Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Булачак йолдызлар үсә

Объектны кабул итү буенча эш комиссиясен каршыларга Ямашир-мәдә дә әйбәт әзер-ләнгәннәр. Бакчаның исеме "Йолдыз". Балаларның чыгышларына карап фикер йөртсәң, биредә, чыннан да, булачак йолдызлар үсә кебек. Балалар бакчасының матур итеп, зәвык белән тәртипкә китерелгән, бизәлгән территориясен, 80 бала өчен икенче йортка әвереләчәк төп бүлмәләрне, шулай ук ярдәмче бүлекләрне караганнан соң,...

Объектны кабул итү буенча эш комиссиясен каршыларга Ямашир-мәдә дә әйбәт әзер-ләнгәннәр. Бакчаның исеме "Йолдыз". Балаларның чыгышларына карап фикер йөртсәң, биредә, чыннан да, булачак йолдызлар үсә кебек.

Балалар бакчасының матур итеп, зәвык белән тәртипкә китерелгән, бизәлгән территориясен, 80 бала өчен икенче йортка әвереләчәк төп бүлмәләрне, шулай ук ярдәмче бүлекләрне караганнан соң, комиссия аның әзерлеге 99,9 процент тәшкил итә, дигән фикергә килде. Вак-төяк җитешсезлекләр, "Инвест" төзелеш оешмасы җитәкчесе Владимир Алаев вәгъдә иткәнчә, берничә көндә бетереләчәк.

Барлык группалар да заманча итеп җиһазланган, уңайлы инвентарь һәм мебель дә күп. Ә уенчыклар исә балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итеп тора. Территорияне төрле-төрле әкият сыннары бизи. Биредә балалар физик күнегүләр, хәрәкәтчел уеннар белән шөгыльләнерлек дүрт мәйданчык бар.

Кунаклар килүгә балалар тирән эчтәлекле сәхнә-ләштерелгән тамаша әзерләп куйганнар. Аны караганнан соң, биредә урта мәктәп, мәдәният йорты һәм балалар бакчасының ничек тату, бердәм эшләүләрен күз алдына китерүе кыен түгел. Район башлыгы Рөстәм Галиулла улы әйтеп үткәнчә, сәләтле балалар ун минутлык чыгышларында 1552 нче елда нигез салынган туган авылларының бөтен тарихын матур итеп сөйләп чыгарга өлгерделәр. Шушындый озак көтелгән, шәп бүләк өчен нәниләр Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Биектау районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга, Владимир Николаевич Алаев җитәкчелегендә эшләгән төзү-челәргә рәхмәт әйттеләр.

- Авыл җыеннары уздырганда яңа балалар бакчасын төзү турындагы мәсьәлә күп тапкырлар кузгатылды. Ниһаять, сезнең үтенечләр игътибарга алынды һәм менә ул - күз явыңны алырлык балалар бакчасы, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Рөстәм Кәлимуллин. - Ямаширмә зур, төзекләндерелгән һәм тиешле тәртип урнаштырылган чиста авыл. Биредә бер елда егерме бала дөньяга аваз салган, димәк, авылның киләчәге дә өметле дигән сүз. Бакча коллективына биредә үз авылларын, районны һәм республикабызны ярата торган чын патриотлар тәрбияләгез дигән теләгемне җиткерәм.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров район һәм республиканың зур ярдәм күрсәтүләрен, таяныч булып торуларын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.

- Бездә урта мәктәпкә, авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, бүген исә яңа балалар бакчасы бинасы файдалануга тапшыруга әзер. Мондый ярдәм иҗади хезмәткә рухландыра, - дип сөйләде Фәнил Камил улы.

"Йолдыз" балалар бакчасы мөдире Алия Вәлиуллина нәни ямаширмәлеләр сөенә-сөенә йөриячәк шушындый могҗизага тиң бина төзеп бирүләре өчен республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде. Аны бүгенге кебек матур һәм төзек килеш сакларга тырышырбыз, дип вәгъдә итте.

Ямаширмә иганәчеләре

Ямаширмә балалар бакчасына

матди ярдәм күрсәтүчеләр

Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе (Гарипов Нияз)

КФК Шаһимәрдәнов Фәргать

ИП Шаһимәрдәнова Гөлфия

КФК Вәлиуллин Ренат

КФК Котдүсов Габделәхмәт

КФК Әхмәтов Азат

КФК Шәйхетдинов Рәис

СПХК «Ватан» (Лотфуллин Зөфәр)

ИП Ногъманов Рафис

ИП Хәбибуллин Нурислам һәм Вәлиуллин Ленар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев