Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Бөтенесе – бер тәрәзәдә

Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә әлеге хез-мәтләрнең үзләрен дә шушы вакытка кадәр алардан башка күз алдына да китерү мөмкин булмаган кайбер проблемалар бар. Озын-озын чиратлар, сәгатьләр буена уңайсыз шартларда көтеп торулар, башка инстанция-ләргә җибәрүләр һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, - документларны теркәү һәм тапшыру вакытының озакка сузылуы. Әмма бернәрсә дә...

Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә әлеге хез-мәтләрнең үзләрен дә шушы вакытка кадәр алардан башка күз алдына да китерү мөмкин булмаган кайбер проблемалар бар.

Озын-озын чиратлар, сәгатьләр буена уңайсыз шартларда көтеп торулар, башка инстанция-ләргә җибәрүләр һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, - документларны теркәү һәм тапшыру вакытының озакка сузылуы. Әмма бернәрсә дә мәңгелек түгел, шул исәптән мондый шартлар да.

Биектау авылының Полковая урамында беренче ел дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсә-түнең сыйфатын яхшырту максаты белән оештырылган "Күп функцияле үзәк" эшли. Аны, мөгаен, күпләр күргәндер һәм анда булгандыр да инде, тик ул һаман үзгәреп тора. 1350 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина үз эченә районның берничә оешмасы һәм предприятиесен алды һәм киңәюен дәвам итә.

Бүгенге көндә үзәктә көн саен Татарстан Республикасы буенча кадастр һәм картография дәүләт теркәве Федераль хезмәте Идарәсенең Биектау бүлеге, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, "ТР буенча Росреестр ФКП" федераль дәүләт бюджет учреждениесе хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, кайбер хезмәтләр график буенча күрсәтелә. Алар арасында Пенсия фонды, миграция службасы, паспорт өстәле, социаль страхование фонды, ЗАГС, архитектор, суд приставлары бар (эш графиклары түбәндә күрсәтелә). Тиздән исәп-хисап үзәге һәм нотариус эшли башлаячак. Күп функцияле үзәктә техник инвентарьлаштыру бюросы һәм межалау бүлеге дә урнашачак.

Үзәк директоры Тәбрис Галәветдинов сүзләренә караганда, февральнең 3 сеннән 9 ына кадәрге чорда күп функцияле үзәк 717 төрле хезмәт күр-сәткән. Күрсәтелә торган хезмәтләр саны буенча Биектау районы республика районнары арасында беренчеләр сафында (уртача сан якынча 300).

- Безнең үзәк эшендә иң мөһиме - хезмәтләрне "бер тәрәзә"дән күрсәтү, - диде директор. - Башкача әйткәндә, кеше безгә бик күп сораулар белән килә икән, ул аларның барысына да җавапны, бер бинадан икенчесенә йөгереп йөрмичә, шушында ук ала. Без үзәкнең һәр белгеченең теләсә кайсы өлкәгә караган мәсьәләдә ярдәм итә алырлык булуына омтылабыз. Мәсәлән, хәзерге вакытта ике белгечебез кадастр палатасында белемнәрен арттыралар. Бүгенге көндә буш урыннар юк, штат тулы, без үзебездә бүген эшләүчеләргә алга барырга ярдәм итәбез.

Күп функцияле үзәк коридорларында, чынлап та, бик иркен, җыйнак һәм уңайлы. Стенага үзеңнең чиратыңны аермачык күрсәтә торган электрон табло эленгән, стена тирәли - уңайлы эскәмияләр, өстәлләр. Без биредә булган көнне берничә хатын-кыз кечкенә балалары белән кил-гәннәр иде.

Үзәккә килүчеләрдән Фоат Гыйззәтуллин күп функцияле үзәк турында үзенең фикере белән уртаклашты:

- Әлеге үзәктәге уңайлыклар турында бер-ике сүз белән генә әйтеп бирә торган түгел. Әйтик, элек без, чират алу өчен, теркәү палатасына иртәнге 6 да килә идек. Ә хәзер исә бернинди катлаулылыксыз тәрәз янына киләсең һәм бөтенесен шушында эшлисең, кирәге чыкса, шунда ук документларның күчермәләрен дә ясыйлар. Вакытыңны әрәм итмичә, мәсьәләне җир комитеты белән дә хәл итәргә була. Биредә кешеләр чиратка тезелеп басмый, купон аласың да, чакырып алганнарын тыныч кына көтеп утырасың. Кайчандыр бер кәгазь алу өчен ярты көн бер чиратта торып, аны биргәннән соң, икенче урында чират алырга йөгергән вакытларны искә алуы да куркыныч. Бу үзәк шулай ук яхшы эшләсен, килүчеләрне җылы каршыласын һәм мәсьә-ләләрен хәл итеп озатсын.

- Безнең алдагы планнарда, әлбәттә, бер түбә астында күрсәтелә торган хезмәтләр санын арттыру, аларның сыйфатын яхшырту, шулай ук килүчеләр санын арттыру, - дип уртаклашты үз фикерләре белән Тәбрис Галәветдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев