Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Иске-москыдан котылыйк

Яңа башланып китүче 2014 ел Биектау районында тузган биналар һәм корылмаларны сүтү елы дип игълан ителде. Бу көн кадагына сугучы мәсьәлә, чөнки һәр авыл җирлегендә дә файдаланырга ярамаслык хәлгә килгән дистәләгән объект бар. Болар тузган йортлар гына түгел, ә бәлки ярымҗимерек терлекчелек биналары һәм складлар, кибетләр, сарайлар, гаражлар һәм башка...

Яңа башланып китүче 2014 ел Биектау районында тузган биналар һәм корылмаларны сүтү елы дип игълан ителде.

Бу көн кадагына сугучы мәсьәлә, чөнки һәр авыл җирлегендә дә файдаланырга ярамаслык хәлгә килгән дистәләгән объект бар. Болар тузган йортлар гына түгел, ә бәлки ярымҗимерек терлекчелек биналары һәм складлар, кибетләр, сарайлар, гаражлар һәм башка күп корылмалар. Мондый иске әйберләр авылларны ямьсезләндереп кенә калмыйлар, аларның көтмәгәндә җимерелеп төшүе дә, анда чит кешеләр җыелуы да, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең тупас бозылуы да ихтимал.

Мондый объектларның хуҗалары бар. Аларга тузган корылмаларын үзләренә сүтү мөмкинлеге бирелә. Район власте куйган таләпләрне үтәмәгән очракта җирлектә яшәүчеләрнең иминлегенә куркыныч янаучы биналар һәм корылмалар мәҗбүри сүтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев