Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

БӘХЕТ АЧКЫЧЫМ – ГАИЛӘМ

Кеше бу җиһанга бәхетле булу өчен туа, ә бәхетле булу өчен аның гаиләсе булырга тиеш. Гаилә кешелеклелек, әхлак, яшәешнең нигезе, ул иң ышанычлы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Гаилә - ил терәге дә. Җыйнап кына әйткәндә, гаилә - бәхет ачкычы. Ямаширмә мәдәният йортында уздырылган кичә дә нәкъ шулай дип аталды. Кичәне "Яратыгыз"...

Кеше бу җиһанга бәхетле булу өчен туа, ә бәхетле булу өчен аның гаиләсе булырга тиеш. Гаилә кешелеклелек, әхлак, яшәешнең нигезе, ул иң ышанычлы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Гаилә - ил терәге дә. Җыйнап кына әйткәндә, гаилә - бәхет ачкычы.

Ямаширмә мәдәният йортында уздырылган кичә дә нәкъ шулай дип аталды. Кичәне "Яратыгыз" дигән җыр белән һәвәскәр җырчыбыз Альбина Хәйруллина ачып җибәрде.

Тормыш сукмакларын Красна авылында башлап, 25 ел гомерләрен чит төбәктә яшәгән, узган гасырның 90-нчы елларында Ямаширмәгә кайтып урнашып, матур гына яшәүче Зөлфирә белән Данил Яруллиннар сәхнәгә чакырылды. Аларның гаилә стажлары 50 ел. Аларга балалары чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Кичәне алып баручылар бу парга гаилә серләрен чишәргә ярдәм итә торган төрле сораулар бирделәр, Данил аларга тиз генә матур, тапкыр җаваплар бирде. Соңыннан өстәп куйды:

- Ямаширмә авылы халкына шушындый уңган, булган чибәр кыз үстереп биргәне өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм.

ГАИЛӘ ТАРИХЫ

Илле елдан артык гомер итүче Зөлфирә белән Данил Яруллиннар гаиләсен Ямаширмәдә генә түгел, якын-тирә авылларда да беләләр. Данил Зөлфирәне Ямаширмәгә кунакка килгәч очрата. Сөйләшәләр, бераз очрашып йөриләр дә, өйләнешеп тә куялар. Бер егет, бер кыз үстереп, инде дүрт оныкның дәү әти, дәү әнисе булып гомер кичерәләр.

Таҗикстанда яшәгән вакытта Данил 25 ел җир астында, шахтада эшли. 1988 нче елда авариягә эләгеп, авыр тән җәрә-хәтләре ала. Табиблар тырышлыгы, Зөлфирә ярдәме аңа яңадан аякка басарга һәм тормышны дәвам итәргә көч бирә.

Зөлфирә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе сугыштан кайтмый. Әнисе ялгызы алты баланы үстерә, өчесе вафат була. Зөлфирә җиде сыйныфтан соң эшли башлый - башта сарык фермасында, аннан - сыер фермасында. Авылдан Таҗикстанга киткәч больницада пешекче була. 1992 нче елда авылга кайткач, колхоз ашханәсенә урнаша. Пенсиягә чыкканчы тагын ике ел фермада сыерлар сава. Хәзерге көндә алар икесе дә лаеклы ялда, бик матур гына, пар күгәр-ченнәр кебек, гөрләшеп гомер итәләр. Балаларына олы терәк булып, гел ярдәмләшеп яшиләр.

4 КИЯҮ БЕЛӘН ТАГЫН

КЕМ МАКТАНА АЛА!

Күп балалы гаилә номинациясендә сәхнәгә балалары белән бергә Рәмзия белән Илсур Җиһаншиннар күтәрелде. Аларны Илсурның бер туган апасының кызы Разыя да сәхнәгә менеп котлады. Мин авылда яшәп тә бу гаиләдә дүрт кыз үскәнен белми идем. Сәхнәгә дүрт кыз, дүрт кияү күтәрелгәч, залдагы халык аларны көчле алкышлар белән сәламләде.

Җиһаншиннар гаиләсенең иң зур байлыклары - дүрт кызлары, дүрт кияүләре һәм оныклары.

Илсур 1941 нче елда биш бала арасында төпчек малай булып туа. Кечкенәдән техника белән мавыга, шуңа күрә гомере буе техникада эшли. 1972 нче елда Каракүл авылы кызы Рәмзиягә өйләнә. Алар бүгенге көндә алты оныкның кадерле дәү әни-дәү әтиләре. Тиздән тагын ике оныклы булырга торалар.

ИМАНЛЫ ГАИЛӘ

Күпләргә үрнәк булып яшәгән тагын бер гаилә бу көнне игътибар үзә-гендә булды, бу - Разыя һәм Камил Фатыйховлар. Аларны да балалары гаилә бәйрәме белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

44 ел бергә яшәү дәверендә күпләргә үрнәк булырдай тәҗрибә туплаган, авылда инсафлылыклары белән аерылып торган Фатыйховлар гаиләсе турында озаклап сөйләргә мөмкин.

Камил - сугыш чоры баласы, ул 1941 нче елда Ямаширмә авылында туган. Хезмәт биографиясен Казан төзелешләренең берсендә башлап җибәрә. Өч ел Хабаровскида армия хезмәтендә була. 1965 нче елдан 1995 нче елга кадәр сәүдә системасында эшли. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. 2009 нчы елдан авылыбыз мәчетендә имам вазифаларын башкара.

Хатыны Разыя Коркачык авылы кызы, 1949 нчы елда туган. 1970 нче елда Камилгә кияүгә чыга. Берсеннән-берсе акыллы, сабыр холыклы өч кыз белән сөендерде Камилне. Кызларның өчесе дә югары белемле, хәзер дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Һәрберсе үз гаиләсен корып, әти-әниләренә зур терәк булып торалар.

УРТАК ҺӨНӘР

БЕРЛӘШТЕРӘ

Бер һөнәр ияләре булган үрнәк гаиләләр дә бар авылыбызда, шундыйларның берсе - Гүзәл һәм Рәфкать Гәрәевләр. Алар икесе дә күп еллардан бирле мәктәптә эшлиләр. Балалары аларны да чәчәкләргә күмделәр.

Гүзәл - Тимерче авылы кызы. 1976 нче елда Арча педагогия көллиятен тәмамлап, юллама белән Ямаширмә мәктәбенә килде. Менә 38 ел инде ул мәктәптә балалар укыта.

Рәфкать 1974 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына хезмәткә алына. Армиядән кайткач, колхозда мастерской мөдире булып эшли, Казанның авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына читтән торып укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, инженер-механик дипломы ала. 1983 нче елдан мәктәптә хезмәт дәресләре алып бара башлый, балаларны трактор, комбайн, гомумән, авыл хуҗалыгы техникасы серләренә өйрәтә. Шулай ук хәрби хәзерлек дәресләре дә алып бара. 2006 нче елдан Рәфкать Гәрәев мәктәп директоры итеп билгеләнде.

1980 нче елда Гүзәл белән Рәфкать матур гаилә корып җибәрделәр. Алар өч кыз үстереп, барысына да югары белем бирделәр.

КУНАКЛАР

КОТЛАВЫ

Сәхнәдә утырган авылның әлеге үрнәк гаиләләрен Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров котлады.

- Сокланам мин сезгә, - дип башлады ул үзенең сүзен. - 40-50 ел тату, матур гомер кичерүчеләр бар арагызда, өчәр-дүртәр бала үстереп, хәзер аларның игелекләрен күреп яшисез. Үзегез дә аларга булыша алган кадәр булышасыз. Рәхмәт сезгә. Безнең авылда үткәрелгән бу гаилә бәйрәмен зурлап, район хакимиятеннән Ләйсән Галәүтдинова, Минҗофар Усманова, Раушан Хәй-руллина, Люция Гобәйдуллина килгән, - дип дәвам итте ул сүзен. - Казаннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм «Россия татар гаиләсе» фонды директоры Ми-ләүшә Гайфуллинаның килүе дә авылыбыз өчен зур дәрәҗә.

Авыл башлыгының бу сүзләреннән соң залдагы халык килгән кунакларны аягүрә басып алкышлады.

Яшерен-батырын түгел, авылларга шагыйрьләр, депутатлар сирәк чыгалар. Роберт Миңнуллин үзенең чыгышында шушы көнне өч чарага чакырулы булып, шулар арасыннан нәкъ менә Ямаширмәне сайлап, һич тә ялгышмавын әйтте.

- Авылыгызны күрәсем килгән иде, төзек, матур икән. Урамнарыгызга асфальт түшәлгән. Мәктә-бегез, мәдәният йортыгыз гөрләп эшләп тора. Күренеп тора, биредә эшчән, уңган халык яши. Сабантуй бәйрәменә дә сезгә кайтырмын, ахры, - диде Роберт Миңнуллин.

Дөрестән дә, бездә хезмәт сөючән халык яши. Колхоз таралгач та, югалып калмады авылдашларым. Янда гына Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе, аэродром бар. Фермерлык эшен башлап җибәрүчеләребез дә байтак, башка төрле бизнес белән дә шөгыльләнәләр. Эш сөйгән кеше эшсез утырмый. Менә шундый тырышларның кайберләре сәхнә түрендә утыра.

Бу гаилә бәйрәмен үткәрүгә үзебезнең мәдәният хезмәткәрләре бик күп көч куйганнар. Кичәне алып баручылар Илшат Якупов белән Лилия Хәмидуллинага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Лилия безнең мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләде, хәзер аны район китапханәсе директоры итеп билгеләделәр. Аңа яңа эшендә уңышлар телим. Гаилә бәйрәмендә һәвәскәр җырчыларыбыз Альбина Хәйруллина, Булат Гәрәев, Айрат Гыймадиев, Филсинә Сәгъдиева, Фәнил Зарипов, Нурзалия Яруллина, Ләйлә Һадиева, Данир Шәмсетдинов, Лилия Сафиуллина катнашты, 9 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Закирова татар халык биюен бик матур итеп башкарды. Авыл халкына да, килгән кунакларга да бу бәйрәм бик ошады.

Авылыбызның үрнәк парларына, аларның балаларына, оныкларына бәхет, шатлык, тигезлек, сәламәтлек телим.

Илсур ӘХМӘТОВ,

Ямаширмә ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев