Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Каенлыкта халык белән очрашу булды

Каенлык авыл җирлегендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр җыелышы булды. Анда ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Каенлык төп мәктәбенең актлар залында "Заман безне сайлады" дигән документаль фильм күрсәтелде. Кинодагы күренешләр җыелышта катнашкан укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәдәният хезмәткәрләре, хезмәт ветераннарын...

Каенлык авыл җирлегендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр җыелышы булды. Анда ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Каенлык төп мәктәбенең актлар залында "Заман безне сайлады" дигән документаль фильм күрсәтелде.

Кинодагы күренешләр җыелышта катнашкан укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәдәният хезмәткәрләре, хезмәт ветераннарын нык дулкынландырды. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки анда Идел буенда 1921 нче елгы ачлык күрсәтелде, татар халкының бөек уллары Солтангалиев, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрим һәм башка танылган кешеләрнең фаҗигале язмышлары искә төшерелде.

Россия Президентын сайлау алдыннан илебез халкы үзенең киләчәге турында ныграк уйлана. Аны узган юлга борылып карамыйча күз алдына китерүе кыен, чөнки тормышны өр-яңадан башлап булмый. Хаталарны җәмгыятьнең дә кабатлыйсы килми, аерым-аерым алганда һәр кеше дә тотрыклылыкка омтыла.

Айрат Шәфигуллин алдагы сайлауларның ил өчен стратегик әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Безнең 90 нчы еллар башындагы хәлне кабат күрәсебез килми, бүгенге көндә тынгысызлык хөкем сөрүче гарәп дәүләтләрендәге, элекке совет республикаларындагы "кызгылт-сары революцияләр" кебеген бигрәк тә. Ил җитәкчесен без сайлаячакбыз. Яшьләр белән эшләүчеләр көнкүрештәге проблемаларның бөтен илгә үпкәләрлек сәбәп түгел икәнлеген тәфсилләп аңлатырга тиешләр.

Тормыш бер урында гына тормый. Татарстан Республикасы да алга бара. Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүгә, югары технологик медицинага күп акчалар сарыф ителә, яңа зур производстволар төзелә, "КамАЗ" тотрыклы эшли. Безгә эшчеләр кирәк, диде А.Р.Шәфигуллин.

Җыелышта мәктәп директоры Лидия Кадыйрова, Өнсәдән ветераннар советы рәисе Мөршидә Газиз кызы Нотфуллина чыгыш ясады. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Каенлык авыл җирлеге авыллары халкына мөрәҗәгать итеп, шәхес буларак тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәпнең роле турында сөйләде. Балачактан хезмәткә өйрәтеп үстерелгәннәр тормышта үз урыннарын таба. Эш барында күп сөйләүнең мәгънәсе юк. Авыл кешесе өчен мондый эш гаилә фермасы, шәхси хуҗалыгында эшләү булырга мөмкин.

Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина йомгаклады. Ул бюджет өлкәсендә эшләүчеләр 4 мартта тавыш бирүдә актив катнашырлар, илдәге тотрыклылык, аның икътисади үсеше, дөньяда абруен күтәрү өчен үз фикерләрен әйтерләр, дигән тирән ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев