Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Клубсыз калмасак иде

Безнең Кодаш авылы клубында әниләрне хөрмәтләп "Иң кадерлем, әнием!" дигән кичә булып үтте. Анда бөтен әниләр, әбиләр җыелыштык. Кичә төрле уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды, сый-нигъмәтле табын янында дәвам итте. Клуб мөдиребез Фәйзрахманова Илсөя ел әйләнәсе бер генә бәйрәмне дә читтә калдырмый, балалар белән дә, яшьләр белән дә уртак...

Безнең Кодаш авылы клубында әниләрне хөрмәтләп "Иң кадерлем, әнием!" дигән кичә булып үтте. Анда бөтен әниләр, әбиләр җыелыштык. Кичә төрле уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды, сый-нигъмәтле табын янында дәвам итте.

Клуб мөдиребез Фәйзрахманова Илсөя ел әйләнәсе бер генә бәйрәмне дә читтә калдырмый, балалар белән дә, яшьләр белән дә уртак тел таба, әбиләрнең дә күңелен күрә. Карт кешегә күп кирәкми, алар шуңа да бик шат.

Кодаш авылында балалар саны җитми дип, башта мәктәпне яптылар, хәзер клубны да ябалар дигән хәбәр зур борчуга салды.
Әбиләребез Әниләр көнендә шул кадәрле куандылар, күңел ачтылар, клуб бетәсен ишеткәч: "Сугыш вакытында да авыл клублары ябылмаган, әллә нинди ачлык, юклык чорларында да без мәдәният мәркә-зеннән мәхрүм ителмәдек", - дип таралыштылар. Инде якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмен кайда каршылыйбыз дип кайгырыштылар.

Авылыбыз табигатьнең иң матур җирендә урнашкан, халкы да тырыш, эшчән, уңган. 3 сыер һәм аннан да күбрәк терлек тотучы 7-9 гаилә бар. Шәхси хуҗалыкларга бирелә торган кредит хисабына Идрисов Фидаиль 12 сыерга җитәрлек зур абзар төзеде, хәзергесе көндә 7 сыер тота. Гаилә фермаларына юл төзү программасы буенча 2015 нче елда безнең авылга да ниһаять күтәртелгән таш юл булса да төзелер иде дип шатланып көтәбез. Соңгы елларда авыл җирлегебездә күп эшләр башкарыла, авыллар төзекләнә, үзара салым акчасына урамнарга таш юл салынды. Авыл халкы 300 сум үзара салым акчасын да иң беренчеләрдән булып җыеп тапшырды. Айбаш авылында мәдәният йорты төзелә башлавы да бик куанычлы. Шул мәдәният йорты төзелеп беткәнче һәм юллар булганчы гына булса да клубыбыз ябылмасын иде дигән теләкне җиткерәсебез килә.

Кыскасы, һәр авылның үз мәдәният учагы булсын иде, япмасыннар иде клубларны! Авыл халкы гозерен аяк астына салып таптамасыннар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев