Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

ИЗГЕ ЭШ ОНЫТЫЛМАС

Безнең Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 6 инвалид бала, шулай ук тумыштан инвалид булып, инде балалык яшеннән чыккан 3 яшь кеше яши. Һәр елны Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән өл-кәннәр һәм балаларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларның өйләренә барып хәлләрен беләбез, бушлай район газетасына яздырабыз, ярдәм кирәк булса - булышырга тырышабыз. Быел...

Безнең Алан-Бәксәр авыл җирлегендә 6 инвалид бала, шулай ук тумыштан инвалид булып, инде балалык яшеннән чыккан 3 яшь кеше яши.
Һәр елны Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән өл-кәннәр һәм балаларны игътибарсыз калдырмыйбыз. Аларның өйләренә барып хәлләрен беләбез, бушлай район газетасына яздырабыз, ярдәм кирәк булса - булышырга тырышабыз. Быел авыл җирлеге депутатлары белән киңәшләштек тә, район үзәге һәм Дөбъяз авылы үрнәгендә, "Йө-рәктән йөрәккә" хәйрия марафонын үзебезнең җирлектә дә үткәрергә дигән фикергә килдек.
30 ноябрьдә район үзә-гендә үткәрелгән хәйрия чарасы бик үтемле итеп оештырылган иде - анда күргәннәр шулкадәр дулкынландырды, мин үзем йөрәгем сыкрап, авыру балаларны җәлләүдән, аларны тәрбия кылучы ата-аналарның батырлыгына таң калып, ирексездән елап утырдым. Мондый халәттә калучы бер мин генә түгел идем - залда утырган һәрбер кешенең күзләрендә яшь иде. Авылга кайтырга чыккач та үзебезнең авыл мәктәбе директоры белән гел шул хакта сөйләштек, инвалид балаларга ярдәм итүнең шундый юлын сайлау фикере дә шулай туды. Хәйрия марафонын үткәрү урыны итеп Алан-Бәксәр мәктәбен сайладык. Бу юкка гына түгел, безнең тәрбияви максатларда үсеп килүче яшь буынга инвалид балаларны чолгап алган проблемаларны, аларның кичерешләрен, авыру балаларны тәрбияләүче ата-аналарның батырлыгын ачып күрсәтәсе килде. Чарага бер атна әзер-ләндек. Балалар һәм укытучылар коллективы концерт номерлары әзерләде, җирлеккә керүче авылларда чара үткәрелү турында белдерүләр урнаштырдык. Безнең территориядә урнашкан оешма җитәкчеләренә, фермерлар, шәхси эшмәкәр-ләргә марафон әзерләнүе хакында хәбәр иттек, катнашырга чакырдык.
8 декабрьдә Алан-Бәксәр урта мәктәбе фойесында тамашачылар күп җыелды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның барысын чакырган булсак та, билгеле сәбәпләр аркасында күбесенең әти-әнисе, әбиләре килгән. Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы көче белән бик матур концерт программасы әзерләнгән иде. Кичәне алып баручылар сценарийны һәр тамашачы йөрәгенә барып җитәрлек үтемле сүзләр табып бик оста итеп корганнар иде. Залда утыручылар арасында авыл халкы, эшмәкәрләр, җитәкчеләр һәм мәктәптә укучы барлык бала да бар иде. Чара бик тә дулкынландыргыч килеп чыкты. Матди ярдәм җыюда авыл җирлегендә яшәүче бер генә кеше дә читтә калмады. Алат спиртзаводы һәм Гәр авылы кешеләре акчаларны алдан җыеп конвертка салып тапшырдылар. Акчаларны бөтенләй көтмәгән, өмет итмәгән кешеләр дә китерде. Шулай ук мәктәп балалары да кубка акча салдылар. Аларның йөзләрендә бу мизгелләрдә горурлык хисләре иде. Шулай булмый ни - үзләренең копилкаларында җыйналган акчадан мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләренә ярдәмгә өлеш чыгарды бит алар!
Махсус комиссия хәйрия акциясе барышында тупланган акчаларны санады, кубта 51450 сум акча җыелган иде. Бу акчалар 6 инвалид балага, тумыштан инвалид булып, инде балалык яшеннән чыккан 3 яшь кешегә һәм гемодиализ алучы, хәзерге вакытта авыр хәлдә Республика үзәк хастаханәсендә ятучы 44 яшьлек ике бала атасына бүлеп бирелде.
Шушындый мәгънәви чараны оештырган өчен инвалид балаларның туганнары, шулай ук авыл халкы рәхмәт әйттеләр.
Авыл җирлеге башлыгы буларак, барлык Алан-Бәксәр җирлегендә яшәүчеләргә, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективына, шулай ук безнең үтенечкә колак салып, марафонга килеп, изге эшкә үзләреннән өлеш кертүче эшмәкәрләр Ш.Т.Гилязовка, М.А.Бәхтияровка, Г.Ю. Бельскийга, Т.Г. Шакировка, С.М.Сафиуллинга, В.А.Чапанянга, шулай ук Ашыт урманчылыгында, Алан-Бәксәр почта бүлегендә, авыл җирлегендә, фельдшерлык пунктында эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә, Бәксәр мәчетенә чиксез рәхмә-темне белдерәм. Барыгызга имин көннәр, гаиләләрегезгә тынычлык телим. Ходай Тәгалә сезнең игелекле гамәлләрегезне күреп, биргән сәдакаларыгызны бише белән кайтарсын, һәр башлаган эшләрегез уң булсын. Һәм иң мөһиме - сезне һәм якын кешеләрегезне Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын!


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев