Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

ЭШНЕ АКТИВИСТЛАР АЛГА ҖИБӘРӘ

Шушы көзге көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары уза. 25 нче сентябрьдә сан ягыннан иң зурысы - Бөреле оешмасы отчет бирде. Нинди эшләр башкарылуы турында үзенең отчет докладында партия оешмасы секретаре Эльмира Мөстәкыймова сөйләде. Бүген бердәмроссиялеләр Бөреле авыл җирлеге территориясендәге барлык бюджет оешмаларында, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә һәм...

Шушы көзге көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары уза.
25 нче сентябрьдә сан ягыннан иң зурысы - Бөреле оешмасы отчет бирде. Нинди эшләр башкарылуы турында үзенең отчет докладында партия оешмасы секретаре Эльмира Мөстәкыймова сөйләде.
Бүген бердәмроссиялеләр Бөреле авыл җирлеге территориясендәге барлык бюджет оешмаларында, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә һәм башка оешмаларда эшлиләр. Секретарь үзе быел "Бердәм Россия"нең Мәскәүдә узган XIII съезды делегаты булды. Бөреле җирле бүлегендә барлыгы 134 кеше исәптә тора.
Партия әгъзалары җирлектә яшәүчеләрнең барысы өчен дә мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә йогынты ясарга тырышалар. Бөреле җәнлек совхозы поселогында күлне тәртипкә китерү буенча өмәләр уздырылган. Бу эштә Рөстәм Кәримов белән Данил Кәримуллин зур ярдәм күрсәткәннәр. Картайган агачлар киселгән. Бердәмроссиялеләр шулай ук, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенә ярдәм итеп, кыр эшләрендә дә катнашалар.
Кайбер проблемалар хәл ителүне көтә. Болар - Бимәрдә юл төзелеше, рус зиратына койма тоту, социаль ипотека буенча йортларга нигез салу, "Чиста су" программасын тормышка ашыру, урамнарны яхшырак яктырту. Э.Ф.Мөстәкыймова Бөреле авыл җирлегенең бердәмроссиялеләре барлык эшләрдә актив катнашырлар, дигән ышаныч белдерде.
Җыелган взнослар турында ревизор отчет биргәннән соң җыелышта катнашучылар алдында партиянең Биектау җирле бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Раушан Хәйруллина чыгыш ясады. Ул безнең районда "Бердәм Россия" канаты астында нинди күләмле эшләр башкарылуы турында бөрелеләрнең исенә төшереп узды. Биектау муниципаль районы башлыгы, партиянең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Р.Г.Кәлимуллин җитәкчелегендә сугыш ветераннары өчен йортлар салынды, социаль объектлар: мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, балалар бакчалары, мәдәният йортлары ремонтлана, Җиңү паркы төзелә. Партия җылылык җибәрү, төзекләндерү, авыл халкына ташламалы кредитлар бирү кебек тормыш-көнкүреш өчен мөһим мәсьәләләрне контрольдә тота.
Кайбер округларда октябрьдә район Советы депутатларын сайлаулар булачак. Бердәмроссиялеләр аларда актив катнашачак.
Көн тәртибендә күздә тотылганча, секретарь, ревизор, партиянең Бөреле башлангыч бүлеге советы,
15 нче ноябрьдә узачак район партия конференциясенә делегатлар сайланды.
Җыелыш азагында "Бердәм Россия"нең Биектау җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лиана Гатина чыгыш ясады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев