Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Кояшлы май өчен рәхмәт!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә май тантаналары Бөреле авыл җирлегендә киң колач белән билгеләп үтелде. Бөреле җәнлек совхозы поселогының үзәгендәге мемориаль комплекс янына моңа кадәр бер дә булмаганча бик күп кеше - олысы да, кечесе дә җыелды. Сугышта һәлак булган якташларга куелган һәйкәл яны, көрәш кырыннан әйләнеп кайтып, сугыштан соң...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә май тантаналары Бөреле авыл җирлегендә киң колач белән билгеләп үтелде.

Бөреле җәнлек совхозы поселогының үзәгендәге мемориаль комплекс янына моңа кадәр бер дә булмаганча бик күп кеше - олысы да, кечесе дә җыелды. Сугышта һәлак булган якташларга куелган һәйкәл яны, көрәш кырыннан әйләнеп кайтып, сугыштан соң мәңгелек йортларына күчкән-нәрнең исемнәре (бүгенге көннәрне дә кертеп) язылган мемориаль такта тирәсе чиста итеп җыештырылган һәм төзекләндерелгән. Ә 9 Май алдыннан исә биредә әллә каян күренеп тора торган "Җиңү өчен рәхмәт!" дигән язулы гаубица куелган. Җирлек башлыгы Таһир Баһаветдинов инициативасы белән "Бөреле" ябык акционерлык җәм-гыяте генераль директоры Алмаз Миңнекаев ярдәмендә аны Уралдан кайтартканнар. Бу мәртәбәле бурычны "Бөреле" торак хуҗалары ширкәте рәисе Хәлил Әхмәтҗанов башкарган.

Истәлекле стела янындагы мактаулы урыннарда - Бөек Ватан сугышында катнашучылар Анна Сергеевна Аракчеева һәм Минһаҗетдин Сәлахетдин улы Ибраһимов, камалышта калган Ленинград кешесе, хәзер Бөреледә яшәүче Эльвира Семеновна Бусыгина. Беренче рәткә поселокның хөрмәтле кешелә-рен - тыл ветераннарын утырттылар. Аларның сафы да, фронтовикларныкы кебек үк, соңгы елларда нык сирәгәйде. Бүгенге ветераннар - 1925-1931 елгылар. Укучылар аларның барысына да чәчәкләр бүләк иттеләр. Чыгыш ясаучылар аларга дошманны җиңгән-нәре, барлык кыенлыкларга түзгәннәре, килә-чәк хакына дөньяны коткарып калганнары өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган сугыш чоры һәм җиңү китергән май ае турындагы көйләр яңгырады. Бөреле мәктәбе укучылары Байрак алып керделәр. Авылдашларына 93 яшьлек Анна Аракчеева мөрә-җәгать итте.

- Барыгыз да тынычлыкта яшәгез һәм бәхетле булыгыз. Җиңүнең 70 еллыгы - онытылмаслык, бөек бәйрәм. Россия берәү белән дә сугышмаганга күрә без тыныч яшибез. Барыгызга да, аеруча яшьләргә уңышлар телим. Бүген бөтен өмет яшьләрдә. Укыгыз, начар юлга тайпылмагыз. Мин җәнлек совхозында 1932 елдан бирле яшим. Бездә укучылар да тәрбияле, белем алгач, алар галимнәр, җитәкчеләр булалар, кешеләребез дә әйбәт. Иң күр-кәм гореф-гадәтләрне дәвам итегез.

Ветераннарны, поселокта яшәүчеләрне һәм кунакларны Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов котлады. Тиңдәшсез батырлыгы, көрәштә бүгенге тыныч тормышыбызны яулавы өчен өлкән буынга ихлас рәхмәтен белдерде.

Биектау районы җитәкчеләре исеменнән митингта Хисап палатасы рәисе Фаил Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның юбилей бе-лән котлавын укып чыкты. Митингка җыелучыларны "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Алмаз Миңнекаев котлады. Чыпчык һәм Бөреле приходлары рухание Иоанн Рязановка, әфган сугышында катнашкан интернационалист сугышчы Расих Хәкимовка да сүз бирелде. Бөреле урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучысы Владислав Лукоянов ветераннарга 1941-45 еллардагы барлык батырлыклары, тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм бәйрәм белән котлады.

Бөреле урта мәктәбе илебез өчен мөһим вакыйгага махсус үзенчәлекле тамаша әзерләгән.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң җыелучыларны поселок стадионына чакырдылар. Анда күзләрне камаштырырлык шоу башланды. Анда мәктәпнең барлык укучылары катнашты. Кулларына шарлар, туплар, боҗралар, чәчәкләр тотып, алар тере калейдоскоп ясадылар. Рәтләр булып та, түгәрәк ясап та тезелделәр, колонналап та бастылар, бөтен басу буйлап "чәчелделәр" дә. Тамаша азагында балалар күгәрченнәр очырдылар. Бу шуның кадәр дә йөрәккә ятышлы күренеш булды, күпләрнең хәтта күзләре яшьләнде. Кояшлы күк йөзендә очып йөрүче күгәрченнәр тынычлыкны, тормышка сөенүне, җиңүле язны гәүдәләндерә. Мондый мизгелләрдә бабаларыбыз һәм карт бабаларыбыз буынына иксез-чиксез рәхмәтле булуыбызны тоябыз. Алар 45 нче елда җиңгәнгә күрә без исән, без яшибез!

- 9 Май хөрмәтенә ми-тингларда безнең поселокта халыкның шулкадәрле күп җыелганын хәтерләмим. Әти-әниләр хәтта кечкенә балаларын да алып килгәннәр. Быел шушында, һәйкәл янына киләсе һәм бөтен кеше белән бергә Җиңү көненә багышланган тантанада катнашасы килде. Мәктәп матур чыгышы белән шатландырды. Кыр кухнясы да бар иде, - диде Татьяна Егорова.

Шушындый күңелле очрашудан соң Бөек Ватан сугышы ветераннарын мәдәният сараена бәй-рәм табынына чакырдылар. Аны әзерләргә җирлектәге барлык чараларның даими иганәчесе - генераль директоры Алмаз Миңнекаев белән берлектә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев