Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырылды

Ташлы Кавал авылы мәдәният йортында хезмәт эшчәнлеген әлеге авыл җирлеге башлыгы вазифасында төгәлләгән Исмәгыйль Гариф улы Даутовны хөрмәтләү тантанасы булды. Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова Исмәгыйль Гариф улына шушы җирлектә яшәүчеләрнең имин тормышы хакына күп еллар ару-талуны белми хезмәт иткәне һәм районда җирле үзидарә үсешенә үзен-нән лаеклы өлеш...

Ташлы Кавал авылы мәдәният йортында хезмәт эшчәнлеген әлеге авыл җирлеге башлыгы вазифасында төгәлләгән Исмәгыйль Гариф улы Даутовны хөрмәтләү тантанасы булды.

Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова Исмәгыйль Гариф улына шушы җирлектә яшәүчеләрнең имин тормышы хакына күп еллар ару-талуны белми хезмәт иткәне һәм районда җирле үзидарә үсешенә үзен-нән лаеклы өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Биектау муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Исмәгыйль Даутовны шулай ук күршедәге авыл җирлекләрендәге хезмәт-тәшләре, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте директоры, Ташлы Кавал бүлеге управляющие, авылдашлары котлады.

Реклама

Исмәгыйль Гариф улы Даутов - Өмбе авылында туып-үскән, Казанда ветеринария институтын тәмамлаган. Берничә ел "Кызыл байрак" колхозында баш зоотехник булып эшләде. 1978 елдан бирле җирле үзидарә органнарында хезмәт куйды: Ташлы Кавал авыл Советы башкарма комитеты рәисе, баш бухгалтер, җирле үзидарә Советы рәисе булды. Ә соңгы 9 елда Биектау муниципаль районының Ташлы Кавал авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. Хәзерге вакытта Ташлы Кавал авыл җирлеге башкарма комитеты җи-тәкчесе вазифаларын Илнур Илгизәр улы Хәйбуллин башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев