Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Иң яхшылар лаеклы бүләкләр алды

Ике елдан бирле илебездә тагын бер бәйрәм - Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу яңа бәйрәм җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү буенча үзенең максатына иреште дә инде. 21 апрель - дүшәмбе көнне үзәк мәдәният йортына авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Биектау...

Ике елдан бирле илебездә тагын бер бәйрәм - Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу яңа бәйрәм җирле үзидарә институтының ролен һәм әһәмиятен арттыру, демократияне һәм гражданнар җәмгыятен үстерү буенча үзенең максатына иреште дә инде.

21 апрель - дүшәмбе көнне үзәк мәдәният йортына авыл җирлекләре хезмәткәрләре һәм район җитәкчеләре җыелды. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин барысын да Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте, авыл җирлекләренең гражданнар җәмгыятен, авылда эшмәкәрлекне, төзекләндерү-матурлау, чистартуны, спорт һәм социаль иминлекне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул авыл җирлекләренең иң яхшы хезмәткәрләренә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын, Профсоюзлар федерациясе башкарма комитеты, Татарстан Республикасы дәүләт учреждение-ләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең профсоюз комитеты Мактау грамоталарын, ТР Муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатларын, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең ике Рәхмәт хатын тапшырды. Барлыгы 19 кеше бүләкләнде.

Авыл җирлекләре хезмәткәрләрен районның үзәк мәдәният йортында тагын бер күңелле сюрприз көткән икән. Җирле үзидарә көне хөрмәтенә Ямаширмә халык театры Данил Салиховның "Сәер кеше" пьесасы буенча спектакль күрсәтте. Тамаша зур уңыш белән үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев