Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

ИСКЕ КЛУБТА ЯХШЫ ИДЕ

Без, Кече Солабаш авылы халкы, күренекле шәхесләр Хәсәнгата Габәши һәм аның улы композитор Солтан Габәшинең якташлары булуыбыз белән горурланабыз. Бездә алар истәлегенә музей эшли. Узган ел Рәшит Әкрам улы Гыйльфанов Кече Солабашта мәһабәт мәчет салдырды. Ул безнең авыл кызы Фәридә Моряк кызына өйләнде. Гыйльфановлар гаиләсе мәчет белән янәшәдә, авылыбызның иң...

Без, Кече Солабаш авылы халкы, күренекле шәхесләр Хәсәнгата Габәши һәм аның улы композитор Солтан Габәшинең якташлары булуыбыз белән горурланабыз. Бездә алар истәлегенә музей эшли.
Узган ел Рәшит Әкрам улы Гыйльфанов Кече Солабашта мәһабәт мәчет салдырды. Ул безнең авыл кызы Фәридә Моряк кызына өйләнде. Гыйльфановлар гаиләсе мәчет белән янәшәдә, авылыбызның иң матур урынына менә дигән балалар мәйданчыгы да эшләтеп куйдылар. Без, авыл кешеләре, аларга шушы изге эшләре өчен рәхмәтлебез. Аллаһ Тәгалә аларга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек бирсен.
2011 елда авылыбыз мәктәбен яптылар һәм аның бинасына клубны күчерделәр. Авылда 70 хуҗалыкта 236 кеше яши. Хәзерге вакытта 12 участокта яңа йортлар төзеп яталар. Төзелешкә җир бүлеп бирсәләр, төплә-нергә теләүчеләр тагын бар. Клубның тамаша залы кечкенә, кысан, өлкәннәр озак утыра алмый - тыннары кысыла башлый. Ә элеккеге клуб иркен иде, анда концертлар белән Казаннан артистлар килеп торды. Без клубны элеккеге бинасына күчерүләрен телибез. Ләкин моның өчен газ кертергә һәм тәрәзә рамнарын алыштырырга кирәк.
Язын һәм көзен безнең урамнардан үтеп йөрерлек түгел. Быел күренекле якташыбыз Хә-сәнгата Габәшинең 150 еллыгы һәм Солтан Габәшинең 125 еллыгы билгеләп үтелә. Гадәттә безнең танылган якташларыбызның юбилейларына кунаклар килә, быел да бу вакыйгалар игътибарсыз калмас. Без авылыбызны төзекләндерүдә ярдәм итүләрен үтенәбез, бу безгә генә бүләк түгел, татар халкының горурлыгы булган Габәшиләр нәселенә карата ихтирам күрсәтү дә булыр иде. Район җитәкчелеге ярдәме белән авылыбыз төзекләндерелер һәм районның гүзәл бер почмагына әверелер дип ышанып калабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев