Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Рәйсә Галиевага 90 яшь тулды

Бүген Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Галиева Рәйсә Зәйнулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны әлеге күркәм бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та килде. Рәйсә Зәйнулла кызы Балтач районында туа. Авыр сугыш елларында язмыш аны Пермь краена китереп чыгара. Анда ул иң авыр...

Бүген Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Галиева Рәйсә Зәйнулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны әлеге күркәм бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров та килде.
Рәйсә Зәйнулла кызы Балтач районында туа. Авыр сугыш елларында язмыш аны Пермь краена китереп чыгара. Анда ул иң авыр эшләрдә эшли: агачлар кисә, шул кискән агачларны вагоннарга тутыралар. Рәйсә Зәйнулла кызы шунда ук тормышка чыга, өч бала: бер малай, ике кыз тәрбияләп үстерә.

Бераздан Галиевлар гаиләсе Биектау районына күченеп кайта һәм инде алар күп еллар дәвамында биредә гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев