Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Дөбъязда хәйрия марафоны узды

Дөбъяз авыл җирлегендә Инвалидлар ун-көнлеге кысаларында "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия марафоны оештырылды. Мондый акция өченче ел рәттән уздырыла. Аңа зур әзерлек эше алып барылды. Җирлеккә караган авылларда 18 яшькә кадәрге инвалид балалары булган 16 гаилә яши. Аларның барысына да чакыру билетлары таратылды. Шундый ук чакыруларны авыл җирлеге территориясендә эшләүче предприятиеләр,...

Дөбъяз авыл җирлегендә Инвалидлар ун-көнлеге кысаларында "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия марафоны оештырылды.

Мондый акция өченче ел рәттән уздырыла. Аңа зур әзерлек эше алып барылды. Җирлеккә караган авылларда 18 яшькә кадәрге инвалид балалары булган 16 гаилә яши. Аларның барысына да чакыру билетлары таратылды. Шундый ук чакыруларны авыл җирлеге территориясендә эшләүче предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр дә алды. Шунысын билгеләп үтү урынлы булыр - хәйрия марафонында катнашуларын үтенеп мөрәҗәгать итүне берсе дә кире какмый.

Якшәмбе көн булуга карамастан, билгеләнгән сәгатькә авыл мәдәният йортына күп кеше җыела. Барлык оешма вәкилләре, Дөбъяз авылы халкы, укучылар, әти-әниләре белән бергә физик мөмкинлекләре чикле балалар килә.

- Безнең авылда башкалар кайгысына битараф калмый торган сизгер күңелле, шәфкатьле кешеләр яши, - диде әлеге чараны ачканда Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илсөя Мөхәммәтвәлиева. - Дөбъязлылар мондый акциядә ел саен актив катнашалар. Мохтаҗ гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар безнең кайгыртучанлыкны һәм ярдәмне тоялар икән, димәк, тырышлыгыбыз бушка китмәгән дигән сүз.

"Гөлчәчәк" балалар бакчасы, Дөбъяз урта мәктәбе, музыка мәктәбе, авыл мәдәният йорты коллективлары әлеге көн-гә эчтәлекле концерт әзерләгәннәр. Балалар һәм өлкәннәр башкарган җырлар һәм биюләр чыгышлар белән чиратлаштырып алып барылды. Взнослар җыю өчен тартма күзгә ташланып тора торган урынга куелган. Дөбъяз участок хастаханәсе шәфкать туташы Тәнзилә Абдуллина үсмерләр һәм яшьләргә спайсларның зарары турында аңлатты, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне ничек карарга икәнлеге турында сөйләде.

Чара инвалид балалар үзләре ясаган әйберләрдән аукцион-сату оештыру белән дәвам итте. 11 яшьлек Тимур Курбонов үз куллары белән тозлы камырдан сыннар ясаган. Аларны сатканнан килгән акча аның үзенә булды.

Инвалид балалар концертта да актив катнаштылар. Дөбъязда яшәүчеләр Гөлсем Адаева, Илгиз Гобәйдуллин, Илдар Хөснетдинов, Рәйхана Әхмәтова һәм башкалар үз гаиләләре исеменнән хәйрия фондка өлеш керттеләр. Акциядә Дөбъяз мәчете, участок хастаханәсе, урта мәктәп, почта бүлеге, "Гөлчәчәк" балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, аптека, авыл җирлеге, подстанция, музыка мәктәбе коллективлары, шулай ук "Латыйпов", "Сәйфуллин" крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәр "Зарипов", "Чишмә" кибете һәм башка сәүдә нокталары актив катнаштылар.

Чара азагында комиссия марафонга йомгак ясады һәм җыелган акчаларны инвалид балаларга, аларның әти-әниләренә тапшырды. Хәйрия акциядә катнашу, билгеле булганча, ярдәмгә мохтаҗларга гына түгел, ә бәлки анда катнашучыларга да сөенеч алып килә. Бу шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, башка кешенең язмышына битараф булмауны чагылдыра торган чара.

Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илсөя Мөхәммәтгариф кызы, хәйрия марафонына йомгак ясаганда, әлеге изге эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев