аларга үзләренең дәртле биюләрен бүләк иттеләр, ә вокал группасына йөрүче Сираҗиева Кристина һәм Ильин Вәкил бик матур җырларын башкардылар. Концерт тәмам булгач, сугыш ветераны Мифтахова Миңҗамал апа барлык ветераннар исеменнән үзенең рәхмәтен җиткерде.

- Илебезнең, районыбызның, авылыбызның җи-тәкчеләренә безне искә алып, зурлаганнары өчен зур рәхмәт! Без күргән-нәрне хәзерге яшьләргә, киләчәк буыннарга кү-рергә язмасын, илебез тыныч, күгебез мәңге аяз булсын! - диде ул.

Шул теләкләргә кушылып, шуны әйтәсе килә: Ходаебыз безгә, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга бик рәхәт тормыш бүләк итте. Шул рәхәтлекнең кадерен белеп, Ходай биргәнгә риза булып, саулыкта, тынычлыкта яшәргә язсын иде.

Тантанага килә алмаган һәр ветеранның өенә барып, юбилей медальләрен, республика һәм район хакимиятенең котлауларын Усад авыл җирлеге башлыгы Тябин Андриян Андриянович һәм секретарь Биктаһирова Роза Әхмәт кызы тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев