Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Җиңү көне – хәтер яңарту ул

Сугыш көннәре елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң калабыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре алдан ук башланып китте. Без, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннарның өйләрендә булып, аларның хәлләрен сорашып, үткән тормыш юлларын язып алдык. Шулай ук аларга бәйрәм пакетлары, котлау...

Сугыш көннәре елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәрнең батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң калабыз.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре алдан ук башланып китте. Без, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннарның өйләрендә булып, аларның хәлләрен сорашып, үткән тормыш юлларын язып алдык. Шулай ук аларга бәйрәм пакетлары, котлау открыткалары һәм бәйрәмгә чакыру кәгазьләре өләштек. Безнең авыл җирлегендә, кызганычка каршы, сугышта катнашучылар инде калмады. Ә менә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары бәйрәмебезнең бизәге булдылар. 8 май көнне чакырылган кунакларыбыз һәйкәл янына җыелды. Күктәге җылы май кояшы да ветераннарыбызны котлый кебек тоелды. Барлыгы 75 тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылып, аларның 30 ы гына бәйрәмгә килә алды. Ветераннарның күкрәклә-ренә Георгий тасмалары тагып чыктык. Һәйкәл янында кадет класслары каравылда тордылар. Бәйрәмебез һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр кую белән башланды, дәүләт гимннары яңгырады. Бер минут тынлык белән батырларны искә алдык. Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев котлау сүзләре белән бәйрәмебезнең тантаналы өлешен ачып җибәрде. Аннан соң Биектау муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рәхимҗан Кәримовка сүз бирелде. «Суыксу» җаваплылыгы чикле ширкәте генераль директоры Азат Усманов һәм аның урынбасары Фиргать Алимов та котлау сүзләрен җиткерделәр.

Реклама

Мәктәбебезнең тарих укытучысы Айрат Закиров «Җиңү китерде яз» дигән доклад укыды. Аннан соң мәктәп укучылары тарафыннан әзер-ләнгән «Батырларның даны мәңгелек!» дигән әдәби-музыкаль монтаж куелды. Бәйрәм күңелгә үтеп керә торган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Ахырдан, бөтен җир шарына тынычлык теләп, күккә шарлар очырдык.

Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Быелгы бәйрәм табыны үзенчәлекле булды. Җиңүнең 70 еллыгына килүче ветераннарга «Суыксу» ширкәте генераль директоры Азат Усманов бәйрәмгә дип сарык чалган иде. Табынны килгән кунагыбыз, Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән укып башлап җибәрде. Бәйрәмне мә-дәният хезмәткәрләре дәвам итте. Сөйләнгән шигырьләр, моңлы гармун тавышына җырланган җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды. Ветераннарыбыз бәйрәмне оештырган җи-тәкчеләргә рәхмәт әйтеп, бик канәгать булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев